Милләттәшләребезне мактап телгә алганда, без татарлар - тырыш халык, бер-береннән көнләшә-көнләшә йортын да сала, малын да арттыра, дип сөйлибез.
Шәригатьтә бай булу тыелмаган, ә менә көнләшүгә килгәндә ул ике очракта гына рөхсәт ителә икән:
"Габдуллаһ бине Мәсгуд (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырганнан: "Пәйгамбәребез (аңа Аллаһының сәламе булсын): "Көнләшү ике очракта гына рөхсәт ителгән: Аллаһы кемгәдер байлык биреп, тегесе байлыгын ахырына кадәр дөрес юлга тотса; әгәр дә берәр кеше Аллаһыдан зирәклек алып, аның белән гамәл кылса һәм башкаларга тапшырса", - дип әйтте" (Сахих Бохари).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар