Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)тән: «Мөселман ялганлый аламы?» - дип сорагач, ул: «Юк», - дигән. Икенче бер хәдистә исә: «Килер заман, минем өммәтем бидгать гамәлләргә чумып бозылып бетәр, меңләп, аннан да күбрәк кеше тезелеп намаз укыр, әмма араларында бер генә мөселман да булмас», - диелә. Бу ике хәдисне нәрсә өчен язам,...
Һәр мәчетнең үз туксаны туксан
Беренче очрак. Бер авыл мәчетенә өйлә намазын укырга бардым. Җыелган халык фарыз намазын бер рәткә тезелеп имамсыз-мулласыз гына укыды. Намаздан соң болардан: «Ник мулласыз укыдыгыз, муллагыз кайда?» - дип сорагач, «Безнең имам 7сен үткәрергә китте һәм үзе булмаганда үзе урынына беркемне дә бастырырга кушмады», - дип җавап бирделәр. Ә имамсыз уку җәмәгать белән уку булмый ич инде.
Икенче очрак шулай ук бер авыл мәчетенең өйлә намазында күзәтелде. Бу мәчеттә, киресенчә, бөтен намазларны - фарызны да, сөннәтләрне дә муллага оеп укыдылар. Намаздан соң нигә шулай итүләрен сорадым. Болар миңа җәмәгать намазларын имамга оеп укырга дип язган китап күрсәтте. Дөрес язган, әмма сөннәт намазлары җәмәгать намазларына керми ич. Биредә мәчеттә укылган барча намазларны да җәмәгать намазлары дип уйлыйлар икән.
Өченче очрак. Тагын бер мәчеттә мондый хәл булды. Мәчетнең идәннәренә намазлыклар рәсеме төшерелгән палас җәелгән. Фарыз намазын укырга керешкән һәр бабай үзенең намазлыгы төшерелгән урынга баса. Әмма бабайлар арасында тагын бер кеше сыярлык ара кала. Мин болар арасына басарга теләгән идем, бастырмадылар, үз урыныма басарга куштылар. Ә бит шәригать буенча кешеләр арасында бушлык калырга тиеш түгел, сафлар тыгыз булырга, җилкәгә җилкә тиеп торырга тиеш.
Дүртенче очрак. Бер мәчеттә уртага 1 метр киңлегендә кызыл палас җәеп куйганнар. Фарыз намазы вакытында бу паласка беркемне дә бастырмыйлар, ягъни кешеләр ике якка гына басалар да уртада буш урын кала. «Ни өчен шулай бүленеп басасыз?», - дип сорагач: «Имам теләсә кайчан кереп чыгып йөри алсын өчен», - дип җавап бирделәр. Ә бу гамәл шәригатьтә юк һәм рөхсәт ителми.
Бишенче очрак. Бер мәчеттә фарыз намазын укыгач, шәригать буенча икенче намазны укырга керешкәнче дип, икенче урынга күчеп баскан идем, ник басканыма үкендем. Бабайлар нәрсә генә әйтеп бетермәде. Алар каршында ваһһабчыга ук әйләндем.
Мин, имамнар һәм мөхтәсибләр бу язмамны укып, бәлки, җыелышлар ясап сөйләшер, хаталарны төзәтер дигән өмет белән, аңлатып язарга тырышам. Иншә Аллаһ, монда барысы да фәкать изге ният белән генә языла.
Мулла сүзе динне үтерә...
Бер мәчеткә яңа гына дингә басарга җыенган кеше килә. Бу кешене күргәч, мулла аңа иман яңартырга куша. Әмма, үзегез беләсез, яңа гына дингә басарга җыенган кеше каян белеп бетерсен ул догаларны. Мулла бу кешегә: «Иман да яңарта белмәгәч, нәрсә өчен мәчеткә килдең?» - дип әйтә. Шуннан бу кеше мәчеткә бүтән килми һәм намазга басмый. Менә шундыйлар аркасында безнең мәчетләребез буш. Бу факт.
Ә бер мәчеткә яшьләр күп йөри башлаган иде, чөнки укып кайткан яшь кешене имам иттереп куйдылар. Бераз вакыттан яшьләрнең күбесе намазларын бөтенләй ташлады. Моның сәбәбен соңрак төшендек. Бер җомга намазында яшь имам үз хөтбәсендә: «Әгәр берәү кеше үтереп йөрсә дә, зина кылып, аракы эчеп йөрсә дә, кыскасы, барча гөнаһларны эшләп, ширек кылып йөрсә дә, үз гомерендә бер генә мәртәбә (аңламыйча, юри генә һ.б.) Аллаһ бар дип әйтсә - шул җиткән, ул барыбер мөселман», - дип сөйләгән. Бу инде адәми шайтан, җәмәгать. Менә шундыйларның сүзләренә ышанып кешеләрнең күбесе намазга басмый, басканнары ташлый. Нәрсәгә вакытын әрәм итеп, намазлар укып йөрсен әле? Ул бит болай да мөселман!
Кайбер мәчетләрдә намаз вакытларын үзгәртеп уку гадәте киң таралган. Мәсәлән, иртәнге намазны 40 минутка вакытыннан алда укып куялар, ә өйлә намазын нәкъ зәввәл вакытында башлыйлар. Болар инде гөнаһтан да курыкмый, ширектән дә сакланмый. Вакыты кергәнче алдан укылган намазлар фарыз була алмый, нәфелдән генә санала һәм болай эшләү намазсыз калдыра. Сезгә, мәсәлән, иртәнге намазның фарызын укымаган гөнаһы язылып куела. Аллаһ сакласын!
Бүгенге бабайларның күбесе укымаган, дини гыйлемнәре юк. Игътибар итсәгез, алар хәтта бер доганы да дөрес укымыйлар. Хәреф хаталары гына түгел, кайбер сүзләрне дә төшереп калдыралар. Ә бу зур гөнаһ, аларның имам булып укытырга хаклары юк. Аларга оеп укысаң, намазлар кабул булмаска мөмкин. Шулай булгач, безгә нәрсә эшләргә соң? Надан залим муллаларга ияреп намазсыз калыргамы яки гыйлемле кешене имам итеп куяргамы? Бар андыйлар, барысы да бертөрле түгел. Сез нәрсә эшләр идегез? Ашыкмыйча гына, аек акыл белән уйлагыз әле. Ә бит шул надан залим муллаларны алыштырып булмый, алар үзләренә «көндәш» яшьләрне, «ваһһабчылар» дип яла ягып, төрмәләргә утырта. Бу факт! Әнә бер мәчеттә 3 ел эчендә генә дә укыган 5 имамны алыштырдылар. Сәбәбе - бабайларга ошамый, алар теләгәнчә укытмыйлар. Ә бит яшьләр барысы да Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча укытырга тырышты.
Бер район башлыгы: «Динне үзгәртмәгез, дөрес итеп тотыгыз, үзгәртергә юл куймагыз», - дип әйтә килә. Бу район башлыгына сорау бирер идем: кемнәр динне үзгәртә? Бабайлармы, әллә яшьләрме? Кемнең динне дөрес алып барганын, ә кемнең дөрес алып бармаганын каян беләсез? ОБСтан - «одна бабка сказала»данмы, әллә Коръәннәнме? Әлегә бабайлар динне үзгәртүчеләр булып чыга түгелме? Алар үзләре без Әбү Хәнифә мәзһәбендә дисәләр дә, башкача гамәл кылалар. Бер бабай: «Әбү Хәнифә китаплары дөрес язылмаган, алар диннән адаштырыр өчен язылган», - дип әйтте хәтта.
Бервакыт кыш көне иртәнге намазның фарызын укыгач, дисбе тартмыйча гына (өстәмә нәфел гамәл) эшкә ашыгып китә башладым. Өйлә намазларының сөннәтләрен мәчеттә укырга өлгерә алмый идем. Күп тә үтмәде, минем янга участковый килеп җитте. «Ник син намазларыңны бабайларча укымыйсың?» - дип сорый бу миннән. Тәмам аптырап калдым, нәрсә әйтергә белмим, нәрсә уйларга белмим. Һич көтмәгән идем бу хәлне. Ник алай әйтәсең, кем әйтте дигән соравыма, участковый: «Мәчеттәге бабайлар», - дип җавап кайтарды. Менә сиңа мә! Һич ышанасы килми, әмма каршыда участковый басып тора. Моңардан да каты явызлык, бозыклык бармы икән?! Рәнҗедем шунда шул бабайларга бинахак яла якканнары өчен. Хәзер шуларны күрмәс өчен мәчеткә дә сирәк бара башладым...
Көрәш ахырзамангача бара
Ислам диненә каршы аңың башланган көненнән бирле көрәш бара һәм ул ахырзаманга чаклы бетмәячәк. Ислам дине белән кәсеп итүчеләр күп, монафыйклар күп, тинтәкләр дә җитәрлек. Шуңа күрә бу язма күбесенә ошамаячак. Мин үскәндә, мәчетләр юк, бабайлар җомга намазын чиратлап өйләрдә укыйлар иде. Мин хәтерләгәнчә элгәреге бабайлар кебек укымыйлар хәзер намазларны. Бер авылда ике мәчет, икесендә ике төрле укыйлар. Имамнарның икесе дә үзләрен дөрескә саный, «Безнең бабайлар шулай укыйлар иде», - диләр. Әгәр дә элгәреге бабайлар да хәзерге бабайлар кебек төрле мәчеттә төрлечә намаз укыган булсалар, безнең бабайлар да динне бозган булып чыга түгелме? Минем тәкъдим шундый: Аллаһ Тәгалә каршында һәрбер кеше үзе өчен үзе җавап бирә. Безнең бурыч - дәлилләр китереп, дөреслекне кешеләргә җиткерү. Кабул итәрләрме-юкмы, аларның эше. Диндә көчләү юк. Беркемнең дә көчләргә хакы юк. Ә әлегә бездә киресе эшләнә, кешеләргә көчләп үзләренең бозык диннәрен тагарга тырышучылар үрчи. Аллаһ сакласын алардан. Иң беренче Коръәннең мәгънәсен аңлап укырга, өйрәнергә, фикерләргә кирәк. Аннары Пәйгамбәребезнең тормышын, шәригатьне өйрәнергә кирәк.
Алда язылганнарның сәбәбе - наданлык һәм тәкәбберлек. Башка диннәр дә башта дөрес булган, кешеләр аны үзгәртеп, бозып бетергән. Дини китапларын үзгәртеп язган. Фәкать Коръән китабын гына Аллаһы Тәгалә Үзе сакларга сүз биргән. Барча дөреслекне фәкать Коръәннән генә табып була. Аның да гарәпчәсен үзгәртә алмагач, татарчасын булса да үзгәртеп, үзләренә яраклаштырып язарга маташа адәми шайтаннар. Аллаһ сакласын алардан.
Аллаһ Тәгалә барчабызны да туры юлына бастырып дөрес гыйлемнәр бирсә иде, туры юлыннан адаштырмасын иде. Амин!
Комментарийлар
0
0
"Бер мәчеткә яңа гына дингә басарга җыенган кеше килә. Бу кешене күргәч, мулла аңа иман яңартырга куша. Әмма, үзегез беләсез, яңа гына дингә басарга җыенган кеше каян белеп бетерсен ул догаларны. Мулла бу кешегә: «Иман да яңарта белмәгәч, нәрсә өчен мәчеткә килдең?» - дип әйтә. Шуннан бу кеше мәчеткә бүтән килми һәм намазга басмый. Менә шундыйлар аркасында безнең мәчетләребез буш. Бу факт" Бу факт түгел, бу ялган, бохтан, яла ягу булуы ихтимал! Бу хәл кайсы авыл мәчетендә булды? Имамы кем? Мулланың исеме кем? Мәчеткә килгән кешенең исеме ничек? Шушы сорауларга дөрес җавап булса бу факт булыр, җавап булмаса "не факт" булыр!?
0
0