16+

Тәравих намазы турында 4 сорау 

Газета укучыларыбыздан тәравих намазына кагылышлы сораулар килеп иреште. Аларга Әмәт мәчете бистәсе имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Тәравих намазы турында 4 сорау 

Газета укучыларыбыздан тәравих намазына кагылышлы сораулар килеп иреште. Аларга Әмәт мәчете бистәсе имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Авыру аркасында ураза тота алмаганда тәравих намазы уразаны алыштыра аламы?
– Уразаны намаз алыштыра алмый. Тәравих намазы ул – сөннәт, аның өчен аерым савап языла. Ә ураза тоту – фарыз. Авыруыгыз сәбәпле, уразаны Рамазан аенда тота алмасагыз, сәламәтләнгәч, казага калдырып тотарга була. 

– Тәравих ул нәрсә дигән сүз һәм ул мәҗбүри укылырга тиеш намазмы?
– Тәравих сүзе ял итү дигәнне аңлата. Тәравих намазы егерме рәкәгатьтән тора. Аны ястү намазыннан соң укыйлар. Дүртәр рәкәгатьле итеп бишкә бүлеп укыгач, һәр дүрт рәкәгатьтән соң, ял итәсең. Егерме рәкәгатьне дә укыгач, витр намазын укыйсың. Тәравих намазы, әйтүемчә, сөннәт. Аны укымаган өчен гөнаһлы булмыйсың. Әмма Рамазан аенда укыла торган бу намаз бик саваплы. Мөселман кешесе аны укырга тырышырга тиеш. 

– Тәравих намазын фәкать ураза тоткан кеше генә укыймы? 
– Авыру сәбәпле уразага керә алмаган кеше дә укый ала.  

– Тәравихны мәчеткә бармыйча өйдә ялгызың гына укырга ярыймы?
– Өйдә укырга ярый, тик мәчеттә уку саваплырак. 
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading