16+

Ураза гаете якынлаша

28 июльдә мөселманнарга рухи пакьлек биргән һәм Аллаһыга якынайткан ураза тәмамлана.

Ураза гаете якынлаша

28 июльдә мөселманнарга рухи пакьлек биргән һәм Аллаһыга якынайткан ураза тәмамлана.

Рамазан аенда игелекле эшләр күп кылынды. Казанның һәр мәчетендә күмәк ифтарлар оештырылды. Мәҗлесләрне һәр көн оештыручы авыллар да булган. Кукмара районының Туембаш авылында инде икенче ел рәттән көн саен авыл халкы өчен ифтар ашы уздыралар икән. Әлмәт районы мөхтәсибәте «Татлы ифтар» исемле акция уздырган. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет янында һәр җомгада хөрмә җимешләре таратылган. Казанда исә икенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. «Каzan-Arena» стадионында узган ифтарга барлыгы 3 меңгә якын кеше килгән иде.
Хәйрия акцияләре дә уздырылды. Казанның «Тынычлык» мәчете ишегалдында мохтаҗлар өчен ризыклар тутырылган суыткыч куелды. «Рамазан хәзинәсе» дип аталган суыткыч даими рәвештә ипи, тәм-томнар, төрле ярмалар белән тулыландырылып торды. «Зәкят» хәйрия фонды «Сабыйга» акциясен оештырды. Аның кысаларында куелган хәйрия тартмаларында бүгенге көнгә 20976,50 сум акча җыелган. Хәйрия чаралары әле моның белән генә бетми. Рамазан тәмамлану уңаеннан 30 июльдә «Ярдәм» мәчете каршындагы мәйданда инвалид һәм ятим балалар өчен хәйрия бәйрәме уза. Чарада Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Илназ Сафиуллин, Ильяс Халиков, Ришат Төхфәтуллиннарның чыгыш ясавы көтелә. Кариев театры бәйрәм спектакле күрсәтәчәк.
Бәйрәм көнне төп чара исә «Кол Шәриф» мәчетендә уздырыла. Татарстанның барлык мәчетләрендә, шул исәптән Казанның 53 мәчетендә дә Ураза гаетенә багышланган бәйрәм вәгазьләре укылачак. «Кол Шәриф» мәчетендә гает 4 сәгать 50 минутта башлана. 5.20 сәгатьтә гает намазы укыла, 5.30 да - хөтбә. «ТНВ» телеканалыннан Ураза бәйрәме чарасыннан турыдан-туры трансляция 4 сәгать 40 минутта башлана. Илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләребез дә карасын һәм рухлансын өчен, бәйрәм вәгазен шул ук көнне сәгать 11.00дә кабатлап күрсәтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading