16+

Фердинанд Сәләхов: “Нинди сорап йөрү булсын инде?”

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләховның зур сөенчесе бар.

Фердинанд Сәләхов: “Нинди сорап йөрү булсын инде?”

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләховның зур сөенчесе бар.

Музыка сәнгатенә үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы алдында казанышлары өчен” ордены медален тапшыру турында указга кул куйган. Фердинанд Сәләхов: “Медален күрмәдем әле”, – дип шаярта.

– Котлыйм, Фердинанд абый! Бик зур бүләк бу. Хәбәрне алдан белеп алдыгызмы, әллә сюрприз булдымы?

– Документлар җыелганын белдем инде, анысы сер түгел. Дәүләт тарафыннан бирелгән мактаулы бүләкләрне ничә яшьтә булсаң да, шатланып кабул итәсең. Милләткә, дәүләткә хезмәт итүче кешеләр синең тырышлыкларыңны бәялиләр икән, димәк, тормышың юкка узмаган. Эшләгән кешенең хезмәтен күрәләр, шөкер. Сәнгатькә, мәдәнияткә игътибар зур. Сәнгать кешеләренә дә игътибар бар, эшләгән кешеләрнең хезмәтен дә бәяләп торалар. Зарланырлык түгел.

– Бүләкне сорап алучылар да була. Моңа ничек карыйсыз?

– Ульяновскида Татарстанның мәдәният көннәреннән соң “Татарстанның атказанган артисты” исемен алдым. Бу исем бирелү турында бер ай белмәдем. Ул вакытта телефоннар, кул астында гына вакытлы матбугат та юк. Бер айлап гастрольләрдә йөрдем. “Татарстанның халык артисты” исемен Мәскәүнең Кремль сараенда “Эскадрон”ны башкаргач алдым. Концерттан соң, премьер-министр Мөхәммәт Сабиров җыеп алды да җитәкчеләрне: “Сәләховка исем бирергә”, – диде. Ул вакытта нинди сорап йөрү булсын инде? Партия, җаваплы кешеләре булды. 

– Хәзер мактаулы исемнәрне еш бирәләр. Аеруча “атказанган артист” исемен...

– Мактаулы исем алырга теләүчеләргә документларына кул куйганым булды. Дөрес, кайвакыт чыннан да, эшләп торган кешеләр игътибардан читтә кала ала. Артистлар да, шөкер, күп. Ләкин бу – дәүләт тарафыннан игътибар юк дигән сүз түгел. Хәзер мактаулы исем алу җиңелрәк. Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова репертуарында башкорт җырлары күп. Әмма аңа карамастан алар Башкортстанның халык артистлары булмадылар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading