16+

Ураза: төп сораулар

Рамазан ае кайчан башлана?

Ураза: төп сораулар

Рамазан ае кайчан башлана?

Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 2021 елның 13 апрелендә.
Беренче тәравих намазы кайчан укыла?
Беренче тәравих намазы 2021 елның 12 апрелендә ястү намазыннан соң укылачак.
Тәравих намазы ничек укыла?
Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.
Рамазан аенда ураза ничә көн тотыла?
Ураза быел 30 көн тотыла.
Мөселманнар Ураза гаетен кайчан бәйрәм итәчәк?  
Гает намазы – 2021 елның 13 маенда.
Фитыр, фидия һәм зәкят нисабы күләмнәре нинди?
Зәкят түләү өчен нисаб 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).
Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Фитырны ничек бирергә – азык-төлек беләнме яки акчалатамы?
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да! бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек  сатып алу һ.б. өчен) тота ала.
dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading