16+
#Дин 14 марта 2025, 14:20 Уку өчен 4 минут
121
0
0

Сайлаган юлыбыздан тайпылмыйча, өммәтебез өчен тырышырга кирәк

14 марта 2025, 14:20
121
0
0
Уку өчен 4 минут

Сүз дә юк, җәмгыятькә файдалы булган башка бик күп һөнәрләр бар.

Сайлаган юлыбыздан тайпылмыйча, өммәтебез өчен тырышырга кирәк

Сүз дә юк, җәмгыятькә файдалы булган башка бик күп һөнәрләр бар.

Әмма махсус белем алып, шул һөнәрне үзләштергәнче әле, кеше башта укытучы ярдәмендә хәреф танырга, укырга, әйләнә-тирә дөньяны белергә, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә. Динебездә дә яхшылыкка өйрәтүче кеше әҗер-савапка лаек, диелә. 

Әйе, әлбәттә, әҗерле булыр өчен башта иманлы булу шарт. Аллаһның барлыгына, берлегенә, әҗер-савап төшенчәсенә ышанырга һәм ихлас булырга кирәк. Ихласлык булганда һәм син өйрәткәннәрне шәкертең үз тормышыңда кулланса гына сиңа да әҗере барачак. Мисал өчен: кемнедер хәреф танырга, укырга өйрәтсәң, шул кеше укыган саен, әҗере сиңа да барачак. Әмма шарт үтәлергә тиеш: гамәл ихлас күңелдән булырга, «Раббым, шушы эшемә әҗерен бирсәң иде, миннән дә җәмгыятькә файда тисен иде» дип дога кылып, ниятләп эшләргә. Берәр һөнәр, әйтик, кыз баланы тегәргә яки чигәргә өйрәтәсең икән, ул шуның белән шөгыльләнеп, кәсеп итә башласа, әҗере сиңа да барачак, чөнки аңа яхшылык китерә торган шушы һөнәрне өйрәтүгә син сәбәпче булдың. 

Әмма, ни кызганыч, җәмгыятебездә укытучының дәрәҗәсе төшкәннән-төшә бара. Хезмәт хакы да аз, ихтирам да юк. Моннан берничә дистә ел элек, хәтта әти-әниләребез дә укытучы ападан куркып тора иде, аның сүзе һичшиксез үтәлергә тиеш иде. Бүген исә укытучының һич хокукы калмады: хәтта «2»ле дә куярга ярамый, әти-әни укытучыны түбәнсетеп, аңа пычрак атып орышырга керешә. Баланы ачуланган өчен дә бичара укытучыга «эләгә» әти-әнидән. Ә балаларыбыз безнең гамәлләребезне күңеленә сеңдерә бара, нәкъ әти-әнисен кабатлый, укытучыны төрлечә мыскыл итә, куркыта. Укытучының сүз әйтү түгел, балага бер кырыс караш ташларга да хакы юк хәзер. Әбием сөйли иде: «Без укытучының өенә таба борылып карарга да ояла идек, каршыга килүен күрсәк, аннан куркып та, оялып та икенче урамга кача идек, әни орышканда да укытучыңа әйтермен, дип кенә куркыта иде...» Әлеге сүзләре белән ул укытучының, мөгәллимнең җәмгыятьтә ихтирамга лаеклы кешеләр икәнлеген искәртеп тора иде.

Бәлки шуңадыр да ул вакытта балалар һәм, гомумән, кешеләр дә кешелеклерәк, әдәплерәк, миһербанлырак булганнар. Хәзер хәл бөтенләй башка. Таныш укытучы сөйли: «Бер укучының электрон сигарет кулланганын күрдем дә, тартып алдым, каты гына ачуландым. Тик бераздан мине аптырашта калдырган бер хәл булды. Әлеге укучының әнисе килеп җитте, «ник тартып алдың, мин аны үзем сатып алып бирдем» дип мине ачулана, шелтәли үк башлады. Бу хәлдән мин телсез үк калдым». 

Әйе, җәмәгать, нык бозылдык, әхлакый нормалар да үзгәрде, тәрбияви яктан глобаль деградация бара һәм, кызганыч, мәктәпкә дә килеп җитте ул үзгәрешләр. Нишләргә? Без, әти-әниләр, әби-бабайлар балаларыбыз каршында укытучы һәм мөгаллимнәрнең дәрәҗәсен, абруен күтәрергә тиешбез. Ә аны ничек эшләргә? Үзебезнең тәкәбберлегебезне җиңеп, балабызга белем бирүче укытучыга ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга өйрәник. Ә аннан соң инде үз балаларыбыздан да шуны таләп итә алырбыз. Укытучылар да үзләре белем бирә торган барлык укучыларын да тигез күреп, һәр балага шәхес итеп карап, аларны яхшылыкка гына өйрәтергә тиеш. Баланы психикасына начар тәэсир итә торган интернетка, төрле социаль челтәрләргә бәйлелектән арындырып, җәмгыятькә файда китерүче шәхес итеп тәрбияләү – бүгенге көннең иң авыр мәсьәләсе. Анысын инде дәүләт югарылыгында хәл итү зарур.

Бала тәрбиясендә динебезгә таяну да үз нәтиҗәсен бирер. Туры юлны күрсәтеп, иман, динебез, телебез, үз йолаларыбыз турында аңлатып тормасак, башкалар үз идеологияләрен сеңдерәчәк аларга. Һәм шуны онытмыйк: бер кешене туры юлга бастырып, кешелекле, иманлы, әдәпле итеп тәрбияли алсак, аның эшләгән хәерле эшләренең әҗерләре безгә дә барачак бит. Гыйлем таратудан да хәерле эш булмас, чөнки үзең бу дөньядан киткәннән соң шәкертләрең син өйрәткән гыйлемне кулланган саен, кабереңдә ятканда да әҗерләре сиңа килеп торачак. Менә шушы әйткән фикерләрне истә тотып, Раббыбыздан ярдәм сорап, иң хәерле һөнәребезгә тугры булып, мин эшләмәсәм кем эшләр, мин әйтмәсәм кем әйтер, мин тәрбияләмәсәм кем тәрбияләр дип, сайлаган юлыбыздан тайпылмыйча, өммәтебез өчен тырышырга кирәк. Өметебезне өзмичә, киләчәктә кешелекле, гадел, әдәпле, рәхимле, гади кешеләр дәрәҗәле булачак, дигән фикергә таянып эш итсәк иде.

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading