16+

Рөстәм Миңнеханов: “Аллаһка тапшырып, эшне башлап җибәрәбез”

Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән меңләгән дин кардәшләребез бүген тарихи вакыйганың шаһиты булды – Казан үзәгендә ун мең кеше сыйдырышлы җәмигъ мәчете нигезенә истәлек ташы салынды. Әлеге тантаналы чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җәмигъ мәчете төзелешенә актив катнашырга чакырды.

– Бездә мәчетләр төзелеше татар халкы тормышындагы кискен үзгәрешләр белән билгеләнелә. Тарихта аның берничә мисалы да бар. 1767 елда Екатерина II Казанда беренче таш мәчетне салдырырга рөхсәт бирә. Әлеге иң борынгы мәчет данлыклы татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. 90 нчы елларда республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән “Кол Шәриф” мәчете төзелде. Бүген ул билгеле объектларның берсе. Әлеге мәчетләрнең барысы да халык акчасына төзелде. Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмаячак. Аның төзелеше өчен акча җыю белән “Игелек-Доброта” хәйрия фонды шөгыльләнәчәк. Теләгән һәр кеше бу игелекле эшкә үз өлешен кертә ала. Мәчет төзелешенә актив катнашырга чакырам, – диде ул үзенең чыгышында. 

Президент яңа мәчетнең проекты буенча халыкара бәйге игълан ителүен һәм якын арада аны караячакларын да хәбәр итте. 
– Аның архитектурасы безнең күпгасырлык культурабызны чагылдырырга тиеш. Кадерле дуслар, ихлас ниятләрегезне һәм  догаларыгызны Аллаһ кабул итсен. Халкыбызның дине ныгысын. Аллаһка тапшырып, эшне башлап җибәрәбез, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading