16+

Мөселман кешесенә Пасха куличын ашарга рөхсәт ителәме?

Татарстан – төрле милләт, төрле дин әһелләрен үз канаты астына җыйган республика. Без үзара тату яшәвебез белән вакыт-вакыт горурланып та алабыз. Шулай булса да, дингә кагылышлы төрле сораулар туып тора. Дуслыкка да, хак динебезгә дә зыян китермичә ничек яшәргә? Шул хакта “Гаилә” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан сораштык.

Мөселман кешесенә Пасха куличын ашарга рөхсәт ителәме?

Татарстан – төрле милләт, төрле дин әһелләрен үз канаты астына җыйган республика. Без үзара тату яшәвебез белән вакыт-вакыт горурланып та алабыз. Шулай булса да, дингә кагылышлы төрле сораулар туып тора. Дуслыкка да, хак динебезгә дә зыян китермичә ничек яшәргә? Шул хакта “Гаилә” мәчете имам-хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан сораштык.

– Рөстәм хәзрәт, мөселман кешесенә чиркәүгә керергә ярыймы?
– Экскурсия нияте белән, гыйбадәтләре бармый торган вакытта карап чыгу ярый. Ләкин галимнәребез бик рөхсәт итмиләр, шуңа күрә бер чиркәүне күреп чыккансыз икән, шул җитә. “Мин әле бу чиркәүдә булмадым, монысын карамадым”, – дип, һәрбер чиркәүгә йөрү дөрес булмас. Һәм тагын бер кат искәртеп узам – башка дин әһелләренең гыйбадәтләре бара торган вакытта керергә ярамый.

– Әгәр берәр кеше чиркәүгә юлны сораса, күрсәтү яки илтеп куюны динебез тыймыймы?
– Юк, без бит аны изгелек кылу нияте белән эшлибез. Бу барып чукынсын дип түгел, ә кешегә яхшылык күрсәтү ниятеннән.

– Берәр тапшыруда, мәсәлән, яңалыкларда чукындыру күренешләре булса, башка каналга күчерергә кирәкме? Яисә карауны дәвам итәргә буламы?
– Әлбәттә, тарихка кагылышлы эпизодларны карарга була, ләкин чукындыру, гыйбадәт кылу күренешләре вакытында күчерү хәерлерәк.

– Мөселман кешесенә Пасха куличын ашарга һәм Коръән ашына башка диндәге дустын чакыру рөхсәт ителәме?
– Монда һәр нәрсә нияттән тора. Мәсәлән, безгә Пасха бәйрәмендә йомыркалар һәм Пасха куличын китерделәр икән, һәм без: “Аһ, бу нинди изге ризык”, – дип ашасак, бу дөрес булмас. Гади ризык итеп ашарга ярый. Ә ашка, әйе, башка дин кешесен чакырырга була.

– Мөселманга рус зиратына кереп, дустының яки танышының каберен зиярәт итәргә, аңа дога кылырга ярыймы?
– Әлбәттә, дога кылу мәсьәләсе – бик авыр мәсьәлә, чөнки хәтта рәсүлебезнең (с.г.с.) абыйлары динебезне кабул итмичә бу дөньядан китә һәм Аллаһы Тәгалә аны тыйды. Ягъни башка дин әһеле фанилыктан китсә, без аларга дога кыла алмыйбыз. Ә исән чагында алар өчен, әлбәттә, дога кылып була. Шулай ук зиратка кереп, монда дустым ята, карыйлармы икән, ләхете төшмәгәнме дип кайгырту изге ниятләрдән санала.

– Бер бабайның күршесе үлә. Үлгән әби – марҗа, бабай – татар. Әбигә хөрмәт йөзеннән (бу карчыкның бүтән якын кешеләре булмый), бабай табут ясата, каберенә тәре куйдырта. Мондый очракларда мөселман кешесе нишләргә тиеш? Бабай дөрес эшләгәнме?
– Әйе, әгәр башка дин әһеле вафат икән, бүтән якыннары булмаса, аны җирләү – безнең өстә. Әмма тәре кую бездән булмасын – шуны онытмагыз.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading