Кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе – ул тел. Бу әгъза кеше тормышында бик зур урын алып тора. Аллаһ Тәгалә моның турында шулай ди: «Киң Рәхмәтле (Аллаһ) Коръәнне өйрәтте, кешене барлыкка китерде, аны сөйләшергә өйрәтте» (Рахмән: 1-4).
Кешене юктан бар итү, Коръәнне өйрәтү һәм аңа сөйләшү сәләтен бирү Аллаһ Тәгаләнең рәхимлеген һәм нигъмәтләрен күрсәтүче билгеләрдән санала. Әгәр дә кешегә сөйләшү сәләте бирелмәсә, җир йөзендә тормыш бармас иде. Тел ярдәмендә кеше аралаша, гыйлем ала, күңелендә булган хисләрен башкаларга җиткерә.
Кеше теле белән яхшы сүзләр дә һәм шулай ук гөнаһлы сүзләр дә сөйләргә мөмкин. Әгәр ул теле белән хәерлесен генә сөйләсә, Аллаһ Тәгалә аны җәннәткә кертә. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем миңа авызы арасындагы (телен) һәм ике аягы арасындагы (җенес) әгъзасын сакларга вәгъдә итсә, мин аңа җәннәт вәгъдә итәм» (Бохари).
Әбү Муса әл-Әшгари әйтә: «Мин әйттем: «Әй Аллаһның илчесе! Мөселманнарның кайсысы иң хәрлесе?» Ул әйтте: «Башка мөселманнар аның теленнән һәм кулыннан имин булган кеше» (Бохари).
Кеше нинди генә сүз сөйләмәсен, аның һәр сүзе ике фәрештә тарафыннан язылып барыла. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ике кабул итүче (язып баручы) фәрештә (кешедән чыгучы бөтен нәрсәне теркәп бара). Алар уң якта һәм сул якта утыра. Ул нинди генә сүз әйтмәсен, аны инде күзәтүче фәрештә (язарга) әзер тора» (Каф: 17-18).
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Адәм баласы иртә белән торгач бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа шулай диләр: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, бездә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз» (Тирмизи).
Бервакытны Имам әш-Шәфигый дусты Рабигъка шулай диде: «Әй Рабигъ! Үзеңә кагылмаган сүзне сөйләмә. Әгәр дә син бер сүз сөйләсәң, син инде аның хуҗасы булмыйсың, ә ул синең хуҗаң була».
Менә шуңа күрә дә Габдуллаһ ибн Мәсгуд (р.г): «Төрмәгә ябарга иң лаек әгъза – ул тел», - дип әйтте.
Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) сәфәрдә вакытта Мөгаз ибн Җәбәлгә: «Сиңа иң мөһим нәрсә, аның нигезе һәм иң югары ноктасы турында хәбәр итимме?» - диде. Ул әйтте: «Әйе, йә Аллаһның илчесе!» Ул әйтте: «Иң мөһим нәрсә ул - Ислам дине, аның нигезе - намаз, ә иң югары ноктасы - Аллаһ юлында тырышлык күрсәтү». Соңыннан ул әйтте: «Шушыларның бөтенесен дә төзек итүче торучы нәрсә хакында сиңа хәбәр итимме?» Ул әйтте: «Әйе, йә Аллаһның илчесе!» Соңыннан ул телен тотты һәм әйтте: «Менә шушыны (әгъзаны) сакла». Мөгаз ибн Җәбәл сорады: «Әйе, йә Аллаһның илчесе! Әллә безне сөйләгән сүзләребез өчен газаплаячаклармы?» Мөхәммәд (с.г.с) гаҗәпләнеп әйтте: «Әниең сине югалтсын! (Гаҗәпләнгәндә әйтелә торган сүз) Әллә кешеләр телләре ярдәмендә ирешкән гөнаһлардан башка тагын берәр нәрсә өчен йөзләре белән утка атылачакмы?» (Тирмизи).
Кыямәт көнендә кеше хәтта уйламыйча әйткән сүзләре өчен дә газапка тартыла. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: «Дөреслектә, кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһ риза була торган бер сүз әйтә һәм Аллаһ шуның белән аны дәрәҗәләргә күтәрә. Шулай ук кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһның ачуын чыгара торган бер сүз әйтә һәм Ул аны шуның аркасында җәһәннәмгә ата» (Бохари).
Әл-Хәсән әл-Басри әйтә: «Элекке вакытта шулай дип әйтәләр иде: «Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, башта аның турында йөрәге белән уйлый, ә аннан соң әйтә. Монафыйкның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый».
Алдагы хәдистән нәтиҗә ясап, мөселман кешесе һәр сүзен уйлап һәм үлчәп сөйләргә тиешле. Әгәр дә аның әйтәчәк сүзендә файда булмаса, бу очракта иң яхшысы - дәшми тору. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Кем дә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен» (Бохари, Мөслим).
Хәерле сүзгә Ислам динендә яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, Аллаһны искә алу, кешеләрне шатландыручы сүзләр керә. Әгәр дә кеше әйтәчәк сүзенең файда китерүенә шикләнсә, аны әйтмәү хәерле. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Бер кеше артык уйламыйча Аллаһ риза булу торган бер сүз сөйли һәм аңа шуның өчен җәннәт тиеш була. Шулай ук икенче бер кеше артык уйламыйча Аллаһны ачуландыручы бер сүз сөйли һәм шуның аркасында күк белән җир арасыннан ераграк булган җәһәннәмгә төшә” (Тирмизи, Нәсәи).
Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Адәм баласының яхшылыкка өндәү, начарлыктан туктату һәм Аллаһны искә төшерүдан кала һәр әйткән сүзе үзенә каршы булачак» (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи).
Имам ән-Нәвави «Әл-әзкәр» китабында әйтә: «Бел ки, дини вазыйфалар белән йөкләнелгән һәр кеше телен файда булмаган сүзләрдән сакларга тиеш. Әгәр дә сөйләве белән сөйләмәве бертигез булса, ул вакытта аны калдыру сөннәт. Чөнки мөбах сүз кешене мәкруһ яки хәрам сүз сөйләүгә этәрергә мөмкин».
Тел белән кыла торган гөнаһларга килсәк, алар түбәндәгеләр: ялган, гайбәт сөйләү, сүз тарату, сүгенү, кешене мыскыл итү, түбәнсетү.
Кешеләр күп вакытта гайбәт сөйләүдән курыкмый. Киресенчә, алар гайбәт сөйләп тәм таба. Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с): «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» - диде. Кешеләр: «Аллаһ һәм Аның илчесе белүчерәк», - дип җавап бирде. Ул әйтте: «Гайбәт – ул кардәшеңне яратмый торган ягы белән исә алу». Бер кеше сорады: «Әгәр дә минем әйткән сүзем кардәшемдә булса?» Ул әйтте: «Әгәр әйткән сүзең анда булса, син аның турында гайбәтен сөйләдең. Әгәр дә булмаса, син аңа яла яккан буласың» (Нәсәи).
Аллаһ Тәгалә гайбәт сөйләүнең чирканыч бер гамәл икәнлеген күрсәтеп, Коръәндә шулай ди: «Бер-берегезне яманламагыз. Әллә сезнең берегез үлгән кардәшенең итен ашарга телиме? Сез бит аннан (үлгән кешенең итен ашаудан) чирканасыз. Аллаһның (газабыннан) сакланыгыз. Дөреслектә, Аллаһ Тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле Зат» (Хуҗурат – 12).
Аллаһ Тәгалә бу аятьтә кешенең намусын пычратуны, гайбәтен сөйләүне җаны чыккан кешенең итен ашау белән чагыштыра. Итен ашаучы кешедән мәет үз-үзен яклый алмаган кебек, гайбәте сөйләнелгән кеше дә үзен гайбәт сөйләүчедән яклый алмый, чөнки ул аның янында түгел, аны күрми һәм ишетми.
Ибнүл-Мөбарәк әйтә: «Әгәр дә мин берәр кеше турында гайбәт сөйләргә теләсәм, әти-әнием турында гайбәт сөйләр идем. Чөнки алар минем әҗер-савабыма күбрәк лаеклы».
Тел белән кыла торган гөнаһларга шулай ук сүз йөртү дә керә. Гарәп телендә сүз йөртү «нәмимә» дип атала. Нәмимә – кешеләр арасын бозу, аларның дәрәҗәсен төшерү нияте белән ишеткән һәр сүзне сөйләүне аңлата. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Һәр сүз йөртүче, яманлаучы кешегә газап булсын!» (Һүмәзәһ – 1).
Ибн Габбәстан (р.г) «Аллаһ газап булу белән куркыткан «Һүмәзәһ» кем ул?», - дип сорадылар. Ул әйтте: «Ул - сүз йөртүче, кешеләр арасын аеручы, аларның намусын пычратучы».
Борынгылар шулай дип әйтте: сүз йөртүче бер сәгать эчендә сихерче бер айда боза алмаган нәрсәне боза. Менә шуңа күрә дә сүз йөртүче турыдан-туры җәннәткә керми. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Сүз йөртүче (нәммәм) җәннәткә керми» (Бохари).
Сүз йөртүче кеше башта кабердә газаплана, ә аннан соң җәһәннәмдә газап күрә. Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г) шулай ди: «Бервакытны Мөхәммәд (с.г.с) ике кабер яныннан узды. Ул әйтте: «Дөреслектә, алар икесе дә газаплана, ләкин саклануы бик үк авыр булган гөнаһлар өчен түгел. Аларның берсе сидегеннән пакьланмады, ә икенчесе сүз йөртә иде». Шуннан соң ул бер ботак алып, аны икегә сындырды һәм аларны ике кабергә кадады. Кешеләр сорады: «Йә Аллаһның илчесе! Син нигә шулай эшләдең?» Ул әйтте: «Бәлки шушы ике ботак корганчыга хәтле Аллаһ аларның хәлен җиңеләйтер» (Бохари).
Әбү Ләһәбнең хатыны җәһәннәмдә газаплануының бер сәбәбе сүз таратып, кешеләргә зыян китерүенә бәйле. Аллаһ Тәгалә аны ачуланып Коръәндә шулай ди: «(Әбү Ләһәб) ялкынлы утка керәчәк һәм аның утын ташучы – сүз йөртүче хатыны да утка керә» (Мәсәд: 3-4).
Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г), Мүҗәһид, әс-Судди, әл-Фәрра исемле тәфсир галимнәре «утын ташучы» дигән сүз күчерелмә мәгънәдә «сүз йөртүче»не аңлата диделәр. Утын ут кабызырга ярдәм итсә, сүз йөртү кешеләр арасында дошманлык һәм нәфрәт хисе кабызырга ярдәм итә.
Шулай ук Нух белән Лут пәйгамбәрләрнең хатыннары да сүз йөрткәннәре өчен җәһәннәмгә кертеләчәк. Аллаһ Тәгалә әйтә: «Аллаһ кәферләргә мисал итеп Нух һәм Лут (пәйгамбәрләр) хатыннарын китерде. Алар колларыбыздан булган ике яхшы колның (хатыннары) иде һәм алар икесе дә аларга хыянәт итте. Алар икесе дә (пәйгамбәрләр) аларны (хатыннарын) Аллаһның (газабыннан) коткара алмады. Аларга: «Утка (җәһәннәмгә) керүчеләр белән бергә утка керегез», - дип әйтелде» (Тәхрим – 10).
Габдуллаһ ибн Габбәс (р.г) бу аятьне аңлатып шулай ди: «Бер пәйгамбәрнең хатыны да зина кылмады. Аларның ирләренә хыянәт итүләре дин белән бәйле булды. Нух пәйгамбәрнең хатыны кешеләргә ире турында: «Ул акылдан язган», – дип әйтә иде. Ә Лут пәйгамбәрнең хатыны ире янына килгән кунаклар хакында кешеләргә хәбәр итте». Ягъни бу ике хатын да ирләрен кешеләргә яманлап, аларның серләрен сөйләп йөрде һәм шул сәбәпле җәһәннәмгә керделәр.
Аллаһ Тәгалә барчабызны да тел афәтеннән сакласын, аны бары тик хәерле сүзләр сөйләүдә генә кулланырга ярдәм итсен!
Алмаз хәзрәт Сафин.
Фото: freepik.com
Комментарийлар