16+

«Сүгенү сине зур итеп тә, батыр итеп тә, «текә» итеп тә күрсәтми»

Балалар уен мәйданчыгына барсак та, мәктәптән кайтучы укучыларны очратсак та, берәр спорт ярышына барып, үсмерләрнең үзара сөйләшкәнен ишетсәк тә, колаклар үрә тора. Нилектән дисезме?!

«Сүгенү  сине зур итеп тә, батыр итеп тә, «текә» итеп тә күрсәтми»

Балалар уен мәйданчыгына барсак та, мәктәптән кайтучы укучыларны очратсак та, берәр спорт ярышына барып, үсмерләрнең үзара сөйләшкәнен ишетсәк тә, колаклар үрә тора. Нилектән дисезме?!

Күпчелек балаларның авызыннан ычкынган һәр унынчы сүз – сүгенү сүзе. Барлык балалар да андый түгел, әлбәттә. Әмма бу начар гадәткә иярүчеләре байтак. Әллә зур булып күренәсе килү теләгеме, әллә инде шул юл белән үзләрен күрсәтәсе килүме – белмим. Ничек кенә акларга тырышсаң да, бу чиктән тыш ямьсез гадәтсезлек татар мөселман балаларын бер дә бизәми шул. 

Дөрес, өйдә балаларыбыз авызыннан андый сүзләр ишетелмәсә дә, урамга, үз ишләре янына чыккач, алар үзгәрәләр дә куялар. Без, өлкәннәр, үз балаларыбызга шул хакта ныклап аңлатсак иде. «Сүгенү  сине зур итеп тә, батыр итеп тә, «текә» итеп тә күрсәтми, киресенчә, дәрәҗәңне генә төшерә», –  дип, гел тукып торырга кирәк. Тамчы да бит тама-тама  каты ташта үз эзен калдыра, шуның шикелле, яхшылыкка чакырып әйтелгән сүз дә йомшак калебкә тәэсир итмичә калмас.

Ә балаларыбыз сүгенергә кемнән өйрәнә соң? Кемдер интернетны,  телевизорны, дусларын гаепләр. Әйе, аларда да гаеп бардыр, әмма проблеманың асылы бездә – зурларда. Иң беренче, бала өйдә, әти-әнидән ишетә мондый начар сүзләрне, аннан урамдагы дусларына кабатлый һәм, шул рәвешле, сүгенү сүзләре тарала. Шуңа да, балаларыбызны гаепли башлаганчы, иң әүвәл, үзебез дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәник. Үзебез үзгәрми, төзәлми торып, балаларны төзәтә башлау файда бирмәс. 

Әгәр дә хәдисләргә күз салсак, сүгенүнең бик начар, бозык гамәлләрдән саналганын күрербез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Тыйнаклык (оялачанлык) – иманнан, ә иманлы җәннәттә булачак. Сүгенү ул – дорфалыктан, ә дорфалык (ягымсызлык, сөйкемсезлек) җәһәннәмгә илтә», – дип әйткән (Тирмизи риваяте). 

Әйе, әгәр дә ояла белмәсәк, авыздан нинди генә сүзләр чыкмаячак. Ә менә үзебезне кешеләр белән  дорфа тотсак, юаш күренмим әле дип, сүгенү сүзләре куллансак, бу, ахыр чиктә, гөнаһлы гамәлләр булып тупланып, безне уңышсызлыкка алып барыр. 

Үзебез хакында «мин – иман әһеле, Аллаһыга ышанам, мин – мөселман» дип әйтәбез икән, димәк, беренче чиратта, телебезне фәхеш сүзләрдән сакларга бурычлыбыз, чөнки безгә үрнәк булган җәннәт юлын күрсәткән сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәллә:  «Мөэмингә әрләү дә, ләгънәт кылу да, әдәпсез сүзләр әйтү дә, сүгенү сүзләре куллану да хас түгел», – дип әйтеп калдырган (Тирмизи риваяте). 

Нәни кардәшләрем, әйткән сүзләребезгә тугры булыйк. Без үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, мөселман кешесенә хас булган гамәлләрне эшлик, ә мөселман кешесен бер дә бизәмәгән, аның намусын пычрата торган гамәлләрдән ерак булыйк, бигрәк тә тел мәсьәләсендә игътибарлы булырга кирәк. Әгәр дә без начар сүзләр кыстырмыйча сөйләшә алмасак, димәк, бу безнең сүз байлыгыбызның бик әз булуын күрсәтә. Сүз байлыгыбыз әз икән, ул безне белемсез, надан кешегә санарга нигез тудыра түгелме соң? Белем тупламый торып, бу тормышта ничек уңышка ирешербез соң? «Аллаһыга һәм кыямәт көненә ышанучы кеше яхшы сүзләр белән сөйләшсен яки бер нәрсә дә дәшмәсен!» (Мөслим риваяте).

Раил Фәйзрахманов
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading