16+

Тынычлык бетүдә үзебез гаепле?

Кешеләрдә шундый бер кимчелек бар: берәр зур казанышка ирешсә яки баеп китсә, мин-минлеге арта башлый.  Хезмәт урыныбызда югарырак вазифага куйсалар, сәүдәбездә керем артып, кыйммәтлерәк машина алып, зуррак, зиннәтлерәк йортка күчсәк, без калган кешеләргә биектә очучы кош кебек өстән карый башлыйбыз. 

Тынычлык бетүдә үзебез гаепле?

Кешеләрдә шундый бер кимчелек бар: берәр зур казанышка ирешсә яки баеп китсә, мин-минлеге арта башлый.  Хезмәт урыныбызда югарырак вазифага куйсалар, сәүдәбездә керем артып, кыйммәтлерәк машина алып, зуррак, зиннәтлерәк йортка күчсәк, без калган кешеләргә биектә очучы кош кебек өстән карый башлыйбыз. 

Аннан да куркынычы – шул дәрәҗәне, керемне биргән Раббыбыздан ерагаябыз. «Мин барысын да үзем эшләдем, тырышлыгым, белемем сәбәпле үзем ирештем, Аллаһы булышмады миңа», – дип күкрәк кагабыз. «Кая ул? Кемнең күргәне бар аны? Аллаһыны миңа күрсәтегез», – дип масаябыз. Тик Аллаһы биргән нигъмәтләрне инкарь итүдән дә куркынычрак нәрәсә бармы икән?! 

Без бит үзебез Аллаһының ярдәменнән башка гына бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Безгә зур дәрәҗәләр яуларлык, төрле һөнәрләр үзләштерерлек акылны кем биргән? Кем безгә эш урыныбызга барырга аяклар биргән? Эшебезне эшләргә кулларны кем биргән? Кемнең җиреннән йөрибез? Кемнең һавасын сулыйбыз? Менә шуларны уйлап, дөрес нәтиҗә ясый алсак, тәкәбберләнерлек бернәрсәбез дә юклыгын аңларбыз. Күз алдыгызга гына китерегез: Аллаһы бездән сәламәтлегебезне алса, көннәрдән бер көнне берәр куркыныч диагноз куеп кайтарсалар, нишли алабыз соң?..

Әнә бит, нинди акчалы, бай кешеләр дә онкология белән авырый башлыйлар, нинди генә ысуллар кулланып, чит илләргә барып, кемдә генә дәваланып карамыйлар, ә нәтиҗәсе бер дә куандырмый. 

Әгәр дә үзебезнең уңышлы кәсеп, сәүдә, сәламәтлек, гаилә бәхете кебек нигъмәтләрнең Аллаһыдан бирелгәнен танымыйча һәм Аның әмерләренә буйсынмыйча, җаныбызга тынычлык та, иминлек тә килмәячәк, киресенчә, каты газапка гына дучар булуыбыз бар. Бу сүзләргә дәлил – Коръән аяте, Раббыбыз әйтте: «Аллаһ, мисал итеп, бер шәһәрне китерде. Ул иминлектә, тынычлыкта яши иде. Ризык аңа, иксез-чиксез булып, төрле җирдән килеп торды. Тик ул (халык) Аллаһның нигъмәтләрен инкарь итеп көферлек кылды. Кылган эшләре (гөнаһлары һәм көферлекләре) өчен Аллаһ аңа ачлык һәм куркынычлык япмасын татыттырды» («Нәхел» сүрәсе, 112нче аять).

Карагыз, нинди тирән мәгънәле, уйландыра торган аять! Әгәр безнең рәхәт тормышта, тынычлыкта яшисебез килсә, бар нәрсә дә Аллаһыныкы дип танып, Аңа шөкер итеп, мин-минләнмичә, Ул таләп иткән гамәлләрне үтәп яшәргә кирәк. Шулай эшләмәсәк, көферлек кылсак, гөнаһка батып яшәүне дәвам итсәк, ачлык һәм иминлек югалган куркыныч вакытларның килүе мөмкин. Бүген бу мәсьәлә бигрәк тә актуаль, шундый заманалар җитә, ахры, дип уйлап куясың, чөнки тынычлык китә бара... Димәк, тормышыбызга анализ ясап, иманга килеп, намазга басып, тәүбә итәргә вакыт җиткәндер. Бу хакта һәркем фикерләсә иде.

Безгә барыбер...
Дөрес яшибезме яки упкынга барабызмы – безгә барыбер.
Ашаган ризыгыбыз хәләлме-хараммы – безгә барыбыер.
Кергән акчабыз хәләл юл белән табылганмы – безгә барыбер.

Никахлы гаилә корабызмы яки «гражданский брак»мы – безгә барыбер.
Балаларыбыз кайда, кем белән йөри һәм нәрсә эшли – безгә барыбер.
Балаларыбыз кем булып үсә – безгә барыбер.
Без яхшы тәрбия бирәбезме балаларыбызга – безгә барыбер.
Саваплы гамәл кылабызмы яки гөнаһлы эш эшлибезме – безгә барыбер.

Дөресен сөйлибезме яки ялганлыйбызмы – безгә барыбер.
Урлап алынган яки ришвәт биреп табылган малмы – безгә барыбер.
Гаурәт капланганмы яки шәрә йөрибезме – безгә барыбер.
Ана телебездә сөйләшәбезме яки аны белмибезме – безгә барыбер.

Аллаһы хозурына иманлы хаәттә күчәргә әзерме – безгә барыбер.
Үлчәүләребезнең игелек ягы авырмы, әллә гөнаһлысымы – безгә барыбер.
Биргән нигъмәтләре өчен Раббыбызга шөкер итәбезме – безгә барыбер.
Намаз вакыты җитсә дә, эштән тукта тормыйбыз – чөнки безгә барыбер.

Рамазан аенда да көндезен карынны ризык белән тутыруны дәвам итәбез – чөнки безгә барыбер.
Килешүләрне үтибезме, әйткән сүздә торабызмы – безгә барыбер.
Иман, Ислам, савап, гөнаһ, хәләл, харам нәрсә – безгә барыбер.
Бәла-казалар килүгә ни сәбәп – безгә барыбер.
Менә шулай яшибез, чөнки битарафлыкка чумган безләргә барысы да – агы-карасы, яхшысы-яманы – барыбер!

Раил Фәйзрахманов.
Фото: freepik.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading