16+

Мөселман футболчысы пенальти алдыннан дога кыла

Кешеләр спортка төрле юллар белән килә. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешү өчен физик көч һәм җитезлек кенә түгел, ә көчле рух һәм ышаныч төп этәргеч булып тора. Күбесе моны дин юлында таба. Соңгы арада спортчылар арасында Исламга кайтучылар күп. Франциянең футбол җыелма командасында иң күп мөселман уенчылары чыгыш ясый. Алар арасында лидер...

Мөселман футболчысы пенальти алдыннан дога кыла

Кешеләр спортка төрле юллар белән килә. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешү өчен физик көч һәм җитезлек кенә түгел, ә көчле рух һәм ышаныч төп этәргеч булып тора. Күбесе моны дин юлында таба. Соңгы арада спортчылар арасында Исламга кайтучылар күп. Франциянең футбол җыелма командасында иң күп мөселман уенчылары чыгыш ясый. Алар арасында лидер...

Кешеләр спортка төрле юллар белән килә. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешү өчен физик көч һәм җитезлек кенә түгел, ә көчле рух һәм ышаныч төп этәргеч булып тора. Күбесе моны дин юлында таба.
Соңгы арада спортчылар арасында Исламга кайтучылар күп. Франциянең футбол җыелма командасында иң күп мөселман уенчылары чыгыш ясый.
Алар арасында лидер ролен башкаручы - Мюнхен (Германия) «Байер»ында чыгыш ясаучы, 2005 елда Франциянең иң яхшы футболчыларының берсе булып саналган Франк (Билал) Рибери. Бу спортчының һәр уен алдыннан Аллаһы Тәгаләгә ялварып, дога кылуы күпләргә мәгълүм. Аның 2006 елда Дөнья Кубогы уеннарында Швейцария командасына каршы уйнаганда, пенальти башкарыр алдыннан иң элек кулларын өскә күтәреп Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәнен, аннан соң тупны көндәшләр капкасына кертүен бөтен дөнья телеканаллары күрсәтте.
«Ислам минем өчен футбол кырында һәм тормышта көч чыганагы, - ди Рибери. - Минем тормышым гаять авыр һәм миңа тынычлык кирәк иде. Шулай мин Исламга кайттым». Рибериның Исламга кайтуы турында хәбәр 2006 елда таралды. Шул ук елда Германиядә узган Дөнья Кубогы уеннарында ул моның дөрес икәнен уен барышында исбатлап бирде.
Француз футболының тагын бер «йолдызы» - Эрик Абидаль. «Барселона» командасында чыгыш ясаучы әлеге уенчы моннан тугыз ел элек Исламга кайта һәм Рибери кебек үк, Билал исемен ала.
Ике бала атасы, Француз футболының иң яхшы сакчыларының берсе саналган Абидаль әйтүенчә, Ислам аңа көч, дәрт өсти. «Мин бу дингә аның тулысынча хаклыгына ышанганнан соң кайттым», - ди футбол йолдызы.
Франция җыелма командасында тагын бер һөҗүмче - Тьерри Анри чыгыш ясый. «Барселона»га «Арсенал»дан күчкән бу уенчы кешеләргә күбрәк Ислам белән кызыксынырга, бу дин белән якыннан танышу өчен Изге китап - Коръәнне укырга киңәш итә. Анри ФИФА версиясе буенча ике тапкыр Дөньяның иң яхшы уенчысы дип табыла. Франция җыелма командасының 1998 елда Дөнья Кубогында һәм ЕВРО-2000 уеннарында җиңү яулавына Тьерри Анри зур өлеш кертте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading