16+

Наил хәзрәт Вахитов: Ул китапны укыгач, хәтта күздән яшьләр дә килде

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Наил хәзрәт Вахитов, Мамадыш үзәк мәчете имам хатибы: - Яңарак кына Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» китабын укып чыктым. Китап бик нык тәэсир итте, хәтта күздән яшьләр дә килде. Эчтәлеге миңа бик якын, чөнки үзебез дә гаиләдә биш бала үстек. Әсәрнең геройларын автор озын...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Наил хәзрәт Вахитов, Мамадыш үзәк мәчете имам хатибы:
- Яңарак кына Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» китабын укып чыктым. Китап бик нык тәэсир итте, хәтта күздән яшьләр дә килде. Эчтәлеге миңа бик якын, чөнки үзебез дә гаиләдә биш бала үстек. Әсәрнең геройларын автор озын буйлы егетләр итеп тасвирлый. Базарда йөргәндә, бер-беребезне өстән генә карый идек, дигән урыннары бар. Шулар кебек, без дә, озын булмасак та, Сабан туена кайткач, бер-беребезне халык арасыннан башны өскә чөеп эзлибез.
Крыловның мә­сәлләрен укый баш­ладым. Бала чакта укыган да көлгән инде, хәзер исә алардан ниндидер тормыш фәлсәфәсен тоеп укыйсың. Китаплар турында юкка гына «тормыш дәреслеге» димәгәннәрдер, алар укучыны нәрсәгә дә булса өйрәтә.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading