16+

“Нисабка ия һәр кеше корбан чалдырырга тиеш”

20 июльдә Корбан бәйрәмен билгеләп узачакбыз. Республикабыз мәчетләрендә Корбан гаете кояш чыгып ярты сәгать үткәч укылачак. Казанда ул иртәнге дүрттә укылыр дип көтелә. Сәгать бишенче яртыда корбан чалына башлый.

“Нисабка ия һәр кеше корбан чалдырырга тиеш”

20 июльдә Корбан бәйрәмен билгеләп узачакбыз. Республикабыз мәчетләрендә Корбан гаете кояш чыгып ярты сәгать үткәч укылачак. Казанда ул иртәнге дүрттә укылыр дип көтелә. Сәгать бишенче яртыда корбан чалына башлый.

– Коронавирус беркая да китмәде. Быел да бәйрәм коронавирус таралуны кисәтү чараларын искә алып оештырыла. Гаеткә килүчеләр үзләре белән битлекләр, намазлыклар алып килә. Намазга җыелучылар арасында 1,5 метр буш урын калдырыла. Гаеткә килүчеләрнең барысы да мәчеткә сыеп бетә алмаса, ишегалдында ачык һавада вәгазь тыңлау һәм намаз уку мөмкинлеге тудырыла, – дип сөйләде Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров корбан бәйрәменә әзерләнү һәм аны уздыруга багышланган матбугат очрашуында.

Елдагыча, бу көнне Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды хәйрия чаралары үткәрә. Аз керемле, авыру бала тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына корбан итен таратуны оештыра. Быел 25 тоннага якын ит таратырбыз дип ниятләп торабыз, ди «Зәкят» фонды директоры Булат Мәрданов. Бүгенге көнгә корбан итен алу өчен 700дән артык гариза килгән.

“Без синең белән!” дип исемлнгән хәйрия акциясе ярдәмендә ике авыру балага дәвалану курслары өчен акча җыелачак. “Мохтаҗны ашат” акциясе барышында теләгән кеше фонд аша сарык сатып алып, итен аз керемле гаиләләргә тапшыра ала. Моның өчен акчаны гына күчерәсе була. Сарык чалу, итен бүлеп таратуны фонда хезмәткәрләре башкара. Корбанлык бәясе – 10 мең сум. 19 июльдә – Гарәфә көнендә ураза тотучылар өчен берничә мәчеттә ифтар да оештырыла.
Кемнәр корбан чалырга тиеш? Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков аңлатып үткәнчә, әгәр дә кешенең әҗәтләреннән һәм чыгымнарыннан тыш артык 36 мең сум акчасы яисә матди милке бар икән, корбан чалу мәҗбүри. Әгәр дә мөмкинлеге юк икән, бу гамәлне үтәмәүдә гөнаһ юк.

– Корбан гаилә исеменнән чалынмый. Аннары быел минем исемнән, киләсе елга синең исемнән чалырбыз дип әйтү дә дөрес түгел. Гаиләдә нисабка ия һәр кеше корбан чалдырырга тиеш. Ул әти булсынмы, әни кешеме, балигълык яшенә җитеп, нисабы булган баласымы – һәрберсе чала. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә, – ди ул.  

Булат хәзрәт нисаб күләме ничек билгеләнелә дигән сорауга да ачыклык кертте. Аны көмеш бәясеннән чыгып билгелиләр икән. Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы сайтына кереп, 1 грамм көмешнең бәясен карыйбыз һәм аны 595кә тапкырлыйбыз. 19 июнь көнне 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум торган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading