16+

Төрле бәла-казалар килү сәбәбе – безнең гөнаһларыбыз

Белем алу өчен укуны бик яратып бетермәсәк тә, бернәрсәне анык аңларга тиешбез: гыйлемсез үсеш була алмый.

Төрле бәла-казалар килү сәбәбе – безнең гөнаһларыбыз

Белем алу өчен укуны бик яратып бетермәсәк тә, бернәрсәне анык аңларга тиешбез: гыйлемсез үсеш була алмый.

Кешелек дөньясы да гыйлем сәбәпле генә алга китә. Сезнең кулыгызда булган телефон, планшет, компьютер да озак еллар буе уку, өйрәнү, төрле ачышлар, тәҗрибәләр сәбәпле пәйда булган. Бүген без куллана торган барлык уңайлыклар да – гыйлем җимешләре. 

Шуңа да динебездә укуга, гыйлем алуга зур урын бирелә. Раббыбыз да гыйлем алучыларга зур әҗерләр вәгъдә итә һәм аларны зур дәрәҗәләргә күтәрермен, ди: «Сездән иман китереп итагать иткән вә белем иясе булган мөэминнәрне Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрер» («Мүҗадәлә» сүрәсе, 11нче аять). 
Әмма, кардәшләрем, дөньяви гыйлем алу белән генә чикләнеп калмыйча, динебез турында да укырга, динне өйрәнергә кирәк. Чөнки дөньяви гыйлем бу дөньяда кирәк булса, ислам, иман турында белү безне ахирәттә уңышка илтәчәк, бәхетле итәчәк. Шуңа без, мөселманнар, ике дөньяны да тигез итеп алып барырга бурычлыбыз. 

Хәзер менә мәчет-мәдрәсәләрдә укулар башланып китте, анда да йөрергә тырышыйк. Мәдрәсәгә йөрмәсәк, динебез турында мәгълүмат алмасак, нинди гамәлләрнең – саваплы, ә кайсыларының гөнаһлы булганын, хәләл ризыкның харамнан нәрсәсе белән аерылганын каян белербез соң?! Боларны да белмәсәк, күңел тынычлыгы табарбызмы? Булган нигъмәтнең дә куанычын күрә белмәвебез мөмкин бит... Шуңа да, кардәшләрем, динебезне дә өйрәник. 

Белмичә ашалган харам ризыкның, белмичә кылынган гөнаһлы гамәлләрнең төрле тән һәм күңел авыруларына, башка төрле проблемаларга дучар итүе бар. Чөнки безгә төрле бәла-казалар килү сәбәбе – безнең гөнаһларыбыз. Ә динебез турында өйрәнмәсәк, боларны каян белербез соң?! 

Кардәшләрем, шуны истә калдырыгыз: Аллаһы каршында белүчеләр белән белмәүчеләр бертигез дәрәҗәдә булмаячаклар. Һәрвакытта да гыйлем ияләре өстен булачак. «Әйт, белүчеләр белән белмәүчеләр бер дәрәҗәдә булырмы? » («Зүмәра» сүрәсе, 9нчы аять).

Раил Фәйзрахманов
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик файдалы мәкалә

    Мөһим

    loading