16+

Рамазанның ләззәтен татыган кешегә аны озатып җибәрү кыен

Без кечкенә чакларда мәчетебездә тәравих намазлары төгәлләнгәннән соң, соңгы кичәдә әбиләребезнең имам сөйләгәннәрен тыңлап, елап утырганнарын күрә идек.

Рамазанның ләззәтен татыган кешегә аны озатып җибәрү кыен

Без кечкенә чакларда мәчетебездә тәравих намазлары төгәлләнгәннән соң, соңгы кичәдә әбиләребезнең имам сөйләгәннәрен тыңлап, елап утырганнарын күрә идек.

Әле хәтеремдә, балалыгым белән аңламыйча, өйгә кайтып, әни фәлән әби никтер елады да елады, нәрсә булган икән, дип сорадым. Ул әбиләрнең күбесе мәрхүм инде (Раббым урыннарынын җәннәттә кылсын, язганнарым дога булып барсын). Шулвакытта миңа әни: “Кызым, алар “Аллаһыга шөкер, тагын бер ел Рамазан аен каршы алып, уразалар тотып, тәравихларга йөри алдык. Киләсе елларыбызда да шулай Рамазан айларын күрү насыйп булырмы икән?” дип елыйлар”, – дигән иде.

Бу тәравихларга күп еллар үтте, ул вакытта йөгерә-йөгерә мәчеткә килгән балалар хәзер үзләре әти-әниләр. Менә хәзер ул вакытта әбиләребезнең, олы буын вәкилләренең ник елаганнарын аңлыйбыз, чөнки Рамазан аеның бер мөмкинлек, форсат икәнен аңлап яшибез. Еллар узган саен аның кадере арта гына бара. Елга бер генә килә торган Рамазан ае бәрәкәтендә яшәгәндә, Раббыбыздан бу айларны әле бик күп еллар каршы алу бәхетенә лаек булсак иде, дип дога кылабыз. Безнең өчен Рамазан ул –  нур, яктылык, үзебезне тәрбияләү, уйларыбызны, тормышыбызны тагын да яхшы якка үзгәртү, ике дөнья бәхетенә ирешү ае. Әлбәттә, аны дөрес итеп үткәргән вакытта, без киләсе Рамазанга кадәр аның бәрәкәтендә гомер итәчәкбез. Рамазанның ләззәтен татыган кешегә аны озатып җибәрү кыен. Монда Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисе искә төшә: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның фазыйләтен белсәләр, ел буе Рамазан ае булуын теләр иделәр”.

Рамазан ае белән бәйле балачак хәтирәләрен барлаганда шунысын да искә алыйм, безгә кечкенә вакытта: “Ураза ае азагында “Кадер киче” дип атала торган төн бар. Ул төнне күк капуслары ачыла, бөтен җир яп-якты була. Шул вакытта кылган барлык догалар кабул була. Ул төнне шундый тыныч булыр, җил дә исмәс, ул башка төннәрдән аерылып торыр”, – диләр иде. Һәрберебезнең бу төнне күрәсе, каршы аласы, теләк телисе килә иде, билгеле. Әгәр иртән мәктәпкә килгәч, берәрсе: “Бүген төнлә “Кадер киче” булган икән”, – дисә, бераз күңелсезләнеп кала идек. Их, быел да күреп булмады! Һәм зур өметләр белән киләсе Рамазанны, бөтен теләкләр кабул була торган төнне – Кадер кичен көтә идек.

Менә шундый риясыз, ихлас булган сабый чакта Рамазан аен көтүебез. Ул Рамазан айлары инде кабатланмас. Без сабыйларча көткән, әбиләр елап озаткан Рамазан айлары...

Айсылу Юлдашева,
“Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading