16+

“Сөйдергеч – бик куркыныч бозым”

Коръән белән өшкерүче Рашит Юсупов әйтүенчә, үз башына төшми торып кеше сихергә ышанмый

“Сөйдергеч – бик куркыныч бозым”

Коръән белән өшкерүче Рашит Юсупов әйтүенчә, үз башына төшми торып кеше сихергә ышанмый

Бөтен, җитеш тормышта җай белән генә яшәгән бер мәлдә барысы да кирегә китә башлый.

Эшеңнән тәм тапмыйсың, өйдән тизрәк чыгып китәсе килә, бернәрсәгә дә күңел үсми, гаиләдә тынычлык бетә. Бер дә уйламаганда чирләп китәсең, дәвалануның нәтиҗәсе күренми, күпме табибка йөреп тә сәламәтлегең алга китми.

Шуннан соң гына адәм баласы дәваны догадан, Коръәннән эзли башлый һәм файдасын да күрә. Кайбер очракта табиблар үзләре дә мәчеткә барып өшкертеп карагыз дип киңәш итә һәм чынлап та авыруның, күңел төшенкелегенең сәбәбе табыла. Ул күп вакыт бозым аркасында булырга мөмкин. Кемдер исә моңа бөтенләй ышанмый.

Коръән белән өшкерүче Рашит Юсупов әйтүенчә, кеше үзе шул хәлгә төшкәнче, аңа ышанмаска да мөмкин. Шул ук вакытта күз тиюне бозым һәм сихер белән бутаучылар да бар, ди ул. Әле тагын җен шаукымы кагылу һәм гашыйк җен дигәннәре дә бар икән.  

– Миңа кешеләр шушы санап үткән биш сәбәп аркасында килә, – дип сөйли ул. – Күбесе үзләрендә бозым бар дип уйлый. Ә ул чынлыкта күп вакыт күз тию билгесе генә була. Күз тию турында хәдисләрдә күп әйтелә һәм ул чынлап та бар, аңардан кеше үләргә дә мөмкин. Кешенең үзенә генә түгел, аның осталыгына, сәләтенә дә, байлыгына күз тия ала. Кеше генә түгел, җен дә күз тидерә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) йөзендә тап булган кызны күрә дә, аңа укырга кирәк, җеннең күзе сөңгедән дә үткен, ди.  
Кешедән көнләшсәләр дә, ул авыруга сабышырга мөмкин. Көнләшү хәзер бик киң таралган. Ә иң куркынычы – көнләшеп, бозым ясату. Аны инде өйләнмәсен дип тә, баласы булмасын, бизнесы тукталсын, үтерү өчен дә кулланалар. Бозым биш әйбергә: чәч, тырнак, кан, киелгән кием кисәгенә һәм фотосурәткә куела. Өшкерәм, дәвалыйм дип әйткән кеше сездән шуларны, әти-әниегезнең исемнәрен сораса, кара төстәге хайванны корбан итеп чалырга, аңлашылмаган язулар, иероглифлар, саннар язылган кәгазьне яндырырга кушса, сак булыгыз.

– Җен шаукымы кагылуны ничек аңларга?
– Анысы, үзебез дә теләмәстән, җеннәрне борчу аркасында барлыкка килә. Әйтик, бисмилла әйтмичә су яки чүп түксәк, таш ыргытсак, биеклектән сикерсәк, аларны ялгыш кына борчыйбыз һәм җеннәр үчләшә башлый. Яки бик нык курыкканда, ачуланганда, ярсыган халәттә булганда, кайгырган чагында җен кеше эченә бик җиңел кереп утыра, чөнки бу вакытта ул үзен контрольдә тотмый. Кеше юк нәрсәне күрә, ишетә башларга мөмкин. Үз-үзенә кул салу турында уйлый. Ишектән чыкканда, өйгә кайтып кергәндә, йокларга ятканда догалар укыгыз. Ашаганда бисмилла әйтсәк, ризыгыбызга җеннәр кагыла алмый. Өйгә кергәндә, безгә ияреп кермиләр.  

– Гашыйк җеннәрдән кемнәр күбрәк зыян күрә?
– Хатын-кызлар. Алар балага уза алмый, хроник циститтан интегә, биле авырта, җенси органнары ялкынсына, гаиләдәге мөнәсәбәтләр бозыла. Кеше өйдә үзе генә булганда, кемдер аңа тиеп киткәнен, янына килеп ятуын, иркәли, коча башлавын тоярга мөмкин. Миңа мөрәҗәгать иткән бер хатын-кыз нәкъ шундый билгеләрне сөйләде һәм аның эчендә чынлап та гашыйк булган җен утырган иде. Гадәттә, берничә тапкыр укуга ук бу җеннәр чыгып китә. Ир-атларның ирләрне, хатын-кызларның хатыннарны ярата башлаулары да шул гашыйк җеннәр сәбәпле булуы бар. Кеше эченә кергән җен озак вакыт шунда яшәсә дә, ул хуҗасына гашыйк була. Бозым куйганда да сихерче кеше эченә шундый җенне кертә. Нәтиҗәдә ир-атлар мондый хатын-кызга өйләнми, өйләнсә дә яши алмый, чөнки ире хатынына кагылса да, аңа ул ошамый. Нәтиҗәдә иреннән читләшә.

– Сөйдергечнең дә азагы куркыныч бит...
– Хатын-кыз үзенә ошаган ирне үзенә өйләндерү өчен яки ире аннан китмәсен өчен ясата ул сөйдергечне. Тик аның ахыры хәерле бетмәячәк, чөнки бу шул ук бозым. Аның аркасында ир-ат бик нык чирли башлый. Ир хатынын гына яратсын, ә башка хатын-кызларны күрә алмасын өчен икеләтә сөйдергеч тә куялар. Аның нәтиҗәсендә ир-ат үз әнисен, кыз туганнарын яратмый. Бу бик куркыныч бозым.

– Сихер-бозымны төеннәр бәйләп ясыйлар икән. Шундый шикле әйбергә юлыксаң, нишләргә кирәк?
– “Фәләкъ” һәм “Нәс” сүрәләрен укып, төеннәргә өрегез һәм һәрберсен чишегез. Каты итеп бәйләнгән булса, лезвие кулланыгыз. Аннары шул җепне яки бауны Коръән аятьләре укылган суда берәр сәгать тотып торыгыз. Аннары киптереп яндырыгыз. Иншалла, сихернең көче бетәчәк. Бозымны чыгартканыгызны сөйләп йөрмәгез, кара эчле кеше сихерчегә барып, аны  кабат яңартырга мөмкин. Өшкерүчегә барудан тыш, өйдә “Йосыф”, “Ясин”, “Әс-саффәт”, “Әр-рәхман”, “Әд-духан” сүрәләрен тыңлагыз, “Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәс” догаларын укыгыз. Суга, аеруча зәм-зәм суына, кара тмин маена догалар укып эчегез. Балга укып, җылы суда болгатып эчү дә файдалы. Мөмкин кадәр күбрәк салаватлар әйтегез, истигъфар кылыгыз. “Лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ”, “Лә иләһә иллаллаһ уәхдәһу лә шәрикә ләһ ләһул мулку уә ләһул хәмду уә һуә гәлә кулли шәйин кадир” дип ешрак кабатлагыз.
  ⠀

 

Язмага реакция белдерегез

51

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Димәк бу хәзрәт магический обрядларны күрми һәм ала алмый.

    Мөһим

    loading