16+

Республика ифтары узачак! Яңа форматта һәм һәр көнне!

Дөньяда, илдә һәм республикадагы катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыятькә карамастан, Татарстанда VIII Республика ифтары узачак. Ифтарны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган Авылым» милли туристлык комплексы оештыра. Алар проектның форматын үзгәртергә булган.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган Республика ифтары 30 000 кешене җәлеп итәчәк. Узган елгы ифтар белән чагыштырганда бу ике тапкырга артык дигән сүз. Ул вакытта ифтарда 15 000 кеше катнашкан иде. Пандмия шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан ифтар «өйгә китереп бирү» режимында үтәр дип көтелә.

Икенче яңалык - «100 еллык ифтары» бер генә көн үтми, Рамазан ае дәвамында булачак.

Теләге булганнар бу социаль әһәмияттәге проектта катнаша ала. 7715 номерына түбәндәгечә смс җибәрә аласыз: ИФТАР дип язып, ара калдырып СУММАны куясыз. Әйтик, ИФТАР 300

Һәр көнне «Ак Барс Арена» стадионында һәм «Туган Авылым» комплексы территориясендә 1000 данә ифтар тартмасы әзерләнәчәк һәм «Зәкят» фондына, Казан мәчетләре имамнарына, республика районнары мөхтәсибләренә тапшырылачак. Алар күчтәнәчләрне мохтаҗ кешеләргә таратачак. Аларны әзерләүдә һәм таратуда оештыручылар Роспотребнадзор киңәш иткән бөтен саклык чараларын да күрәчәк.

VIII Республика ифтарына старт иртәгә, 24 апрельдә, уразаның беренче көнендә бирелә. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Туган Авылым»  комплексы учредителенең берсе Радик Абдрахманов һәм «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры  Радик Миннәхмәтов катнаша.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading