16+

Театрда авыз ачу хикмәтләре...

Тинчурин театрына “Казан егетләре”н карарга бардым әле. Билет булмасмы дип сайтларына кергән идем, өч билет калган.

Театрда авыз ачу хикмәтләре...

Тинчурин театрына “Казан егетләре”н карарга бардым әле. Билет булмасмы дип сайтларына кергән идем, өч билет калган.

Иң югарыдагы рәтләрдә. Ала башладым. Түләдем кебек, әмма “ошибка” чыгара. Алып өлгергәннәр димәк. Сайтны яңарттым – берәү калган! Ашыга-ашыга алдым.  Өлгердем. Иң соңгы рәт, иң кырыйдагы урын. Шөкер!

Спектакль әйбәт кенә үзе. Көләсе килгән кеше кич буе көлеп утырды. Мин алай көлеп утырырга яратмыйм бит үзе, елмаеп утыргаларга туры килде. Казан егетләренең Казанга кайтып китүләрен күзәткәндә күзгә яшьләр дә килде әле. Ярый, сүзем ул турыда түгел. Сүзем авыз ачу турында. Ифтар димәгәнемә ачуланмассыз шәт.

...Янәшәмдә бер бабай утыра, янәшәсендә әбисе, балалары, кызлары. Уразада икән болар. Спектакль башланганчы ук авыз ачу турында сөйләшә башладылар. Спектакль башлангач та чыш-пыш киләләр: “ничә минут калды?”, “20 минут”, “6 минут”... Сәхнәдә ниндидер мавыктыргыч өлеш булган ахры, спектакльгә кереп киттеләр болар. Берзаман берсе катырак кына пышылдап кычкырды: “ник авыз ачмыйсыз???” Ашык-пошык пакетларын тартып чыгардылар, савытларын шул пакет өстенә җәеп салдылар да, авыз ача башладылар.

Пешкән ит, бәрәңге, кыздырылган суган... Әлеге тәгамнең исе турында әйтеп тормыйм. Ризыклары, чыннан да, тәмле. Печәнгә, чөгендер “матикларга” барганда әбәдләп алулар искә төште. Сез дә хәтерлисездер әле. Алгы рәтләрдә утыручы, пластик шешәдәге су белән генә авыз ачып куйган (ураза тотучылар турында әйтүем) спектакль караучылар минем күршеләргә кызыгып, көнләшеп тә куйгандыр әле.

Ярый, авыз ачу тәмам. Бабай телефонын кабызып, авыз ачканнан соң укыла торган дога язылган фотоны эзләп тапты да, дога укый башлады. Үзе укып бетергәч, әбигә дә бирде – “укымыйча ярамый!”. Бераздан чәй бармы әле безнең дип сорап куйды бабай. Әбекәй исә... кечкенә булмаган термос тартып чыгарды. Совет заманнарыныкы ук булмаса да, без колхозда эшләгән вакыттагы кебек иде ул термос. Көчкә-көчкә, көчәнә-көчәнә, мышный-мышный ачылды ул барыбер. Һәм... пыяла стаканнарга салына башлады.

Челтерәп аккан чишмә тавышлары килә, рәхәт шундый. Тишегенә кара чәй яфрагымы, җимешме тыгылды бугай – бабай кагып-сугып төпкә җибәрде аны. Шөкер, барысы да эчтеләр, чишмә тавышларын берничә тапкыр ишетергә туры килде, ну түзәбез инде аңа гына. Сәхнәдә дә әнә Артем (Пискунов) чишмәдән су эчәргә маташа, тавышлар бергә кушылып, матур гына эффект барлыкка китерә. Аланлыкта, чишмә янында утырам кебек тоела башлады.

Авыз ачу хикмәтләре бетте бугай дип уйлап куюым гына булды... бабай кикереп җибәрде. Канәгать шундый, йөзләре алсуланып китте! Тамак туйды бит!
Беттеме? Юк икән шул әле. Инде спектакль карый башлаган гына идек, бабай белән әби, артык тәэсирләнеп китеп, көлә башладылар. Шул дәрәҗәдә ки, кайсыныңдыр итәгендә торган буш савыт-сабалы пакет... идәнгә төшеп китте.

Ә анда, әйткәнемчә, пыяла стаканнар... Ватылуын-ватылмагандыр да шәт, ну тавышы чыкты инде. Ә тагын берничә минуттан тәнәфескә пәрдә ябылды. Авыз ача-ача, беренче пәрдәнең узып китүе дә сизелмәгән икән. Тамаклары тук күршеләр дә канәгать кыяфәттә залдан юнәлделәр. Ял итеп керергә.

...Ә бәлки театрларга спектакльләрне бераз гына соңрак вакытка күчерергәдер? Ярты сәгать, бер сәгатькә. Рамазан аенда гына булса да. Ураза тотучы артистларга да әйбәт булыр иде. Авыз ачканнан соң, тәртибен китереп, намаз укып алу кирәклеген дә истә тотып. Бу бер тәкъдим генә. Киләсе елга диюем инде.

Билгеле булганча, Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading