16+

Ник ул бай, матур, ә мин алай түгел...

Көнчелек – ул борынгы чир. Болай дип әйтүебезнең сәбәбе – Иблис мәлгуньнең Аллаһыга итагать итмичә, көнчелеге, тәкәбберлеге сәбәпле, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылудан баш тартуы.

Ник ул бай, матур, ә мин алай түгел...

Көнчелек – ул борынгы чир. Болай дип әйтүебезнең сәбәбе – Иблис мәлгуньнең Аллаһыга итагать итмичә, көнчелеге, тәкәбберлеге сәбәпле, Адәм галәйһиссәламгә сәҗдә кылудан баш тартуы.

Шулай ук Һабил исемле туганыннан көнләшеп, үзен аннан яхшырак санап, аны үтерүче Кабилнең гамәле дә моңа сәбәп булып тора. Бертуганнар булган Кабил белән Һабил атабыз Адәм галәйһиссәламнең уллары иде. Әмма Кабил исемлесе калебенә кереп оялаган көнчелек исемле “елан”нан котыла алмады һәм бу аның бертуганы Һабилне харап итүгә сәбәпче булды.

Коръәндәге мәшһүр кыйсса – Йосыф сүрәсенең, Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасының нигезен дә көнләшү аркасында бертуган энеләрен харап иткән абыйлар хакында бәян ителү алып тора. Йосыф галәйһиссәлам матур төш күреп уянгач, әтисе аңа бу хакта абыйларына сөйләмәскә куша, аларның энеләреннән көнләшәчәкләрен алдан ук сизә ул...  

Кешенең күңелен кемнәндер көнләшү дип аталган корттан да ныграк кимерә торган ни бар икән?! Ул аның бөтен барлыгын, уйларын биләп ала. Йокысыз төннәренең, тәме булмаган ризыкларының сәбәпчесенә әйләнә. Көнчелек адәм баласын иң нык газаплый торган хисләрнең берсе. Иң яманы – аннан котылу авыр, ә еш кына гомумән мөмкин түгел. Ә тагы да яманы – бу куркыныч хис, иң беренче чиратта, хуҗасының үзенә зыян сала, аңа сагыз сыман ябыша да, тормышын катлауландыра, төссезләндерә.

Чыннан да, кемгә дә булса көнчелек хисләре кичерү ул – чир. Һәм аннан арыну җиңелләрдән түгел. Аның төрләре бихисап. Сөйгән ярыңнан, якын кешеңнән көнләшергә мөмкин. Әмма иң авыр һәм начар көнләшү – берәүнең уңышларына “эч пошып” бимазаланудыр. “Менә ник аңа бар, ник аның яхшырак, ә минем начаррак? Ник ул ирешкән, ә мин кайчаннан шуны булдыра алмыйм? Ник ул бай, матур, дәрәҗәле, ә мин алай түгел...” Гаҗәп, хәтта кемнеңдер ачык йөзле, кешелекле булуыннан да көнләшүчеләр бар. Биредә ник көнләшергә соң инде? Син дә шундый бул: яхшылык эшлә, ярдәмчел, кешелекле бул. Тик моның өчен ихласлы һәм көнчелек кебек сыйфатлардан имин булу кирәк, билгеле.
Көнләшү турында Рәсүлебез: “Көнчелек, ялкын утынны ашаган кебек, изге гамәлләрне юк итә”, – дигән (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгыннан). Димәк, һаман шул ноктага килеп төртеләбез түгелме? Изге гамәлләр кылып та, кемнәндер көнләшәбез икән, ул изгелекләрнең җилгә очуы, юкка чыгуы ихтимал. Шулай ук Рәсүлебез: “Үзенә теләгәнне башкаларга да теләми торып, мөэмин кешенең иманы камил булмас”, – дигән (Имам Ән-Нәсаи, имам Әхмәд). Бу да көнчелекнең безгә начар тәэсир итүен, ягъни камилләшүебезгә “киртә” булып торуына бер дәлил.

Көнчелек, белүебезчә, ак һәм кара була. Ак көнчелек – кемнеңдер нигъмәтләрен күреп, шуларның үзеңдә дә булуын теләү. Әлеге очракта кеше бу нигъмәтләрнең башка кешедә бетүен теләми. Ак көнчелекнең карасыннан өстенлеге дә шунда. Ә менә карасы, чыннан да, кара тап сыман, ул кешене  баткаклыкка өстери. Кеше кара көнчелек хисләрен кичергәндә, башка кешедә күргән нигъмәтләрдән йокысыз төннәр үткәрә, ул кешенең нигъмәтләре аның тынычлыгын ала, чөнки ул аның алардан коры калуын тели. Аныңча бу кеше барысын да югалтырга яки бөтенләй боларга ирешмәгән булырга тиеш.
Иң яман көнчелек – кешедә булганнарга куана алмау, чөнки көнләшкән кеше моны һич тә булдыра алмый, хәтта ясалма рәвештә дә моны эшләү кыен, чөнки көнчелек кешенең бөтен барлыгын, эчке дөньясын һәм тышкы халәтен биләп алган.

Көнчелекне чир дип атаганбыз икән, димәк, аннан котылырга тиешбез. Чөнки һәрбер чир иң беренче чиратта кешенең үзе өчен зыянлы. Көнчелектән котылып буламы? Әйе, адәм баласы әгәр үзендә көнчелек тойгыларын сизә һәм берәүдән көнләшүен тоя икән, бу кеше өчен дога кылырга тиеш. Йә Раббым! Аңа биргән нигъмәтләреңне тагы да арттыр. Үзеңнең рәхмәтең белән миңа да шуларны насыйп әйлә”, – дип әйтергә. Әлбәттә, бу кыен эш. Моның өчен ихлас күңел белән дога кылу зарур. Ә инде шулай булдыра алган очракта, кеше уңышка ирешә, чөнки Рәсүлебезнең мондый хәдисе бар: “Әгәр берәү кардәше өчен яхшылык теләп, дога кылса, фәрештәләр аңа, сина да шулай ук”, – дип торырлар (имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Кайсы очракларда башкалардан көнләшү рөхсәт ителә соң? Көнләшүнең рөхсәт ителгәне бармы?

Әйе, рөхсәт ителгән көнләшү дә бар икән! Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Ике кешедән генә көнләшергә мөмкин: Коръәнне белеп, аның буенча гамәл кылучыдан һәм байлыгын Аллаһы Тәгалә юлында тотучыдан (имамнар Әл-Бохари, Әл-Мөслим)”. Икенче очрак кешенең Раббыбыз биргән байлыгын, малын изге эшләргә тоту турында әйтелә. Мәсәлән, сәдака, зәкят түләү, кешеләргә ярдәм итү, мәчет-мәдрәсәләр, юллар салдыруда үз өлешеңне кертү һәм башкалар.

Ә инде үзебезгә көнче кешеләрнен зыяны тимәсен өчен, без әлбәттә Коръәннең Әл-Фәләкъ сүрәсен (113нче сүрә) укырга тиешбез. Әмма шуны белергә кирәк, бәхетле булыр өчен, кеше шатлыгына да куана белергә тиешбез. Шул вакытта гына үзебезне дә бәхетле итеп, күңел борчуларыннан ирекле кеше итеп тоярбыз.

Айсылу Юлдашева.

Фото: /pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading