«Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында, Татарстанның берничә ислам уку йортында студентлар өчен ачык дәресләр узды. Ислам мәдәниятенең традицион кыйммәтләренә һәм экстремизмга каршы торуга багышланган шундый чара «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсендә дә үтте.
Мәдрәсә директорының уку һәм тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, алар студентлар белән әлеге темага һәр көнне сөйләшә. Экстремизмга каршы тору өчен нәрсә эшләргә, үзеңне аңардан ничек сакларга кирәк? Бу сорауларга без җавапны гап-гади мисаллар ярдәмендә эзлибез, ди ул.
Иң беренче итеп Зөлфәт хәзрәт шәкертләрне мәдрәсә уставы белән таныштырды. Яшьләрне матур итеп киенергә өндәде.
- Йөзне каплап торган кап-кара киемнән йөрмәгез, - дип мөрәҗәгать итте ул туташларга. - Син киемең белән кешене үзеңнән читләштерергә тиеш түгел. Мөселман кешесе менә нинди була ул дип сокланып карарлык булсын. Кеше ислам белән сезнең аша, сезнең әдәбегез, эш-гамәлегез, сөйләшә белүегез аша таныша. Алар ислам дине турында махсус китап укымаска мөмкин, аның каравы сезнең белән аралашудан ислам дине турындагы фикерләре барлыкка килә, ул үзенең күзәтүеннән хөкем чыгара. Без кешеләргә үзебезне генә түгел, ислам динен дә тәкъдим итүче булып торабыз, - дип сөйләде ул укучыларга.
Мәдрәсә укучыларының 9нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләре кичке мәктәптә дә укый. Алар Казанның 8нче мәктәбендә белем ала. Зөлфәт хәзрәт Габдуллин әйтүенчә, мәктәп директоры Ирина Нугуманова мәдрәсә шәкертләре турында уңай фикердә.
- Үзләрендә мөселман яшьләре укый башлагач, башка балаларның тәртибе уңай якка үзгәрде, диде ул, - ди хәзрәт.
Мәдрәсә укытучысы Габделмәлик хәзрәт Сәмигуллин мөселманнардагы сәлам сүзенең тынычлык теләүне аңлатуын билгеләп үтте. Сәлам бирү үз эченә үзара дуслыкны, тынычлык таратуны ала. Ислам ул - тынычлык дине. Чын мөселман экстремист та, террорчы да була алмый. Экстремистлар җәмгыятьнең тынычлыгын җимерә, алар - үтерүчеләр. Ә исламда кеше үтерү - зур гөнаһ. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: «Мөселман кешесенең теленнән һәм кулыннан башка мөселманга зыян килергә тиеш түгел», - диелә. Хәдистән аңлашылганча, мөселманнар тыныч яклы булырга тиеш. Коръән-Кәримдә шундый аять бар: «Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә зур гөнаһ һәм зарары олуграктыр». Укыгыз, белем алыгыз - белемле кеше экстремизмга бармый, - дигән теләкләрен җиткерде ул студентларга.
23 сентябрьдә Казанның Арча зиратын җыештыру буенча конфессияара акция узачак. Өмәдә Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге белән Казан епархиясе активистлары катнаша.
23 сентябрьдә Алабугада мини-футбол буенча мөселман һәм православие яшьләре арасында дусларча матч узачак. Уеннар шәһәрнең үзәк стадионында үтә. Ярышларда Алабуга мөхтәсибәте яшьләре һәм «Аксиос» православ яшьләр хәрәкәте вәкилләре катнаша.
Бу атнаны, «Ислам - яхшылык дине» шигаре белән, 24 сентябрьдә Буада узачак квест тәмамлаячак. Уенда районның барлык мәчетләре вәкилләре катнаша. Уен, мавыктыргыч формада узып, ислам диненең төп принципларын аңларга ярдәм итәчәк.
Мәдрәсә директоры урынбасары Наил хәзрәт Яруллин студентларны ялган дини агымнарга иярмәскә өндәде. Экстремистларның максаты - җәмгыятькә хаос кертү, тотрыклылыкны бетерү. Алар, ялган вәгъдәләр белән, яшьләрне үзләренә җәлеп итә.
- Гаиләгез белән килегез, йорт бирербез, диләр. Алар биргән йорт - кемнәндер талап алынган өй. Без хакимияткә килгәч, акчалы буласыз, рәхәт тормышта яшәячәксез, дип алдыйлар. Беренче көнне үк кулыңа корал тоттыралар да кеше үтерергә өндиләр. Зинһар, бу буш вәгъдәләргә ышанмагыз. Бу - алдау. Китүчеләр булды анда, берсе дә баемады, бәхетле булмады. Күбесе үлеп тә калды. Шикле кешеләр белән танышып китсәгез, интернетта шикле әдәбиятка юлыксагыз, безгә мөрәҗәгать итегез. Нинди сорауларыгыз булса да, без сезне тыңлыйбыз, ишетәбез, - диде ул мәдрәсә шәкертләренә.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гарәп теле укытучы Гадел хәзрәт Әл-Хөсәен әйтүенчә, тынычлыкның кадерен аны югалтканнан соң гына беләсең.
- Мин бу сүзләрне кемнәндер ишетеп кенә әйтмим, - дип сөйләде ул «ШК» хәбәрчесенә. - Тумышым белән мин Сүриядән. 1993-2003 елларда Казанда яшәдем. Шушы мәдрәсәдә укыттым. Илдә кризис башлангач, Сүриягә киттем. Анда чуалышлар башланып, тынычлык беткәч, гаиләм белән кабат Казанга кайттым. Мин туган җиремдә бөтен мөлкәтемне югалттым, террорчылар өемне шартлатты. Бер көндә гаиләм белән җыенып чыгып китәргә туры килде. Ике кызым кияүгә чыгып анда калды. Тормышлар авырайды, эшсезлек, акчасызлык. Монда килергә телиләр, матди яктан авырлык булгач, әлегә килә алмыйлар. Азмы-күпме без аларга ярдәм итеп торабыз. Чит илләрдә туганнары булган, алардан акчалата ярдәм ала алганнар Сүриядән качып китте. Анда яшәргә бик авыр, - дип сөйләде ул безгә.
Сүз уңаеннан: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 1180 шәкерт белем ала. Быел мәдрәсәгә 64 укучы кабул ителгән.
Комментарийлар