16+

Шул хәлләрдән соң этебез белән кочаклашырга, туганлашырга теләүчеләр табылмады…

Татарлар Икшермәсе авылы малаеның балачак хәтирәләрен дәвам итәм.

Шул хәлләрдән соң этебез белән кочаклашырга, туганлашырга теләүчеләр табылмады…

Татарлар Икшермәсе авылы малаеның балачак хәтирәләрен дәвам итәм.

Алдагы хикәяләремдә әйткәнемчә, 1930 елларда үзебезнең атны колхозга биргәч, без, ике тәгәрмәчле арба тартып, тормышыбызны алып барырга мәҗбүр булдык. Әти башта гражданнар, аннан соң Бөек Ватан сугышына барып, аннан инвалид булып кайтты. Без урман-басуларда, Җәмәк елгасында, Зәйнулла үзәнендә, кыскасы, кайдан таба аласың, шуннан печән чабып, шушы арбабызга төяп алып кайттык. Юл ашлык басулары аша уза. Башаклар, кояш нурларыннан көч алып, шифалы яңгыр суларын эчеп, күзгә күренеп, көн үсәсен – төн, төннекен көндез үсеп, чәч урынына кылчык чыккан сары башларын аска иеп, Җир ананы сәламләп утыра башлыйлар. Әни йөктән урагын суырып ала да сул кулы белән бер уч башакны йомарлап, уң кулы белән уракны селтәп җибәрә. Ике-өч минут уза микән, башаклар йөктәге печән арасына кереп югала. 

Йөкне алып кайтып бушаткач, тавыклар, берәр башак эләктереп, төрлесе-төрле якка чабыша башлый. Күпчелеге, җирдәге башакның күплегенә карамастан, башак эләктереп чабучы артыннан ташланып, талап алырга омтыла. Әтәч күпме генә: ”Кырт, кырт, бөртек таптым”, – дип чакырмасын, тавыклар борылып та карамый. Абый алып кайткан Шарик кушаматлы этебез әллә ни зур булмагандыр, башакны кабып карый. Теленә кылчык кадалгач, төкереп ташлый. 
Күп сулар акты, балачак, яшьлек еллары артта калды. Әти-әни, түтинең һәм этебезнең дә бакыйлыкка күчеп китүләренә чирек гасырдан артык вакыт узган. Әмма дүртәүләшеп Шаригыбызның моңлы тавышын тыңлап торуыбыз, әле дә, бүгенгедәй генә булгандыр сымак колагымда чыңлый. Укучым, күрәсеңме, без юк-бардан да куаныч табып һәм бәхетле мизгелләр кичереп, миңа калса, күп кенә авылдашларыбыздан бәхетлерәк яшәгәнбез, дип уйлыйм. Бәлкем, бездән дә бәхетлерәкләр күрше – татар белән урысның кушылып, укмашып беткән Иске Икшермә авылында да булмагандыр. 

Арбадагы йөк арасыннан мунча себеркелек яшь каен ботаклары, түтигә учак астына ягып җибәрү өчен коры-сары, көзгә табарак булса, миләш тәлгәшләре, каралып пешкән шомыртлы ботаклар да килеп чыга. Миләш ботакларын әти келәткә кертеп элә. Кар явып, кыш айлары башлангач та алып кереп, безгә өләшә. Өшегән миләш, тәмлеләнүе өстенә, кыш айларында витамин чыганагы. Әти бик белеп эш иткән. Без урманнан файда күреп яшәдек. Шунлыктан, авылга лесник килсә, аны бар булганы белән сыйлап чыгарырга тырышалар, утын сорап калырга да онытмыйлар иде. Мин белгәндә, лесник өе урман буенда булып, Нурмый дигән кеше лесник булып эшләде. Ялгышмасам, ул кеше тумышы белән Казаннан, Фатыйхов фамилияле, чама белән 1912 еллар тирәсендә туган һәм бик тәрбияле кеше иде. Хәтерем ничек кенә яхшы булмасын, минем баш компьютер түгел, ялгышуым да бар. Әмма әти ул кеше турында яхшы фикердә иде. Шушы лесник өе янында биек, янгын каланчасы – машның булганы хәтеремдә. Әти, кич “кәнсәләргә” наряд вакытына барып, икенче көн өчен ат сорый. Бирсәләр, әти, әни, мин атка төялеп урманга китәбез. Ат арбасы кырыена утырып, аякларны аска салындырып барулары шул чаклы рәхәт, әмма бик сирәк тәти торган нәрсәләрдән иде. Нинди хозурлык! Ат исе, ат дирбиясе һәм арба күчәрен майлаган дегет исләре борын эчләрен кытыклый. Булса да булыр икән рәхәтлек! (Авылда арбасызлар, ирләре сугыш кырларында ятып калган тол хатыннар, авыру кешеләр дә күп иде). Атка утырып менгәндә, аның урманы да, үч иткәндәй, сиңа якыная. Бер дә төшәсе килми. 

Ул елларда ат җигә белмәгән ир-егет булмач кеше итеп саналды. Ат җигү – ул татар моңының дәвамы, башка милләтләр арасында татар исемен данлаучы һәм бик тә мактаулы егетлек, татар исемен күркәмрәк күрсәтеп, аны бизәүче билге дә иде. Бәлкем, шуңа күрәдер, әти мине иң башта ат җигәргә өйрәтте. Авыл гүзәлләре, төнге капка төбендә әнә шул ат җигә белгән егетләргә кулларын тотып торырга рөхсәт итә. Әгәр инде эш үбешүгә үк барып җитсә, бу парлардан да бәхетлеләр башкача җирдә булмас. Булса да, нәкъ шулай, капка төбендәге бүрәнә өстенә утырган “пар күгәрченнәр” генә булыр. Әнә шул сөю хисләреннән күңел диңгезе айкалган егет икенче көнне аты белән урманнан утын алып кайтамы, әллә басуга сыер-ат тиресе чыгарамы, як-ягына караштырып, чит колакларның юклыгына ышангач, бар көченә кычкырып җырлап җибәрә: 

Сахралардан кайткан акбүз атның 
Тояклары яшел тут икән. 
Төшмәсен лә күзең матур ярга, 
Мәңге сүнми торган ут икән... 

Җыр басу өстеннән оча-канатлана, зәңгәр күктәге ак болытларга бәрелеп, киредән җырчының үзенә әйләнәеп кайта. Әнә шулай очып йөргәндә, ул тагы да тәэсирлерәк, моңлырак булып җитешә. Бу җырны кем генә, кайда гына җырламасын, ул үзенең сафлыгын, хисләр кайнарлыгын югалтмый. Чөнки бу җырны бары тик йөрәкләрендә саф сөю уты янган кешеләр генә башкара ала. Менә шушындый татлы хисләр кочагында, ат исеннән, тәгәрмәчләр җырын тыңлап исәрләнеп барган чакта арбадан төшәр вакыт җитә. Аяклар йомшак урман туфрагына баса. Анда-монда черек агач төпләре, кырмыска оялары, борынгы заман үсемлекләренең хәзерге чорга килеп җиткән – абагалары. Анда-санда сәрдә үләннәре. Кайдадыр тукранның тук-тук итеп черек агачтан корт чүпләве, күкеләрнең моңлы тавышлары ишетелә. Без үзебез дә – урман санитары, корган агачларны гына кисеп төйибез. Ботагында берәр яшел яфрак булса, имеш, лесник күреп: ”Үсеп утырган агачны кискәнсез”, – дип әйтүе, бәйләнүе бар, дип, өзеп ыргытабыз.

Кайткач, нечкә ботакларны әти балта белән чабып тураклый. Юанракларын “ыстан” дип йөртелгән җайланмага салып, ике куллы пычкы белән турыйбыз. Өрәңге утыны туры килгән елларда, аларны кисеп тураганчы, кәҗә майларың чыга. Чөнки кипкән өрәңге агачы тимер кебек каты, тураклау өчен ифрат та читен була. Соңынтын әти ваклап яра, ярылганнарын без ташып торабыз, әти әрдәнәләргә өя. Язга таба чана белән усак ботаклары алып кайталар. Ишегалдына сарыклар, аларның печән ашый башлаган бәрәннәре чыгарыла. Сәрвәри апам Гәмбәр исемле иптәш кызы белән алып кайткан, кояш нурларыннан инде яшелләнә башлаган ботакларның кабыкларын маллар бик яратып кимерә. Агач ботаклары ап-ак төстә, теш эзләреннән сырланып кала. Болары учак астына ягарга тотылды. 

Алдагы юлларда Шарик исемле этебез турында берничә юл язып узган идем. Бу этебез бик акыллы булып чыкты. Күрше-күләннәрнең каз-үрдәкләре керә башлаганда да, аларның безнеке түгел икәнлеген белеп, өреп, тегеләрне куркытып чыгара иде. Иптәшем Нурхәт тә, миннән күрмәкче, эт алды. Ул үзенең Байкал кушаматлы этен безгә алып төшә, һәм без этләрне үзара сугыштыра идек. “Эт оясында батыр” дигән тәгъбирне истә тотып, мин этемне аларга алып бармый идем. Нәтиҗәдә, безнең эт гел җиңүче булды. Яз җиткәч, этебезнең йоны куба башлап, ул ямьсезләнеп калды. Аны тарап, йоннарын купшыландыра башладым. Мин тараган мамыкны әниләр күреп, шәл бәйләү өчен бик тә матур, дип таптылар. Әни, эт мамыгын шәл бәйләү өчен эрләгәндә, базар оегыннан сүтеп алынган җеп куша иде. Оекны мамык төсенә туры килерлек итеп сайлап алдылар. Базар оегының машина бәйләгән куныч башында җеп очы табып алына. Тарткалагач, ул сүтелә һәм берәр бөгәрләнгән кәгазь кисәгенә чорнагач, йомгак килеп чыга. Әни, шушы җеп өстенә мамыкны юка һәм тигез итеп куеп, бөтерү хәрәкәтләре ясап, орчыкны зыр-зырр китереп әйләндереп эрләр иде. 

Җепнең сыйфаты – аның башыннан азагына кадәр тигез булуында. Инде бер урыны нечкә, икенче урыны калын булса, бу җепнең начар эрләнгәнен күрсәтә, һәм андый җептән бәйләнгән шәл дә ямьсез, ала-кола килеп чыга. Җеп эрләү өчен “каба” дип аталучы агач җайланма файдаланыла. Башаяк басып торган “Г” хәрефе формасындагы агачка мамык учарламы – гөнҗәлә бәйләнә, һәм әни кабаның аскы, яссы өлешенә киез җәеп утыра да, орчык ярдәмендә җеп эрли башлый. Безнең каба, агачны төбе-тамыры белән кубарып эшләнгәнлектән, тоташ бер кисәктән генә тора иде. Музей түрендә урын алырлык, әни тарафыннан әллә ничә мең метр җеп эрләгән бу кабабыз, бәлкем, Суфия апаларда сакланып та калгандыр. Суфия апам шәл бәйләргә яратты. Әмма бу юлы бер яшьлек этнең мамыгы искиткеч йомшак, нәфис иде. Шәл бәйләүне авылыбызның иң оста тегүчесе, шәл бәйләүчесе – Гөлҗиһан апага тапшырдылар. Әлле-мәлле генә истә, шәл сыек такта чәй төсендә иде. Бәйләнгән шәл юыла һәм утырмасын, формасын бозмасын өчен киерелеп-тарттырылып, вак кадаклар белән стенага беркетелеп киптерелә иде. Ялгышмасам, апам да шәлләрне сату өчен дә бәйләде кебек. Туганнарыбыз арасында Суфия апа иң тырышы һәм иң уңган, эшкә бик таза булуы, җитезлеге белән аерылып торды. 

Юлыбызны урау итеп килеп, кабаттан иске сукмагыбызга кайтып, язмам дәвам итә. Этебезне кеше эзе буенча йөрергә өйрәтү өчен, конфет яки 10-15 тиен акча биреп, Корбангали белән Бәйрәмгалине яллый идем. Бу игезәк малайлар ураза беткән көнне дөньяга килгән булганнар. Аларның телогрейка кесәләренә ваклап туралган ит кисәкләре салам. Йөгереп барышлый ит кисәкләрен ташлап калдыралар. Мин, этнең муенына бау тагып, аларның эзләреннән китәм. Әти читтән генә безне күзәтә, мыек астыннан гына елмаеп карап тора, әмма зарланып яки өнәмичә бер сүз дә эндәшми иде. Шактый гына итне ашатып бетердем, әмма әллә ни уңышка ирешә алмадым. Безнең эт кешеләрне аера, кайберләрен һәм исерекләрне яратмый иде. Хат ташучы бөкере Мәрфуга апа һәм аягын сыгылдырыбрак атлаган Әмир иң яратмаган кешеләре исәбеннән булды. Суфия апа келәт эшләтергә яллаган эшчеләр арасында Мәүлә Рәфыйгы да булып, салмыш баштан этебезне әллә кочакламакчы, әллә үпмәкче булыпмы, Шарик каршына барып чүгәләве булды, эт тегенең борынын урыныннан кубарып, борын берничә сеңгерендә генә асылынып калды. Дөрес, борынын үз урынына утыртып, тегеп куйдылар. Шул хәлләрдән соң этебез белән кочаклашырга, туганлашырга теләүчеләр табылмады…

Габдулла Исмәгыйлев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading