16+

Ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирә ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Соңгы елларны ураза иң озын көннәргә, җылы вакытка туры килә. Әмма шушы вакытта көн дә эссе булмый, ашыйсы да килми. Аллаһы Тәгалә, чынлап-та,  ният кылсаң, үзе җиңеллек бирә диюләре шулдыр.

Ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирә ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Соңгы елларны ураза иң озын көннәргә, җылы вакытка туры килә. Әмма шушы вакытта көн дә эссе булмый, ашыйсы да килми. Аллаһы Тәгалә, чынлап-та,  ният кылсаң, үзе җиңеллек бирә диюләре шулдыр.

 “Шәһри Казан” газетасында “Минем беренче уразам” дигән бәйге турында белгәч, һичшиксез, язарга кирәк диеп күңелгә салып куйсам да, һаман мәкалә язарга тотына алмыйча йөрдем. Ураза тәмамланырга санаулы көннәр калып барганда, ниһаять, кулыма каләм алдым.

Рамазан ае мөселман халкында иң изге айларның берсе һәм бу көннәрдә мөселманнарга ураза тоту, ягъни таң беленгәннән  алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән тыелып тору фарыз икәнен яхшы беләбез,  рухи чистарыну алабыз. Бары тик шәфкатьле, изге эшләр башкарудан гыйбарәт булган ай ул.  Шуңа да,  ураза дигәч тә, беренче чиратта көне буена ашамаска һәм бу чорда үзеңне  саваплы эшләргә генә багышларга дигән уйлар күңелне били.

Аллага шөкер, быел уразаны тотарга насыйп булды. Кызым белән икәүләп тота алдык.  “Ният кылсаң, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәмен бирә” дияргә ярата иде мәрхүм әбием. Беренче тапкыр ураза тоткан көннәрем дә нәкъ әниемнең әнисе - Зөлхия әбием белән бәйле. Беренче тапкыр уразага  әбиемә ияреп унөч яшемдә, мәктәптә укыганда кердем.  Сәхәр ашарга махсус иртүк торып әби янына йөгерә идем, чөнки ул башка урамда яши. Мин килгән җиргә әби  табынын әзерләгән: тары боткасын да өлгерткән, чәен дә куйган, җимеш-йөземнәрен дә юып куйган. Сәхәргә  сап-сары төстәге  тары ярмасы, аны без күбрәк “ чебеш боткасы” дип атый идек, пешерергә ярата иде.  Шундый тәмле һәм туклыклы була иде инде ул!

Мин килгәч, әбинең күңеле була, бик сөенә иде ул. Беренчедән, бергәләп утырып ашарга күпкә кызыграк. Икенчедән, аның тәрбия кылып,  догалар да өйрәтәсе килгәндер дип уйлыйм. Әбиемнең:“Синең белән чәй эчәргә дә рәхәт бит!”  диюләре әле колагымда. Кара-каршы утырып тәмләп ашагач, догалар кылып уразага керәбез дә,  кич белән тагын мин әби янына ифтар ашарга йөгерәм. Өйдә ифтар ашамаганда үзе белән ашка да ияртеп бара иде. Урыны оҗмах түрләрендә була күрсен! Гомер буе аның ярдәмен тоеп яшәдем. Һәрчак ачык йөз, тәмле ризык белән каршы алулары мәңге онытылмаслык. Аллага шөкер, балаларым да әбисен күрә алдылар. Аларны да үстерешергә ярдәм итте. Күз тисә беренче аңа йөгерә идек.  Аш-суга бик оста, үзе дә бик юмарт кеше  иде ул.

Кич белән  авыз ачулары тагын! Табынында ни генә булмый: коймагын да, пәрәмәчләрен дә пешереп куйган. Тагын  тәмләп икәүләп ашыйбыз да, мин өйгә ашыгам. Әби исә төнге намазларына җыена башлый.  Бергәләшеп  табынны җыеп алгач,  әле мине күпер янына кадәр озата килә, артымнан догаларын укый-укый кул болгап кала...

Кызганыч, Зөлхия әбиемне гыйнвар аенда югалттык, мәңгелек йортка күчте. 87 яшендә вафат булды ул. Изге кешеләрдән булгандыр инде, чөнки  җомга көн иртән җан биреп, бакыйлыкка күчте. Сиксән биш яшенә кадәр уразасын һәрдаим тотты, биш вакыт намазын да калдырмады,  Аллаһының барлыгына-берлегенә  инанып һәм ышанып яшәде. Авылда Акәби булып, авылдашларны соңгы юлга озаткан кеше ул. Аның үзенең соңгы туена да кеше бик күп җыелган иде. Бик матур итеп, бөтен йолаларны үтәп, хөрмәтләп  озата алуыбызга әле дә сөенеп туя алмыйм. Әманәтен үтәп,  җир өстендә озак тотмадык, җан тәслим кылуга, берничә сәгатьтән кара җиргә дә  иңдердек. Бик сабыр булды,  соңгы сулышларын  якынлашасын сизеп, безгә:
“Кеше җир йөзенә мәңгелеккә килмәгән. Шуңа күрә мин бу якты дөньяларны ташлап киткәч, күз яше түкмәгез! Туганлык җепләрен өзмәгез, бердәм булыгыз.  Аңлыйм, авыр булыр, әмма үтенәм, еламагыз минем каберемдә! Минем су эчендә ятасым килми”, - дип  безгә кат-кат әйтеп калдырды.

2020 ел ике әбиемне дә алып китте. Берничә айдан икенче әбием - әтиемнең әнисе Хатимә әби дә гүр иясе булды. Аңа 93 яшь тулмый калды.  Татарларда “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән бик мәгънәле мәкаль  бар. Бераз темадан тайпылып та киттем бугай, тик  ураза белән төп фикерем дә нәкъ мине үстергән һәм тәрбия кылган әбиләрем белән бәйле.  Ураза дигәч тә, изге җанлы  әбиләрем күз алдына килеп баса. Алар исән-сау булганда мин шундый бәхетле булганмын икән бит дим.  Алар янәшәсендә мин күп нәрсәләргә өйрәндем, ә кайбер әйберләрне сорыйсы, өйрәнәсе  калган дип  үкенеп тә куям. Шуңа күрә өч көнлек дөньяда кешеләр бер-берләренең кадерләрен белсеннәр иде. Кара җиргә кергәч, аннан кайту юк. Бик юксынам үзләрен.  Бөтен белгәннәремне укып, алар рухына догалар кылам, сәдакалар бирәм. Ураза аенда аеруча әрвахларга күп догалар укыйбыз, багышлыйбыз. Берүк җаннары тыныч булып, шушы язмам да аларга дога булып барсын иде дип телим.

Уразаны Самарада укыганда та, студент чакта да  тотарга тырыштым. Аеруча шунысы истә калган: ул елны төштән соң гына,   икенче сменада укый идек. Уразага керәм дә, уку йортына барганда һәрвакыт  үзем белән кесәгә йөзем салып барам. Яхшылап утырып ашарга җаең булмаса да, авызны вакытында ачарга кирәк дип өйрәттеләр мине. Шуңа да инде ифтар вакыты җиткәч, сәгатьтән күземне алмыйча,  дәрестән сорап чыгам да, коридорда тиз генә кесәдәге йөземемне ашап куярга ашыгам...

Соңгы елларны ураза иң озын көннәргә, җылы вакытка туры килә. Әмма шушы вакытта көн дә эссе булмый, ашыйсы да килми. Аллаһы Тәгалә, чынлап-та,  ният кылсаң, үзе җиңеллек бирә диюләре шулдыр.  Миннән Ураза тоту  булмый дип һич куркырга кирәкми, тик ниятләргә генә кирәк. Барлык кешеләрнең тоткан уразалары кабуллардан булып, изге гамәлләренең дә  әҗер-саваплары язылсын! Аллаһы Тәгалә беребезне дә  үзенең ярдәменнән, мәрхәмәтеннән ташламасын.

Амин!

Зилә Мөдәрисова
Лениногорск

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading