Шәһри Казан

Республиканың полиция хезмәткәрләре дин нигезләрен өйрәнә

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза. «Христиан дине нигезләре» семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барды. Аны Казан гарнизоны гына түгел, республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлады. Михаил Тузов бүгенге җәмгыятьтә гуманлык кыйммәтләрен булдыру,...

Татарстанның эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дин нигезләре турында сөйлиләр. Лекция форматындагы дәресләр видеоконференция режимында уза.

«Христиан дине нигезләре» семинарын КФУның гомуми философия кафедрасы доценты Михаил Тузов алып барды. Аны Казан гарнизоны гына түгел, республика районнарының барлык дежур частьләрендә эшләүче полиция хезмәткәрләре дә тыңлады. Михаил Тузов бүгенге җәмгыятьтә гуманлык кыйммәтләрен булдыру, кешеләр арасында, шул исәптән, дини һәм дини булмаган караштагылар арасында, үзара мөнәсәбәтләрне көйләү нисбәтендә әлеге курсларның бик мөһим булуын ассызыклады.

Киләсе лекциянең темасы - христиан конфессияләре һәм дини бәйрәмнәр. Аннан соң полиция хезмәткәрләрен ислам диненең килеп чыгышы, үсеше, төп мәгънәсе һәм юнәлешләре белән таныштырачаклар.

Әлеге проектның максаты - полиция хезмәткәрләренең культура дәрәҗәсен күтәрү, халыкның төрле катламнарының үз-үзләрен тотышының асылын сиземләргә өйрәтү. Иң мөһиме - полиция хезмәткәрендә килеп чыккан низагларны җайга салырлык һәм булдырмый калырлык шәхси сыйфатлар тәрбияләү.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге өлкән инспекторы Әлфия Сафина:

- Әлеге проект кысаларында КФУ укытучылары Татарстанның барлык кизү тору бүлекләрендәге хезмәткәрләргә психология, аралашу культурасы һәм дин нигезләре буенча курслар уздырачак. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлеген үстерү, конфликтлы ситуцияләрдә үз-үзләрен тоту, провокацияләргә каршы тору буенча психологик тренинглар да алып барылачак. Проект Татарстан Республикасының "Центр" "Мир" төбәкара иҗтимагый хәйрия оешмасы тарафыннан Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы иҗтимагый советы, Мәҗбүри ирекләреннән мәхрүм итү урыннарындагы кешеләрнең хокукларын яклауны тэмин итүне контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтү комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: