Борынгылар: «Кеше әйберенә тисәң, кулың корыр», - дигәннәр. Урлашуның начар гамәл икәнен кечкенәдән белеп үсәбез. Дөньяны таный башлагач ук, һәр адымда әдәп-тәртип кагыйдәләрен өйрәтү башлана. Балалар бакчасында булсынмы, мәктәптәме - начарлыкка өндәү юк. Гаилә турында әйтеп тә тормыйм: һәр ата-ананың баласын тәртипле, яхшы итеп күрәсе килә.
Сораусыз алган әйбернең урлау икәнен кечкенәдән белеп үстем. Тик, безнең илдә урлашмыйча яшәп булмый, дигәннәре хак, ахрысы. Түрәләр урлый, алардан калганын түбәндәгерәкләр «чәлдерә». Кем нәрсә булдыра ала: җырдан алып корабльләргә кадәр урлап сатылган илдә яшибез бит. Урлау көнкүреш гамәлебезгә керде. Таланган бай илебезнең фәкыйрьлеген гади халык ачык күрә, нәфрәтләнә. Өстәгеләр урлагач, нигә безгә урламаска әле, дип, үзен-үзе аклый-аклый, гөнаһка бата бара. Ә бит пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дип боерган: «Аллаһка ышанган кеше калебендә иманы булган хәлдә урламас».
Элек колхоз-совхоз җирләрендә чөгендер, суган, кишер ише яшелчәләр үстерүдә эшләп үстек. Өйгә кайтканда, эшләгән хакка, дип, сумка төбенә салып кайта идек уңышны. Басу башына этләр белән милиция дә бастырып куялар иде. Кая инде, авыл хатын-кызларын, бала-чагаларын тотарсың алай гына! Шулай тиеш и все! Ә хәзер инде ул җирләр аерым фермерлар кулында. Авыл халкы ялланып эшли аларга, көнлек акчаларын кулларына тоттырып, яшелчәсен биреп кайтара хуҗа. Болай оештырылган эшнең отышлы икәнен белә ул: урлашуга юл куелмый, эшче дә гөнаһка керми. Шәригать кануннары буенча, урлаган кешенең бармак чугыннан алып терсәккә кадәр кулын чабу каралган. Коръәннең «Маидә» сүрәсендә моның турында: «Карак ирнең һәм карак хатынның кулларын чабып ыргытыгыз, кәсеп иткәннәренә карата һәм Аллаһтан гыйбрәт булсын өчен! Аллаһ - гыйззәт, хикмәт иясе! Әгәр берәү, золымлык кылып, соңыннан тәүбәгә килсә һәм төзәтсә, әлбәттә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итәр. Хакыйкатьтә, Аллаһ - ярлыкаучы, рәхимле!»- диелә. Бик куркыныч җәза! Урлау бит әле ул кеше малын хаксыз үзләштерү генә түгел, базар-кибетләрдә бәяне чиксез арттырып сату, товарны ким үлчәү, акчаны арттырып алу һ.б. да. Күз алдыгызга китерегез инде хәзер: кайсыбыз гына исән кул белән йөрер иде икән бу җирдә?!.
Әй, без бит кешенекенә тимибез, дәүләтнеке, диясебез килә. Тик дин бит аерып әйтмәгән, искәрмәләр дә юк - урлау гөнаһ һәм вәссәләм!
Ә бит үз көчең белән тапкан малның куанычы күбрәк тә, бәрәкәтлерәк тә. Нинди матур, якты йортлар салып, мәчетләргә ярдәм итеп яшәүче тәкъва гаиләне беләм. Аларның байлыгы - гаилә. Бер-берсенә ярдәмләшеп яшәүчеләр алар. Мал бүлешеп, хәрамләшеп йөрмиләр. Хаҗга барырга да бар, зәкятне дә бирергә җитә аларның хәләл акчалары. «Кешеләрнең шикле карашларын сизәбез, тик Аллаһны алдап булмый, үз көчебез белән тырышып тапканыбыз белән көн күрәбез», - ди гаилә башлыгы. Ә калебе зәгыйфь булган кеше өчен иң зур байлык иман түгел, ә акча, дөнья малы... Шуңа күрә ул үзен бурга санамый да.
Иң аянычы - бу начар күренеш изге йортларда да очрый. Һәрбер йортка, һәрбер кибеткә, банкка, бакчага, гаражга, кеше кесәсенә сак куеп җитешеп буламыни?! Ә ул сакчы үзе урламас дип кем гарантия бирә? Кешенең кешегә ышанычы юк бит бүген. Авылда, ичмасам, карак кешенең җиде буын нәселенә кадәр беләләр, ә шәһәр җирендә күзгә бар кеше дә угры булып күренә...
Бай илебезнең хәерчелеккә төшүенең сәбәбе - караклыкның артуында гына түгел, ә диннән ерагаюда да. Дин бит әле ул намаз уку белән хаҗ кылу гына түгел, ул үз эченә күп нәрсәне ала, шуларның иң мөһиме - кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте. Угрылык кылыныр да онытылыр, ә рәнҗеш дигәне болай гына китәрме?! Бу дөньяда җәзасы булмавына сөенеп яшәгәнче, алдагысын уйларга кирәк. Барысын да күреп торучы Аллаһы Тәгалә каршында канлы күз-яшьләренә чыланган байлык өчен ничек җавап тотарга?!.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар