“Таян Аллаһка” бәйгесе 2010 елдан башлап уздырыла. Бүген җиңүчеләрне “XI Якупов укулары”ында игълан итүләре дә юктан түгел. Хәтерләсәгез, беренче бәйгеләрне Вәлиулла хәзрәт Якупов үзе оештырды, үзе башлап йөрде. Иҗатка тартылган каләмчеләрне бергә туплады, үзенең китапларын өләште. Быелгы әдәби бәйгегә дә шактый кызыклы эшләр кабул ителгән.
Әдәби бәйгеләр күп үткәрелә. Монысы язучылык белән профессиональ төстә шөгыльләнмәүчеләр арасында уздырыла. Теләгән һәркем шигърият, проза, публицистика юнәлешендә иҗат җимешләрен бәйгегә туплап җибәрә ала. Әлбәттә, тема дини кануннар, ислам дине, дини тормыш кыйммәтләрен яктырткан, куәтләгән әсәрләр булырга тиеш. Бәйгене оештыручы һәм бәяләүчеләрнең берсе “Идел” журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әйтүенчә, бәйгенең географиясе дә киң булган. Күрше республикалардан да каләм тибрәтүчеләр (10 яшьтән 45 яшькәчә) үз иҗатларын жюри карамагына җибәргән.
Конкурсның быелгы яңалыгы – әсәрләр Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына нисбәтле булуында да булган. Бәйгене Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан да оештыралар. “Таян Аллаһка” Бөтенроссия әдәби бәйгесендә язарга теләгән һәркем катнаша ала.
“Таян аллаһка!” әдәби конкурсының 2021-2022 елгы йомгаклары:
Махсус бүләк – Юсупова Рәмзия Рәүф кызы (Казан)
Шигърият:
1 урын – Галиева Гөләндәм Исрафил кызы (Түбән Кама)
2 урын – Халикова Нурфия Райнур кызы (Казан)
3 урын –Хәйруллина Гөлназ Әхәт кызы, Гаязова Нурия Тәлгать кызы (Казан)
Чәчмә әсәр:
1 урын – Фәнис Низамов-Думави (Аксубай)
2 урын – Галиева Райлә Муллаян кызы (Әтнә)
3 урын – Мәссарова Гөлназ Җәүдәт кызы (Чирмешән)
Публицистика
1 урын – Фәттахова Лилия Тәлгать кызы (Лаеш)
2 урын – Курманова Илүзә Фирдәүс кызы (Казан)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар