16+

Татарстанда 1769 елда төзелгән мәчет яңадан эшли башлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында төзекләндерү үткәрелгән мәчет ачу тантанасында катнашты. Әлеге мәчет Екатерина II Указы нигезендә салынган.

Татарстанда 1769 елда төзелгән мәчет яңадан эшли башлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында төзекләндерү үткәрелгән мәчет ачу тантанасында катнашты. Әлеге мәчет Екатерина II Указы нигезендә салынган.

Чыгышы белән Түбән Бәрәскә авылыннан булган сәүдәгәр Ибраһим Борнаев Әби патшадан рөхсәт алуга ирешкән һәм 1769 елда кирпечтән шушы ике катлы мәчетне төзеткән. Совет чорларында мәчет клуб сыйфатында файдаланылган.
- Бүген татар халкы өчен зур вакыйга. Казаннан читтәге беренче кирпеч мәчет бу. Уртак тырышлык белән мәчет тулысынча төзекләндерелде. Шушы эштә катнашкан кешеләргә рәхмәт! Бу мәчеткә килүчеләр күп булыр, килергә насыйп булсын! Игелекле сәгатьтә! - дип фатиха бирде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Ленин исемендәге колхоз рәисе Илгиз Вильданов үзенең чыгышында Түбән Бәрәскә авылындагы мәчетне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимовага, төзүчеләргә рәхмәт әйтте. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Бәрәскә авылы кешеләре һәм кунаклар катнашындагы җомга намазын мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Тулырак: "Шәһри Казан"ның алдагы саннарында

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading