16+

Ни өчен көнгә 5 вакыт намаз уку мәҗбүри?

Аллаһы Тәгалә бар иткән мәхлуклар арасында кеше аерым бер урын алып тора һәм мәхлукларның иң камил, иң югары дәрәҗәдәгесе булып санала. Нинди дә булса җиһазны ясаучы оста шушы җиһаз өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын яхшы белгән кебек, кеше затын бар кылган Яратучы да аның өчен нәрсә кирәк булганын Үзе билгели.

Ни өчен көнгә 5 вакыт намаз уку мәҗбүри?

Аллаһы Тәгалә бар иткән мәхлуклар арасында кеше аерым бер урын алып тора һәм мәхлукларның иң камил, иң югары дәрәҗәдәгесе булып санала. Нинди дә булса җиһазны ясаучы оста шушы җиһаз өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын яхшы белгән кебек, кеше затын бар кылган Яратучы да аның өчен нәрсә кирәк булганын Үзе билгели.

Шуңа күрә “ни өчен кеше 5 вакыт намаз укырга тиеш?” дигән сорауга “Аллаһы Тәгалә шулай кушканга күрә”, – дип әйтү җавапның иң беренче һәм иң мөһим өлеше булып тора. Кемдер төпченә икән, шаяртыбрак: “Ә ни өчен кешедә ике кул? Ә ни өчен борын белән авыз берәр генә, ә күз белән колак икешәр?” – дип тә әйтергә мөмкин.

Ә инде мәсьәләгә җитди карасак, шунысын билгеләп үтәргә кирәк: намаз ул гадәти гамәл генә түгел, ә Аллаһ каршына Ул Үзе билгеләгән вакытларда басып, Аны искә төшерү, олуглау, мактау, үтенечләребез белән мөрәҗәгать итү. “Ниса” сүрәсенең 103 нче аятендә “Дөрестән дә, намаз ул вакыты билгеләнгән фарыз гамәл буларак йөкләнде” дип әйтелүе дә моны анык исбатлый.

Шулай итеп, һәр намазның билгеләнгән вакыты бар: әйтик, иртәнге намазның вакыты – таң атканнан соң кояш чыкканчы; өйлә кояш зәүвәл (зенит) вакытыннан авышкач икендегә кадәр укыла (безнең җирлектә өйлә намазы сәг. 12 дә башлана); икенде кыш көне кояш баеганчы 1-1,5 сәгать алдан, җәй көне 2-2,5 сәгать алдан башланып кояш баеганчыга кадәрге аралыкта укылырга тиеш; ахшам намазының вакыты – кояш баеганнан соң карангы төшкәнче; ястү вакыты караңгыланганнан соң таң атканчыга кадәр дәвам итә, ягъни намазны катгый билгеләнгән минутта түгел, ә үз җаең белән, күрсәтелгән вакыт аралыгында укысаң, ул үз вакытында укылган булып санала. Ләкин кайберәүләр динебезне, намазның әһәмиятен дөрес итеп аңлап бетермәгәнгә, әлеге гыйбадәтнең вакытын үтәмиләр: иртәнге намазны укып эшкә чыгып китәләр дә, башка намазларны кичен өенә кайткач, ашагач-эчкәч, сериалны карап бетергәч, табак-савытны югач һәм башка эшләрне төгәлләгәч, “хәзер инде Аллаһны искә алсаң да була” дип барлык калган намазларын һәм ахыргы ястүне җыеп “оптом” укып "ата". “Алай ярамый, һәр намазны вакытында укырга кирәк” дисәң, “әй, ярар инде, мин бит эшлим, балалар үстерәм, өй салам, башка мәшәкатьләрем дә җитәрлек” дип җавап кайтара, ягъни асылда “барча галәмнәрне, бу дөньяны, кешеләрне бар кылган, безгә саулык, җан, акыл, сәләт, балалар, ризык, су, һава һәм ниндидер эшләр башкарырга мөмкинлек биргән бөек Раббыбызга минем вакытым юк!" дип әйткән шикелле була... Ә бит беркем дә: “Эшкә 8 гә бармыйм, сәгать 10 га килсәм дә ярар әле” – дип әйтми, 12 гә билгеләнгән обедны да "минем инде 11 дә тамак ача" дип бер сәгатькә алданрак күчерми... Ни өчен? Чөнки җәза биреләчәген белә (йә хезмәт хакын кисәчәкләр, йә бөтенләй эштән куачаклар) һәм шуны белгәнгә кеше эшенә 8 туларга 10 минутта, хәтта 8 нче яртыга ук килеп җитә, төшке ашка да билгеләнгән вакытта китә, премия бирмәсләр микән дип кичен эштә тоткарлана. Сәбәбе – шушы дөнья өчен күңел биреп тырышу, ә мәңгелек ахирәтне уйламау, бөтенләү кайгыртмау.

“Ни өчен кеше 5 вакыт намаз укырга тиеш?” дигән мәсьәләнең тагын бер бик әһәмиятле ягы бар. Намаз ул – Аллаһ әмере булу белән бергә Адәм баласы өчен үзен камилләштерүнең һәм тәрбияләүнең мөһим ысулы. Көн дәвамында төрле тискәре нәрсәләр йогынтысы аркасында кеше җаны карала, шулай ук төрле проблемалар килеп чыга, һәм чираттагы намазны башкарып, кеше җанын пакьлап куя, Раббысына мөрәҗәгать итү сәбәпле, аңа авырлыкларны хәл итү өчен дөрес юллар күрсәтелә, ягъни  намазны вакытында укучы Аллаһның ярдәменә лаек була. Дөрестән дә, көндәлек тормышта безгә еш кына начарлык белән очрашырга туры килә: кемдер алдалый, кемдер кирәкмәгән нәрсә сөйли, кемдер кычкыра, тупас мөгамәлә күрсәтә, ягъни безнең позитив программаны бозарлык һәм җаныбызга зарар китерерлек нәрсәләр бу тормышта байтак, ә вакытында укылган намаз “программабызны” да рәтләп куя, җаныбызны да тынычландыра.

Тәнебез сау-сәламәт булсын өчен көненә өч тапкыр ашарга кирәк булган кебек, җан-кальбебез сихәтлеге өчен тәүлек дәвамында 5 намаз уку таләп ителә. Бу тәртип кеше дөрес юлдан барсын һәм игелек-изгелек тарафдары булсын өчен куелган (алда билгеләп үтелгәнчә, безгә нәрсә кирәк, нәрсә файдалы булуын Аллаһ Үзе белә).

Әлбәттә, вакытында укылган намазның фазыйләтләре бу дөнья белән генә чикләнми, аның олуг файдасын кеше вафатыннан соң – мәңгелек ахирәт тормышына күчкәннән соң да татыячак. Әгәр көндез электр уты белән ниндидер проблема килеп чыкса, кичкә кадәр, ягъни караңгы төшкәнче кеше шул проблеманы ничек тә булса хәл итәргә тырышачак, чөнки төнгә караңгыда калырга теләмәячәк. Намаз исә ул – кабер караңгылыгын яктыртучы нур һәм Җәннәткә кертелүгә мөһим сәбәп.

Шулай итеп, бу дөньяда үз күңеленең, ахирәттә исә каберенең якты, нурлы булуын һәм Җәннәткә кертелүен теләгән кеше, һичшиксез, намазларын вакытында укырга тиеш.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading