16+

Мусаның җәннәттәге юлдашы

Муса пәйгамбәр (г.с.) Тур тавында: «Йа Раббым! Беләсем килә, җәннәттә юлдашым, аркадашым вә күршем кем икән?» - дип, Аллаһтан үтенеп сорый. Аллаһы Тәгалә: «Йә Муса! Фәлән өлкәдәге авылларның берсендә бер ир-егет яши. Шул Синең җәннәт аркадашың», - дип җавап бирә. Муса пәйгамбәр бу авылны эзләп таба, анда үз өммәтеннән булган...

Муса пәйгамбәр (г.с.) Тур тавында: «Йа Раббым! Беләсем килә, җәннәттә юлдашым, аркадашым вә күршем кем икән?» - дип, Аллаһтан үтенеп сорый. Аллаһы Тәгалә: «Йә Муса! Фәлән өлкәдәге авылларның берсендә бер ир-егет яши. Шул Синең җәннәт аркадашың», - дип җавап бирә. Муса пәйгамбәр бу авылны эзләп таба, анда үз өммәтеннән булган...

Муса пәйгамбәр (г.с.) Тур тавында: «Йа Раббым! Беләсем килә, җәннәттә юлдашым, аркадашым вә күршем кем икән?» - дип, Аллаһтан үтенеп сорый.
Аллаһы Тәгалә: «Йә Муса! Фәлән өлкәдәге авылларның берсендә бер ир-егет яши. Шул Синең җәннәт аркадашың», - дип җавап бирә.
Муса пәйгамбәр бу авылны эзләп таба, анда үз өммәтеннән булган бер егет белән таныша. Егет мосафирны өенә чакырып, ашарга әзерли. Ә ашар алдыннан диварга эленеп куелган бишектән олы яшьтәге әбине күтәреп ала. Ул бөкерәйгән, башы тезләренә салынып төшкән, иякләре күкрәгенә кысылган әбине ашатып-эчертеп, тазартып, төреп, яңадан бишеккә салып куя. Ашаткан арада әби иреннәрен кыймылдатып ниләрдер сөйләнә.
Хәзрәте Муса:
- Улым, бу карт хатын синең кемең? - дип сорый.
- Бу миңа мәрхәмәт итүче сөекле әнием. Торып утырырга, ашап-эчәргә көче юк. Иртән һәм кичтән бишектән алып, тазартып, ашатып, кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, - ди егет.
Хәзрәте Муса:
- Ә нигә аны бишеккә салып, диварга асып куясың, - дип сорый.
Егет:
- Әүвәл әнием сәкедә ята иде. Беркөн мин өйдә юк чакта идәнгә егылып төшеп, тәннәрен күгәрткән. Хәзер инде, тагын берәр зарар килмәсен дип, бишеккә салып куям, - ди.
Хәзрәте Муса:
- Улым, анаңа хезмәт иткәндә, ул иреннәрен кыймылдатып, нәрсәдер әйтте. Шөбһәсез ки, ул синең кылган хезмәтләреңнән разый булып, дога укыды, - дип белдерә.
Егет:
- Нәрсә диде? - дип кызыксына.
«Йа Рабби, мин улымнан бик канәгать, бик разыймын, Син дә разый бул. Йа Рабби, шаһит бул, мин аналык хакымны, бигрәк тә имезгән сөтемне балама хәләл иттем. Йә Рабби! Минем улымны җәннәт аланында пәйгамбәребез Мусаның дусты ит, юлдашы әйлә», - дип дога кылды. - Мин Муса Кәлимуллаһ, Тур тавыннан киләмен, мине синең яныңа Хак Тәгалә җибәрде. Чөнки Аңа: «Йә Рабби, минем җәннәткә хас юлдашым кем булыр?» - дип сорау биргәч, Аллаһы Тәгалә: «Фәлән мәмләкәтнең фәлән өлкәсенә бар. Андагы бер авыл егете синең җәннәттә юлдашыңдыр», - дип боерды. Анаңа кылган хезмәтләрең өчен сиңа рәхмәтләр булсын, аның догасы аркасында Раббыбыз Аллаһ безләрне җәннәт аркадашы, юлдашы вә күршесе итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading