Шәһри Казан

Ният

Эш бүлмәбезгә бер-ике йотым су сорап килеп кергән бу мөлаем ханым турында башта ни уйларга да белмәдем. Бергәләп намазлар укып, чәйләр эчеп, нинди ният белән йөрүен белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады.

Реклама

Хәлимә апа Насыйбуллина бер бистәдә мәдрәсә ачу уе белән йөри икән, мөфти хәзрәт янына киңәшләшергә килгән. «Сез эшкуар да, берәр байның хатыны да түгел, ничек тәвәккәлләдегез?» - дип кызыксынуыма җавап итеп: «Аллаһ безне бу җиргә шуның өчен яралткан», - диде ул. Башта артык купшы сүзләр тоелса да, тормышы белән танышкач, моның шулай икәнлегенә тамчы да шигем калмады. «Дин юлында ихлас күңелдән йөрүчеләр юк ул хәзер», - дип фикер йөртүчеләргә җавап итеп, Хәлимә апа сөйләгәннәрне, ничек бар - шулай язарга булдым.
«Бу ниятебез барып чыгармы икән дип әй борчылдык инде. Игезәк сыңарым Әминә белән нәфел уразасы тота башладык, менә Аллаһының рәхмәте булсын үзеңә, син биргән су белән авыз ачтым. Уразаның 7 нче көнендә Әминә төш күрде: без мәдрәсә өчен алган җирдә ямь-яшел чирәм үскән, имеш. Ниятебез тормышка ашар, иншә Алла.
Аллаһ дингә килү өчен һәркемгә мөмкинлек бирә ул. Безне менә тормыш юлыбызда гаҗәеп чибәр, озын сары чәчле Фәридә исемле кыз белән очраштырды. Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның туганының кызы ул. Безгә кунакка килгәч, Фәридә, кызлар, сезнең комганыгыз бармы, миңа тәһарәт алырга кирәк, намаз вакыты керде, диде. Шаккаттык моңа. Минем үземдә дингә омтылыш яшь чагымда да булгалаган иде. Шулай бервакытны күрше әбидән сорыйм: «Сара апа, син менә ураза тотасың, ә без ник тотмыйбыз соң?» - дим. Шунда ул: «Сезгә дә кирәк тә бит, тотмыйсыз шул менә», - дип куйды. Аннан өйрәнеп, бер көн ураза тотканым исемдә. Әнигә эләкмәде инде дин тотулар. Раскулачивать иткәннән соң, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөргәннәр. Аннары тагын бер талпыныш булды әле: «Мәрҗани» мәчетенә килдем дә, минем гарәпчә өйрәнәсем килә, дидем. Бер ир кеше, хатын-кызны хатын-кыз өйрәтергә тиеш, ә бездә абыстайлар юк, дигәч, нәүмизләнеп кайтып киттем инде. Тагын ун елдан без Фәридәне очраттык. Шуннан соң да бөтен намазларны укып, бирелеп дингә кереп китмәдек әле. Аллаһы Тәгалә Үзе сәбәбен тапты... Әминә туганым белән Салмачыда җир алган идек. Бәхәсле җир булган икән, без аны-моны белмәдек. Бер кишәрлек җирне бишәр кешегә сатканнар, берәү хәтта асылынып та үлде ул чакта. Йөреп-йөреп тә очына чыга алмагач, аңладык без эшнең нидә икәнен - Аллаһы Тәгалә безне сыный. Әлхәмдүлилләһи, шул хәлдән соң, дингә ныклабрак ябыштык.
Әниебез авырып киткәч, аның янына Шәлегә күчеп яши башлаган вакыт. Беркөнне Борисково мәчетеннән дингә ихлас бирелгән Әминә абыстай, кызлар, әйдәгез, хаҗга барабыз, дип шалтырата. 72 нче елдан бирле правам бар, Казан белән Шәле арасында йөрергә машина алырмын дигән идем. Уйладым-уйладым да, юк, мин әйтәм, тәҗрибәсез килеш юлда бер-бер хәл килеп чыкса, машинаң да булмас, үзең дә, хаҗың да. Шулай итеп, хаҗны сайладым. Әминәбез 27 ел буе логопед булып эшләде. Балалар хакы кермәсен, дип, алар белән бер казаннан ашамады, менә шундый чиста күңелле кеше инде ул. Аның да пенсиясе җыелып барган иде, шулай итеп, Аллаһ безгә хаҗ сәфәре насыйп итте. Беркөнне «Әл-Хәрәм» мәчете юлындагы аптека яныннан узып барганда инвалид коляскасы күрдем, бәясе шундый арзан. Ул вакытта бездә андый коляскалар бик дефицит, өстәвенә кыйммәт иде. Кайтып сөйләгәч, Әминә, ничекләр алып кайтырбыз икән аны, дип уйга калды. Ниятебез булганда, Аллаһы Тәгалә ярдәм итми калмас, дим. Чыннан да, колясканы китереп үк бирделәр, автобуска да бик җайлы гына кереп урнашты, самолетта, поездда да түзә алмаслык мәшәкате булмады. Инде алып кайтуын кайттык, бирергә кеше таба гына алмыйбыз бит. Ул вакытта социаль яклау министры булып Гүзәл Минкина эшли иде. Теләгебезне җиткергәч, башта ышанмыйчарак торды: «Согуд Гарәбстаныннан алып кайттыгызмы? Булмас», - ди. Чиратта торучылар исемлеген барлагач, болар безгә бер кешене тәкъдим иттеләр. Менә гаҗәп: ул да безнең кебек игезәк сыңары булып чыкты.
Кәгъбәтулладан чыкканда, елый-елый: «Әй, Раббым! Безне тагын монда чакырсаң иде», - дип сораган идем, Ул мине ишетте. Икенче елны, пенсиямне алганда, саклык кенәгәмә күп итеп акча күчергәннәр. Ялгышлыктыр, дип тикшертергә бардым. Бернинди ялгышлык та юк, Хәлимә Нәбиулловна, пенсиягә яңа гына чыгучыларга 14 нче хезмәт хакы күчергәннәр, диләр. Ул акчаны кулга алганда уема машина алу дигән нәрсә килеп карамады. Минем алда Киров урамыннан Лобачевский урамындагы Диния нәзарәте бинасына алып баручы 15 минутлык туры юл гына бар иде. Әни инфаркттан соң, башта аңа әйтергә курыктык, карап торырга кеше таба алмыйбыз гына бит. Эндәшмәгән бер кешебез калган икән. Равил хәзрәт Гайнетдиннең әнисе Миңниса апа, төнлә кирәкме, көндез кирәкме, тәүлек буе кирәкме - ничек тели, шулай карыйм, дигән хәбәрен ирештерде. Әни әйтә, тәрәзәдән карыйм да, Миңниса апагызның карга бата-бата безгә килүен күреп, күзләремә яшь тула иде, ди... Әминә белән без ул елны әти белән әни өчен хаҗ кылдык. Гарәфә тавында торганда, әниебезне дә намазга бастырсаң иде, дип сорадык, әлхәмдүлилләһи, намазга басып, бер ел намаз укып, бу дөньядан хаҗия булып китте.
Икенче хаҗдан кайтуыбызга кече сеңелем белән киявебез машиналарын яңартканнар икән, элеккесен сатарга булганнар. Әни, өр-яңа машина, арзанга гына саталар, әйдә, үзебезгә генә алыйк, дип бик кыстагач, машиналы да булып куйдык. Шулай итеп, мин 56 яшемдә руль артына утырдым. Хәзер хуҗалыкка кирәк-яракны Казаннан үзем алып кайтам.
Ә мәдрәсә ачу уе кече сеңелебезнең уллары белән сөйләшеп утырганда туды. Ниятең изге булса, Аллаһы Тәгалә ярдәм итү җаен барыбер таба ул. Энекәшләрне дингә китерү дә шулай булды бит. Бервакытны, ниндидер бәйрәмнән соң, Казандагы фатирыбызда балалар белән мәш килеп ятабыз. Артымнан тагылып диярлек йөргән алты яшьлек Булатыбыздан: «Ә синең тагын бер бүләк аласың киләме?» - дип сорап куйдым. Әти-әнием рөхсәт итмәсләр, ди бу. Юк, мин әйтәм, алар ачуланмаслар, әмма бер шартны үтәргә кирәк булачак. Менә «Әлхәм» дигән дога бар, син аны бер кичтә өйрәнә алырсыңмы икән, дим. Ярты сәгатьтә өйрәнде бу моны. Аннары «Ихлас», «Аятел Көрси»гә кереште. Матди яктан авыррак еллар иде ул. Шулай беркөнне кибеттә ап-ак уенчык машиналар күрде болар. Апа, аның барлык ишекләре дә ачыла, диләр, күзләре ут яна инде. Кайттым да, каян 300 сум акча алырга, дип уйлыйм. Бөтен кышкы киемнәрнең кесәләрен актара торгач, җыйдым бит 300 сумны. Бу Аллаһының рәхмәте бит инде. Йөгереп барып, шул машиналарны алып кайтып, «Аятел Көрси»не өйрәнеп бетергәндә, Булатның кулына тоттырдым. Менә, мин әйтәм, Аллаһ бөтенесен күреп тора, синең тырышлыгыңны да күргән, дим. Муратына күрсәткәч, бик гаҗәпләнгән инде, әкренләп ул да теге догаларны өйрәнеп, «машиналы» булды. Инде бераздан әтиләренә, малайларны ислам университетындагы якшәмбе мәктәбенә бирсәгез, ничегрәк булыр икән, дип сүз каттым. Атна саен йөрттеләр. Хәзер, әлхәмдүлилләһи, атнакич мәетләргә укыйлар. Муратыбыз биш вакыт намазлы, уразасын да тотты.
Шул энекәшләрем белән сөйләшкәндә, акчам булса, мәчет йә мәдрәсә төзер идем, дип әйтеп куйган идем. Бу уй безгә тынгылык бирми башлады. Казаннан ераграк бер бистәдә ун сутый җир сатып алдык. Анда татарлар бик күп, ниятләре дә бар, гыйлемнәре юк. Аллаһы Тәгалә Үзе безгә шунда барып, динне куәтләргә куша кебек... Әмма эшне нидән башларга икәнен белмибез бит әле. Бүген мөфти янына кергәч, әлхәмдүлилләһи, Сезнең бусаганы атлап керергә насыйп итте, ахырын да уңышлы итсә иде, дидем. Мөфти шундук ярдәм итәрдәй кешеләр белән элемтәгә керде, телефоннарын бирде.
Монда бит, сеңелем, эшкуар булу кирәкми, ә ниятең булу кирәк. Тормышыбыздан без бик канәгать. Кемдер бәхетне малдан, кемдер ирдән, балаларыннан күрә. Аллаһы Тәгалә безгә бәхетне башка юл белән бирде».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: