16+

«Уылдык чәчкәндә балыкларның тынычлыгын бозарга ярамый...»

Татарстан сулыкларында 25 апрельдән 5 июньгә кадәр “Уылдык – 2024” оператив-профилактика операциясе барды.

«Уылдык чәчкәндә балыкларның тынычлыгын бозарга ярамый...»

Татарстан сулыкларында 25 апрельдән 5 июньгә кадәр “Уылдык – 2024” оператив-профилактика операциясе барды.

– Уылдык чәчкәндә балыкларның тынычлыгын бозарга ярамый. Куйбышев сусаклагычында су кимүләр болай да маймычларның үлеменә этәрә. “Балык-Булсын!” (“Рыбе-Быть!”) акциясе кысаларында республика сулыкларында балыклар уылдык чәчсен өчен 24 чакрым озынлыкта махсус җайланмалар урнаштырылды. Акциядә табигатькә битараф булмаган 1300 кеше, шул исәптән, яшьләр дә катнашты, – диде Татарстанның биологик чыганаклар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мутахаров.
“Уылдык” операциясе игълан ителгән вакытта сулыкларда сәнәгать күләмендә балык тоту, көймә белән кереп балык тоту катгый тыела. Һәвәскәрләргә, фәкать яр буенда, ике энәдән артмаган бер кармак белән генә балык тотарга рөхсәт.
– Сулыкларда 3052 рейд үткәрелде, җинаять сыйфатындагы 34 очрак ачыкланды, кагыйдә бозган 828 кеше административ җавапка тартылды, – диде Радик Мутахаров.
Казан елга портында линия бүлеге җитәкчесе Игорь Разрывин сөйләгәнчә, полиция хезмәткәрләре Идел, Чулман һәм Нократ елгаларына 170 рейд үткәргән, 138 кеше административ җавапка тартылган, ә 22 кешегә җинаять эше кузгатылган. “Уылдык” операциясе игълан ителгән вакытта кагыйдәләрне бозган өчен 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салына.
Балыкны ятмә белән тотсаң, монда инде штраф түләп кенә котыла алмыйсың.
– Рөхсәтсез рәвештә ятмә белән балык тотучылардан 600 метр ятмә тартып алынды, – диде Игорь Разрывин.
Радик Мутахаров әлеге ятмәләрнең кулланышка яраклы өлешләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатылганлыгын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading