16+

Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр

Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).

Намазга иң беренчеләрдән булып килгән кешеләрнең исемнәре язылып барылыр

Көннәрнең иң бөеге – Җомга көне. Бу турыда Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г – «Радыйәл-Лааһү ганһү» дип укыла) шулай ди: «Айларның иң зуры Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры Җомга көне» (Табарани).

Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Кояш чыккан иң хәерле көн – Җомга көне. Ул көнне Адәм яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим).

Җомга көнендә яки төнендә вафат булу хәерле үлем булып санала, чөнки ул вакытта үлгән кеше кабер газабыннан имин булачак. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи).

Җомга сүзе гарәп телендә «җәмәга» (جَمَعَ) фигыленнән барлыкка килгән. Ул «җыйды», «берләштерде» дигән мәгънәне белдерә. Бу көннең «җомга»дип аталуы хакында галимнәрнең төрле фикере бар. Шуларның берсе, Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәмне кеше рәвешенә кертеп җыеп бетерде. Бервакытны Әбү Һүрайра (р.г) Мөхәммәд (с.г.с)гә шундый сорау бирде: «Әй Аллаһның илчесе! Ни өчен бу көн җомга дип аталды?» Пәйгамбәребез (с.г.с) әйтте: «Ул көнне атагыз Адәмнең балчыгы кеше кыяфәтенә кертелеп җыелды. Ул көнне дөнья бетә һәм ул көнне кешеләр каберләреннән чыгалар. Ул көннең ахыргы өч сәгатендә кеше Аллаһка дога кылса, аның догасы кабул була» (Ибн Мәрдәвәйһ).

Икенче фикер буенча, бу көн кешеләр җомга намазын укырга мәчеткә җыелганнары өчен әлеге исем белән аталды. Ибн Сирин әйтүенчә, Җомга исемен Мәдинә шәһәре халкы бирә. Мөхәммәд (с.г.с) Мәдинә шәһәренә килер алдыннан кешеләр җыелдылар һәм бу көнне Җомга дип атый башладылар. Аңа кадәр «Гарубә» дип йөртелә иде. 

Аллаһ Тәгалә җомга көнен мөселманнарга Үзен зурласыннар, җомга вәгазен тыңлап, иманнарын куәтләсеннәр өчен атналык бәйрәм итеп билгеләде. Аллаһның илчесе (с.г.с) шулай ди: «Дөреслектә, бу көн – бәйрәм. Аллаһ аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын» (Ибн Мәҗәһ).
Җомга көненең башка көннәрдән өстенлеген дога кабул була торган вакыт та күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шулвакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк» (Бохари). 

Ибн әл-Кайим әл-Җәүзийә бу вакыт турында шулай ди: «Дога кабул була торган вакыт буенча ике фикер бар. Беренче фикер буенча, ул имам мөнбәргә менеп утырганнан башлап, җомга намазын укыганчыга хәтле. Икенче фикер буенча, ул икенде намазыннан алып, кояш баеганчыга хәтле» (Зәдүл-мәгәд китабы).
Атналык бәйрәм булганга күрә, бу көндә нәфел уразасы тоту мәкруһ гамәл булып санала.

Җомга көнен башка көннәрдән мәчеткә барып җомга намазы уку аерып тора. Ислам дине – кешеләрне бердәм булырга, җәмәгать булып яшәргә чакыручы дин. Шуңа күрә дә биш вакыт намазны мәчеткә барып уку каты сөннәт, ә җомга намазын мәчеткә барып уку фарыз хөкемендә. Аллаһ Тәгалә шулай ди:
«Әй иман китергән бәндәләр! Әгәр дә Җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз һәм сату-алуны калдырыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр дә сез моны белсәгез» (Җомга – 9).

 Аллаһның бу аятьтәге әмере сау-сәламәт, акыллы, балигълыкка ирешкән кешеләргә кагыла. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, аңа җомга көнне җомга намазын уку тиешле. Мәгәр авыру кешегә, яки мосафирга, яки хатын-кызга, сабый балага, кол кешегә бу намаз мәҗбүри түгел. Кем дә кем күңел ачу яки сату-алу белән мавыгып җомгага бармаса, Аллаһ ул кешедән баш тарта. Чынлыкта, Аллаһ беркемгә мохтаҗ булмаучы, макталучы Зат» (Дәракутни).

Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә Җомга көнендә намазга чакырылса, Аллаһны искә төшерергә ашыгыгыз», - ди. Аятьтәге ашыгу сүзе чабып баруны аңлатмый, чөнки намазга чабып бару мәкруһ. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди: «Әгәр дә намазга камәт әйтелсә, чабып бармагыз, ә тынычлыкны саклап, җидти кыяфәт белән атлап барыгыз. Җитешкәнен укыгыз, ә өлгермәгәнен тәмамлагыз» (Тирмизи).
Әл-Хәсән әл-Басри «җомга намазына ашыгыгыз» дигән гыйбарәне шулай аңлата: «Аллаһ белән ант итәмен ки, ул чабып баруны аңлатмый, ә йөрәк һәм ният белән намазга омтылуны аңлата». 

Башка галимнәр әйтүенчә, җомга намазына ашыгу – аңа тиешенчә алдан әзерләнүне аңлата. Моңа госел алу, чиста яки яңа кием кию, ислемай сөртү керә.
Җомгага азан әйтелгәч, сатучы сатуын, эшче эшен ташлап мәчеткә барырга тиеш. Җомга намазы мөселман ир кешегә фарыз булганга күрә, аны калдыру зур гөнаһ булып санала. Аллаһ Тәгалә җомга намазын сәбәпсез калдырган кешенең йөрәгенә мөһер суга. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кем дә кем бернинди дә сәбәпсез рәттән өч җомга намазын калдырса, Аллаһ аның күңеленә мөһер куя» (Ибн Мәҗәһ, Нәсәи). 

Башка хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Кешеләр яки җомга намазын калдырудан туктыйлар яки Аллаһ аларның йөрәкләренә мөһер суга. Соңыннан алар гафилләрдән булачаклар» (Мөслим).

Мөхәммәд (с.г.с) җомга намазы укуның фазыйләте турында безгә бик күп хәдисләрдә әйтте. Шулар арасыннан түбәндәге хәдисне китерергә мөмкин: «Әгәр дә кеше җомга көнне госел алса, булдыра алганча үзен чистартса, чәч-сакалын майласа яки өендә булган ислемаен сипсә һәм соңыннан өеннән мәчеткә барып, ике кеше арасын аермыйча язылган намазын укыса һәм соңыннан имам хөтбә сөйли башлагач сөйләшмәсә, ике җомга арасында кылган кечкенә гөнаһлары гафу ителәчәк» (Бохари). 

Җомга көнне фәрештәләр намазга килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Мөхәммәд (с.г.с) бу турыда шулай ди: «Әгәр дә җомга көне җитсә, мәчетләрнең ишекләре янында фәрештәләр булып, алар намазга иң беренчеләрдән килгән кешеләрнең исемнәрен язып баралар. Әгәр дә имам хөтбә укырга мөнбәргә утырса, алар язылган битләрне төрәләр һәм хөтбәне тыңлый башлыйлар» (Бохари). 

Алда әйтелгәнчә, Аллаһ Тәгалә кешеләргә җомга намазын Үзен искә төшерү өчен фарыз кылды. Күп вакытта кешеләр, дөнья эшләре белән мәшгуль булып, Аллаһны, Аның әмерләрен һәм тыюларын исләреннән чыгаралар. Менә шуңа күрә Аллаһ Тәгалә җомга намазы алдыннан хөтбә укуны фарыз итте. Ул хөтбәдә Аллаһның бөеклеге, Аның исем-сыйфатлары, Ул әмер иткән һәм тыйган гамәлләр турында сөйләнелә, үлем, Кыямәт көне, җәннәт-җәһәннәм искә төшерелә. Шуңа да җомга намазы кешегә гыйлем дәресе кебек, чөнки ул бу намазга килеп дини гыйлем алып кайта.

«Җомга» сүрәсендә Аллаһ Тәгалә шулай ди: “Әгәр дә җомга намазы укылса, җир йөзенә таралыгыз һәм Аллаһның фазыйләтенә омтылыгыз, күп итеп Аллаһны искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез» (Җомга – 10).

Ислам дине җомга көнендә эшләүдән тыймый. Бары тик җомга намазы укый торган вакыт кына ир кешеләр өчен эшләргә ярамый торган вакыт булып санала. Җомга намазына хәтле һәм намаздан соң дөньяви эшләр белән шөгыльләнергә рөхсәт ителә. Чөнки Аллаһ Тәгалә Җомга намазын укыганнан соң Үзенең фазыйләтенә омтылырга куша.

«Аллаһның фазыйләтенә омтылыгыз» дигән сүзне Ибн Габбәс (р.г) шулай аңлата: «Бу аятьтә дөньяга кагылган берәр нәрсәгә омтылу әмер ителми. Аллаһның фазыйләтенә омтылу – ул Җомга намазыннан соң авыру кешеләрнең хәлләрен белү, туган кардәш янына бару, җеназа намазына килү». Сәгыйд ибн Мусәйәб әйтүенчә, «Аллаһның фазыйләтенә омтылу» – ул гыйлем алуны аңлата.

Башка галимнәр әйтүенчә, «Аллаһның фазыйләтенә омтылу» Аллаһ Тәгаләнең ризыгына омтылуны аңлата. Моңа хәләл юл белән кәсеб итү керә. Гаррак ибн Мәлик Җомга намазын укыгач, мәчет ишеге төбенә басып болай ди: «Йә Аллаһ! Дөреслектә, мин Синең чакыруыңа җавап бирдем, Син кушкан фарыз намазны укыдым һәм Син әмер иткәнчә Җир йөзенә ризык табу өчен чыктым. Шуңа күрә миңа Үзеңнең фазыйләтеңнән ризык бир, чөнки Син иң хәерле ризык бирүче Зат» (Ибн Әби Хәтим риваять итә).

Җомга намазын укып бетергәннән соң, Аллаһ Тәгалә Җир өстенә таралырга һәм Үзен күп итеп искә алырга куша. Сәгыйд ибн Җүбәйр «күп итеп Аллаһны искә алыгыз» дигән гыйбарәне аңлатып шулай ди: «Аллаһны искә алу - ул Аллаһка буйсыну. Кем дә кем Аллаһка буйсынса, Ул аны искә алган була. Ә кем дә кем Аңа буйсынмаса, Ул аны теле белән күп итеп мактаса да искә алмаган булып чыга».

Башка галимнәр әйтүенчә, Җомга намазыннан соң Аллаһны күп искә алу – ул сату-алу иткәндә, башка дөньяви эшләрне башкарганда Аллаһка шөкер итүне, Аны мактауны, Аннан кылган гөнаһлар өчен гафу сорауны аңлата. Бу аять мөселманның дөньяви эше дә Аллаһ Тәгаләне искә алу белән бергә булырга тиешлекне күрсәтә. Әгәр дә кеше Аллаһ Тәгаләнең күзәтеп торучы Зат булуын һәрвакытта да күңелендә тотса, Аны мактаса, ул бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхеткә ирешәчәк. Шуңа күрә дә Аллаһ Тәгалә: «....күп итеп Аллаһны искә алыгыз. Бәлки сез уңышка ирешерсез», - ди.

Җомга көненең үзенә генә кагылган әдәпләре һәм кагыйдәләре бар. Шуларның иң беренчесе чисталыкка бәйле. Мөселман кеше бу көнне аеруча үзенең чисталыгына, тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә тиеш. Әгәр кем дә кем, Җомга көнне госел алса, бу гамәл аның гөнаһларының гафу ителүенә сәбәпче булып тора. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: “Кем дә кем Җомга көнне госел алса, аның гөнаһлары һәм хаталары гафу ителә” (Бәйһәкый).

Шулай ук мөселман кешесе бу көнне чәч-тырнакларын тәртипкә китереп, тешен чистартып, матур киемнәрен киеп, ислемай сибенеп мәчеткә барса, Мөхәммәд (с.г.с) сөннәтен үтәгән була. Әгәр дә аның нияте Мөхәммәд пәйгамбәргә охшау, аның сөннәтенә иярү булса, Аллаһ Тәгалә моның өчен аңа әҗер-савап яза.

Алмаз хәзрәт Сафин. 
Фото: http://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X