Шәһри Казан

“Тәмугта үлектән аккан су эчертәчәкләр”

Җәһәннәмгә кеше үз теләге белән керә. Намаз укырга икәнен белә – укымый, ураза тотасы килми... Үзен утка ата. Тәмугтагы ут исә дөнья утыннан җитмеш мең тапкырга кайнаррак булыр.

Кыямәт көнендә без барыбыз да сират күпере аша чыгачакбыз. Чәч бөртегеннән дә нечкә, пычак йөзеннән дә үткен булган сират күпере аша ничек үтәсебезне күз алдына да китереп булмый. Әмма ничек кенә куркытса да, ул котылгысыз. “Туган авылым” мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт ЗИННӘТУЛИН безгә сират күпере турында шактый кызыклы мәгълүматлар бирде.

«Әл-Кәһф» сүрәсенең 47нче аятендә кыямәт көнендә таулар-ташлар йон кебек тетелеп, җир тип-тигез булып калыр, диелә. Елга-күлләр дә, урманнар да, без күреп күнеккән биналар да булмаячак. Барысы да җир белән тигезләнәчәк һәм ул бер ак диск формасына киләчәк. Шуннан соң кешеләр каберләреннән кубарыла. Җаннары очып килеп, һәрберсе үз тәннәренә керәчәк. Бу дөньяда нинди тормыш алып барганын карап, кешеләр төрле кыяфәттә кубарыла. Ике хатынга өйләнеп, аларга карата гадел мөнәсәбәт күрсәтмәүченең бер ягы зәгыйфь булыр, тәкәббер кеше кырмыска зурлыгында күренер, кемдер сукыр, кемдер аксак булып торгызылыр. Хисап көненә кадәр илле мең ел мәхшәр мәйданында басып торачакбыз. Кояш якынлашканнан-якынлаша барып, эсседән халык тирли, алар күлләвек булып җыелып торачак. Гөнаһының күплегенә карап, кемнеңдер тубыгыннан, кемнеңдер тезеннән, ә кемнеңдер муеныннан була. Кемдер бөтенләй батып торачак. Шул сәбәпле хисапның да тизрәк башлануын тели алар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Аллаһтан хисап башлавын сорагач, кешеләргә гамәл дәфтәрләрен китерәләр. Берәүләргә аны – уң, икенчеләргә – сул ягыннан бирәчәкләр. Соңгыларының гөнаһлары күбрәк булганга сул яктан тоттыралар.

– Кыямәт көнендә кешедән иң элек нәрсә соралачак?

Намазы турында. Бу сорауга җавабы булган кешегә калган сорауларга җавап бирү җиңел булачак, ди Пәйгамбәребез. Аларга җавап биргәннән соң, сират күпере аша чыгасы була. Сират сүзе үзе үк күпер дип тәрҗемә ителә. Без исә, бик үк дөрес булмаса да, сират сүзен дә, күперен дә кулланабыз. Сират тәмуг өстеннән салынган һәм аның икенче башында җәннәт ишекләре тора. Озынлыгы – өч мең чакрым. Безнеңчәме, кыямәт көнендәге үлчәү берәмлеге буенчамы икәне билгесез, чөнки мәхшәр мәйданында бер көн мең ел булып санала. Ул күпер туры гына түгел. Бер мең чакрымы тауга менгән, мең чакрымы тигез өслектән барган, калган бер меңе таудан төшкән кебек була.

– Аннан иң беренче булып кем үтәчәк?

– Сиратка иң элек Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) һәм аның өммәте керә. Алардан соң башка пәйгамбәрләр, рәсүл һәм нәби булган пәйгамбәрләр үтә. Аннары яхшы гамәлләре күп булганнар кертелә. Кемдер сиратны яшен тизлегендә, кемдер чабып барган ат кебек үтәчәк. Кемдер йөгереп, кемдер атлап кына бара. Вакыт ягыннан да төрлечә була, берсе йөз ел эчендә, икенчесе мең ел үтә. Күперне узганда иманлы кешеләргә юлны үзләреннән чыккан нур яктыртып торачак. Хәтта аларга тәмуг та, тизрәк узыгыз, үз нурыгыз белән утымны суытасыз дип әйтер, ди. Монафыйкларның исә нурлары ярты юлда сүнәчәк һәм алар тәмуг төбенә төшеп китеп, иң кайнар урынында мәңгегә калачак. Гөнаһлары күп булган мөселманнар да сират күперен чыга алмыйча төшеп китә. Әмма гөнаһлары яндырылып бетерелгәч, тәмугтан чыгарылалар.

Сират күперен уза алганнар туп-туры җәннәткә эләгәме?

Сират күпереннән үткән вакытта да сораулар бирелә, анда тукталышлар да булачак әле. Иң беренче иман турында сораячаклар. Икенчесе – намаз уку, өченчесе – зәкят түләү, дүртенчесе – ураза тоту, бишенчесе – хаҗ, алтынчысы – әти-әнигә буйсыну, туганлыкның кадерен белү, ә җиденчесе – тәһарәтле килеш йөрү турында. Аларга җавап бирә алмаган кеше тәмугка төшеп китә. Бер караганда гап-гади сораулар болар. Кызганыч, арабызда шул җидесенең берсен генә булса да үтәргә авырсынучылар бар.

Реклама

Күперне чыккач, алар каршында ике чишмә пәйда була. Берсендә юынып чистарыналар, икенчесеннән су алып эчәләр. Шуннан җәннәткә кертелә башлыйлар. Җәннәт ишекләре берничә була һәм кая керәсе кешенең дәрәҗәсенә карап билгеләнеләчәк. Яхшы гамәлләре күбрәк булганнарның урыны биектәрәк була. Иң зур дәрәҗә Пәйгамбәребез (с.г.с.)гә бирелә. Җәннәтнең иң биек баскычы “әл-вәсилә” дип атала, анда Мөхәммәд пәйгамбәр берүзе керәчәк. Безнең өчен иң югары дәрәҗә – җәннәтнең фирдәвес дигән бакчасы. Җәннәт ишекләре бик күп, аларның төгәл саны да билгеле түгел, чөнки җәннәт үзе сигез каттан тора.

– Сират күперен чыкканда бер-береңә булышу булачакмы?

– Анысы Пәйгамбәребез шәфәгате дип атала. Кайбер галимнәр әйтүенчә, Пәйгамбәребез үзенең өммәтен бер корабль сымак әйбергә утыртып алып чыгачак. Кул биреп булышу, күтәреп алып чыгу, арттан этеп барулар булмый.

– Хәзрәт, сират күперен ничек тиз һәм җиңел үтәргә? Бу дөньяда ук хәстәрен күрә башларгадыр бит?

Иң беренче чиратта мөселман булырга тиешсең. Мөселман булгач, Аллаһ кушканнарны үтәү, Ул тыйганнардан тыелу шарт. Татар кешесе үзен мөселман дип саный, әмма динне тотмый. Елга ике тапкыр гает намазына барып кайту, Коръән ашы үткәрү әле ул диндә булу дигән сүз түгел. Бу дөньяда юлы тар булган кеше өчен сират күпере киң, киресенчә юлы иркен булганга тар күренәчәк, ягъни гөнаһы күп булганга күпер таррак була.

Тәмуг турында да сөйләгез әле. Ул чынлап та шулай куркынычмы?

– Җәһәннәмгә кеше үз теләге белән керә. Аны анда беркем дә мәҗбүриләп атмый. Намаз укырга икәнен белә – укымый, ураза тотасы килми, зәкят түлисе килми, гөнаһлардан тыелмый. Ул үз юлын үзе сайлый, үзен утка ата. Тәмугтагы ут исә дөнья утыннан җитмеш мең тапкырга кайнаррак. Анда үлем булмый, моның кадәр кайнарлыктан кеше тиз генә үлеп китә дип уйларга кирәкми, газабы озакка сузылачак. Тиресе янып беткәч, Аллаһы Тәгалә тагын бер кат тиресен үстерә, аны кабат яндыралар. Газап күбрәк булсын өчен, кеше тәмугта зурая. Бер хәдистә әйтелгәнчә, бер иңбашынан алып икенче иңбашына кадәр атлы кеше өч көн барыр, ә теше тау зурлыгында булыр, ди. Ашыйсы килгән кешегә зәккум агачының бик ачы һәм энәле җимешен бирәләр. Аны йотып булмаячак, тамакта тыгылып калачак. Эчәсе килгән кешегә үлектән аккан су бирәләр. Анда шулай ук чаяннар, еланнар була, алар кешене килеп чагып китәчәк. Ә беркая кача да алмыйсың, җәһәннәмне унтугыз фәрештә саклый. Шушы хәлгә дучар булмас өчен, Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, шайтан ялганына бирешмичә яшәргә тиешбез.

Фото: https://pixabay.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: