Адәм баласы бу дөньяга ничек бернәрсәсез килде, ул шулай китә дә.
“Кәфенлек һәм башка кирәк-яракларны күптән алып куйган идем инде. Шулар янына җавапнамә дә әзерләп куясы ди. Анда нәрсә язасы икән?” дип сорый бер көнне танышым. Нәрсә әйтергә дә аптырап калдым. "Гаилә" мәчете имамы Әмир хәзрәт Исмәгыйлев белән күрешкәч тә, әңгәмәне шул сораудан башларга булдым.
– Хәзрәт, сез ул җавапнамәне күргәнегез бармы? Анда нәрсә дип язылырга мөмкин икән?
– Теге дөньяга киткәч, сиңа бернинди дә шпаргалка булышмый. Син анда биреләчәк сорауларга җавапны үзең белергә тиешсең. Мәрхүм кабергә күмелеп, аны озатучылар таралгач, мәет янына сорау бирүче ике фәрештә: Мөнкир белән Нәкир килер һәм түбәндәге сорауларны бирерләр: “Раббың кем? Динең кайсы дин? Пәйгамбәрең кем?” Иманлы кеше: «Раббым – Аллаһ, динем – ислам, пәйгамбәрем – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм», – дип җавап бирер. Ә имансыз мәет җавап бирә алмас. Сез әйткән җавапнамә, имеш, шушы сорауларга җавап бирергә булышачак. Кайбер районнарда кәфенлек эченә җавапнамә куеп калдыру гадәте чынлап та бар. Элек аны үзләре язып утырсалар, хәзер ансатлашты – күчермәсен генә ясаталар.
– Юганнан соң, мәетнең йөзенә карарга ярамый дигән сүз дөресме
– Динебез буенча, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә әйтелгәнчә, мәрхүмне юганчы да, юганнан соң да бер сәбәпсез карау тыела. Аны фәкать юган һәм кәфен кидергән кеше генә карый ала, әмма анда да төбәлеп-кызыксынып карарга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә сиңа җиңеллеген һәм оҗмахын бирсен дип дога кылып, мәрхүм белән аның йөзенә карамыйча гына да хушлашырга була.
– Кәфенлекне, үлем теләп тора дип, алдан алып куярга куркучылар да бар. Аларга нәрсә әйтер идегез?
– Кәфенлекне алдан әзерләп кую хәерле. Без имамнарның ул һәрвакыт бар: башыбыздагы чалма мөселманнар өчен кәфенлек ролен дә үти. Ул безгә бу дөньяның мәңгелек булмавы турында да искә төшереп тора.
– Үзеңә әзерләп куйган кәфенлекне мәрхүм булган икенче бер кешегә бирергә ярыймы?
– Ярый.
– Ни өчен мәетне камфора кушылган су белән юалар?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән килгән сөннәт гамәл ул. Бердән, ис бирү өчен, икенчедән, белгечләр әйтүенчә, ул микроб һәм бактерияләрне бетерә, тәннең таркалу процессын акрынайта.
– Вафат булган вакытта мәет өстендәге киемне яндырырга кирәкме?
– Яндырырга да, җиргә күмәргә дә ярый.
– Мәетне киендереп җирләүне сораганнары бармы сездән?
– Динебездә ул тыелган. Әмма сораучылар бар. Ярамаганлыгын аңлатып та тыңламасалар да, җеназаны барыбер укыйбыз, чөнки ул – фарыз-кифая. Ягъни вафат булган мөселман кешесенә җеназа укылмаса, гөнаһы бөтен мөселманга була. Укылса, бу бурыч бөтен мөселман өстеннән төшә.
– Интернетта кабергә мәрхүмнең кесә телефонын куеп калдыру очраклары турында да язалар. Андый хәлләр белән дә очрашканыгыз юкмы?
– Шөкер, андый хәлләрнең шаһиты булырга туры килгән юк. Динебездә ул тыела. Адәм баласы бу дөньяга ничек бернәрсәсез килде, ул шулай китә дә. Үзе белән фәкать гамәлләре генә китә.
– Мәет юылганчы, аның янында тәһлил әйтелергә тиеш түгел дигән сүз дөреслеккә туры киләме?
– Динебез буенча Коръән һәм тәһлил мәет юылгач кына укыла. Кызганыч, кайбер якларда ул мәет юылганчы башкарыла. Әмма монда сүз нәкъ менә мәет янында әйтү турында бара. Башка бүлмәдә Коръән укырга да, тәһлил әйтергә дә ярый. Бездәге гадәт буенча, мәрхүмне кәфенләгәннән соң, өйдән алып чыгар алдыннан, якыннары күмәкләшеп эчтән генә йөз тапкыр тәһлил әйтә (“Ләә иләәһә иллә Аллаһ” дип әйтү). Коръән укуга килгәндә, бездә “Мүльк” яки “Ясин” сүрәләрен уку гадәте бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Ясин” сүрәсе җиңеллек бирә”, – диелә. “Мүльк” сүрәсе турында Аллаһ Илчесе: “Һәр кич “Мүльк” сүрәсен укыган кешене ул кабер газабыннан саклар”, – ди. Шуннан чыгып, бездә аны мәрхүмнәр рухына багышлап уку гадәте барлыкка килгән. Бу сүрәләрне мәрхүмнең якыннары укыса бигрәк тә яхшы. Аларны укып, якын кешеләрен югалту ачысыннан күңелләренә тынычлык табарлар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Ясин” сүрәсе Коръәннең йөрәге”, – диелә. Аны укыган кешенең дә, тыңлаган кешенең дә йөрәгенә тынычлык килә.
– Мәрхүмне озатканнарын күрсәң, торып басарга кирәк дигән сүз каян килеп чыккан икән?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, мәрхүмнәргә хөрмәт күрсәтеп, үзе шулай эшләгән. Мөселманнар гына түгел, башка дин кешеләрен озатканда да басып хөрмәтен күрсәткән.
– Мәрхүмнәргә без тагын ничек ярдәм итә алабыз?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый мәшһүр хәдисе бар: “Кешенең җаны чыга башлагач, өч әйбердән кала, аның гамәлләре язылудан туктый. Беренчесе – сәдака җария. Исән чагында мәчет төзелешенә ярдәм иткән, чишмә чистарткан яки күпер салдырган булса, кешеләр алардан файдаланган саен, мәрхүмгә шуның кадәр савабы барып торачак. Җария – тукталмыйча бара дигән сүз. Икенчесе – хәерле гыйлем. Кемгә дә булса гыйлем биреп калдырган булса, әйтик, дога яки “бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйтергә өйрәткән икән, ул кеше аларны әйткән һәм укыган саен, мәрхүмгә шундый ук әҗер-савап язылачак. Өченчесе – иманлы туганнарның теләк-догалары. Кайбер риваятьләрдә ул иманлы бала дип тә килә. Болардан кала, мәрхүмнәр исеменнән сәдака бирә алабыз, Коръән укып, аларга багышлый алабыз. Алар бездән дога көтә.
Комментарийлар