16+

“Күңелем чиста, мин начарлык эшләмим, намаз укымасам да була”

Намаз ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Хәдистә әйтелгәнчә, биш вакыт намазын укыган кешегә Раббыбыз биш бүләк насыйп итәчәк. Аның берсе: ризыкны Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән бирәчәк.

“Күңелем чиста, мин начарлык эшләмим, намаз укымасам да була”

Намаз ул – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Хәдистә әйтелгәнчә, биш вакыт намазын укыган кешегә Раббыбыз биш бүләк насыйп итәчәк. Аның берсе: ризыкны Аллаһы Тәгалә җиңеллек белән бирәчәк.

Ул ризык эченә өстәлдәге ашау гына түгел, тән сәламәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, кәсептә җиңеллек, тормышта бәрәкәт, Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме дә керә. Икенчедән: кабер газабыннан имин булу. Өченчедән: Кыямәт көнендә гамәл китабы уң кулга тапшырылыр. Дүртенчедән: җәһәннәм өстендәге кылычтан үткенрәк, кылдан нәзегрәк булган сират күперен яшен тизлеге белән кичү. Бишенчедән: хисабсыз җәннәткә керү.

Кешеләрнең күбесе, тормышта, гаиләдә, эштә булган мәшәкатьләрдә кайнап, намаз укырга вакытым юк, дип аклана. Әгәр безгә берәү: “Мин сиңа көн саен 24 алтын акча бирәм, ләкин бер шарт белән, бер алтынны миңа кире кайтарачаксың!” – дип әйтсә, барыбыз да шатланып кабул итәчәк һәм ул кеше хакта башкаларга: “Карале нинди юмарт!” – дип сөйлиячәкбез. Менә шушы 24 алтын ул Аллаһы Тәгалә безгә биргән тәүлек эчендәге 24 сәгать. 23 сәгать безнең карамакта. Эшкә барабызмы, гаилә белән булабызмы, ашыйбызмы, ял итәбезме, ләкин бер сәгать Аллаһы Тәгалә өчен. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә Ул бай һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Намаз безнең үзебез өчен кирәк. Бер галим үзенең китабында, намаз эчендә 12000 файда бар, дип яза.

Кайбер кеше: “Күңелем чиста, мин начарлык эшләмим, намаз укымасам да була”, – дип әйтә. Йорт ишеген, машинаны ачып кабызыр өчен ачкыч кирәк. Шулай ук җәннәт ишеген ачык булуын теләсәк, намаз укуыбыз шарт. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтте: “Намаз ул – җәннәтнең ачкычы!”
Кайбер кеше фатирда яки шәхси йортта яши. Көн саен ут, су, газ, җылылык һәм башкалар өчен ай ахырында акча түләргә дип квитанция килә. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә һәрберебездән: “Син кояшның җылылыгы һәм яктылыгы белән файдаландың, һава суладың, җир өстендә йөрдең, тән белән кулландың, кая түләнгән квитанцияң?» – дип сораячак. Шушы санап үтелгән Аллаһның нигъмәтләре өчен, биш вакыт укылган намаз түләнгән квитанция булып исәпләнәчәк.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: “Кыямәт көнендә Адәм баласы иң беренче намаз турында соралыр”.

Ә ни өчен без намаз укыйбыз? Намаз аша без Аллаһны искә алабыз, Аны мактыйбыз, зурлыйбыз, биргән нигъмәтләргә карата Раббыбызга рәхмәтләребезне әйтәбез. Аңа мөрәҗәгать итү белән, Ул безнең үтенечләребезне канәгатьләндерә. Бармы барлык кешеләрне берьюлы кабул итеп, аларның гозерләрен чишә торган җитәкче? “Юк, ул мөмкин түгел!” – дип әйтәчәкбез. Ләкин Аллаһы Тәгалә дөньяда күпме халык бар, көн саен биш тапкыр кабул итә һәм сорауларына җавап бирә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) авырлык һәм кыен хәлгә очраганда, намазга игътибар биргән. Дөньядагы барлык чишелешен сәхабәләр намазда табалар иде.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Амин, РЯХМЯТ нинди дорес язылган?☝️?☝️?☝️? укырга, намазны обязательно ИН ША АЛЛА

    • аватар Без имени

      0

      0

      Зур итеп рахмет

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әәмиин! Шөкер Раббыма! Намазын укырга кирәк. Иң ша Аллаһ укырбыз. Шул хәтле

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шулхәт !

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ин ша Алла укырга кирәк, өрәнергә тырышырга , зур рәхмәт сезгә хазрәт шондый ачып , кирәкле сюзләр табып аңгартывыз өчөн , Амин, Амин, Амин

            Мөһим

            loading