16+

Ретроградлы Меркурий: тын ал, үткәнгә караш ташла

Быелгы оптик иллюзия безгә нәрсәләр вәгъдә итә?

Ретроградлы Меркурий: тын ал, үткәнгә караш ташла

Быелгы оптик иллюзия безгә нәрсәләр вәгъдә итә?

26 февральдә быелның беренче ретроградлы Меркурий чорына аяк бастык. Астрологлар хаос, эмоциональ тотрыксызлык һәм язмышның көтелмәгән борылышлары белән бәйләгән бу күренеш 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.

2026 елда аралашу һәм логика планетасы булган Меркурий өч мәртәбә ретроградлылык фазасына керәчәк. Алар барысы да су билгеләре йолдызлыгына туры киләчәк. Астрологлар сүзләренчә, гадәттәге техник хаталар һәм тоткарлыклардан бигрәк, бу чорлар үз-үзеңә колак салу һәм үткәнгә яңадан караш ташлау мөмкинлеге белән үзенчәлекле.

Ретроградлы Меркурий нәрсә ул?
Ретроградлы Меркурий дип астрологлар оптик иллюзияне атый. Бу чорда планета артка хәрәкәт итә башлагандай тоела. Чынлыкта исә, Меркурий үз орбитасында хәрәкәтен дәвам итә, әмма Җир һәм Меркурийның Кояш әйләнәсендәге тизлеге аерыла, шуның нәтиҗәсендә үзенчәлекле визуаль эффект барлыкка килә. Бу шәхси тормышка йогынты ясый, глобаль процессларга кагылмый, дип санала.

Ретроградлы чорлар, гадәттә, коммуникацияләр, техника һәм килешүләрдә хаталар ихтималы белән бәйле. Астрологлар исә, бу цикллар очраклы түгел, ди – алар безгә акрынаерга, хисләребезне тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә. Быелгы ретроградлы Меркурий дөрес фикернең ашык-пошык түгел, ә тынлыкта туу хакында өч тапкыр искә төшерәчәк.

26 февраль – 20 март: Меркурий Балык йолдызлыгында
Беренче ретроградлы чор, әйткәнебезчә, 26 февральдән 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда планета Балык йолдызлыгында булачак. Әлеге вакыт аралыгында эчке тынычлыкны сакларга, мәгълүматны тикшерергә, азрак сөйләшергә һәм күбрәк тыңларга киңәш ителә.

Астрологлар искәрткәнчә, эмоциональ томан һәм уйлар чуалуы мөмкин, документларда ялгышлыклар җибәрү, соңга калулар һәм расписаниедә буталчыклар килеп чыгу ихтималы арта. Бу атналарда эчке тынычлыкны сакларга: нәтиҗә ясарга ашыкмаска, мәгълүматны өстәмә тикшерергә, азрак сөйләргә һәм күбрәк тыңларга киңәш ителә. 

29 июнь – 24 июль: Меркурий Кысла йолдызлыгында
Икенче ретроградлы чор 29 июнь – 24 июльгә туры киләчәк, планета Кысла йолдызлыгында булган вакыт. Астрологлар билгеләп үткәнчә, Кысладагы ретроградлы Меркурий безне өйгә «чакыра». Уйлар балачакка, иске хатларга, гаилә фотоларына, истәлекләргә әйләнеп кайта торган чор. Сүзләр йомшаграк, ләкин мәгънәлерәк, сөйләшүләр тирәнрәк сыйфат ала. 

Бу иске дуслар яки туганнар белән очрашу өчен кулай вакыт. Аралар бозылган кешеләр белән татулашу, йортта уңайлы шартлар урнаштыру да яхшы булыр. Ләкин яңа торак сатып алуны кичектереп торсаң яхшы. Моннан тыш, техник кыенлыклар, коммуналь хезмәтләр эшендә өзеклекләр, документлар белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

24 октябрь – 13 ноябрь: Меркурий Чаян йолдызлыгында
Өченче ретроградлы чор октябрь ахырында – ноябрь уртасында Чаян йолдызлыгында булачак. Бу вакытта яшерен фактлар, иске вәгъдәләр һәм онытылган мәсьәләләр калкып чыга. Энергияне психологик юнәлешкә, документларга анализ ясауга һәм финанс тикшерүләр үткәрүгә юнәлтсәң файдалы.
Астрологлар бу чорда кредитлар алудан, акча бирүдән һәм зур инвестицияләрдән сакланырга киңәш итә. 

Кемгә ныграк йогынты ясый?
Меркурийнең йогынтысы үзен аеруча нык Игезәкләргә һәм Кызларга сиздерәчәк. 2026 елда ретроградлык Балык, Кысла һәм Чаян кебек су билгеләрендәге чорда күзәтелә, шуңа күрә бу йолдызлык вәкилләренә аеруча тәэсир итәчәк.

Йогынты эмоциональ авырлыклар, онытучанлык, гадәтләнгән фикер схемаларын үзгәртергә туры килү рәвешендә чагылыш табачак.

Ретроградлы Меркурий чорында нәрсә эшләргә?
Астрологлар фикеренчә, ретроградлы Меркурий – яңа башлангычлар өчен түгел, ә иске эшләрне яңадан карау, төзәтү һәм тәмамлау өчен уңайлы вакыт.

Төп киңәшләр:
Иске идеяләр һәм проектларга кире кайтыгыз.
Белемегезне яңартыгыз, инде башкарылган эшләрне кабат тикшерегез.
Элеккеге танышлар һәм дуслар белән аралашуны торгызыгыз.
Таныш урыннарга сәяхәткә барыгыз, туганнар янына кайтып килегез.
Көндәлек языгыз, тыныч сулыш алу, медитация, су буенда йөрү кебек тынычландыру күнегүләрен гамәлгә кертегез.
Архивлар белән эшләгез, хаталарны төзәтегез, килешүләрне яңадан тикшерегез
Бу чорда тизлек һәм төгәллек таләп ителгән карарлардан сакланырга киңәш ителә.

Ретроградлы Меркурий вакытында нәрсә эшләргә ярамый?

Меркурийның «артка чигенү» чоры яңа башлангычлар һәм мөһим карарлар өчен яраксыз вакыт булып санала. Астрологлар катгый рәвештә түбәндәгеләрне киңәш итми:

Машина, йорт, кыйммәтле техника сатып алу
Яңа эш башлау, бизнес ачу
Яңа эшкә урнашу
Мөһим килешүләр имзалау
Өйләнешү, яңа партнерлык башлау
Мәгълүматларны тикшермичә дәвалану башлау

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading