Адәм балалары бу тормышны ничек кенә яратса да, ничек кенә озак яшәргә теләсә дә, көннәрдән бер көнне үлем барыбер киләчәк.
Бер кеше дә “мин мәңге яшәячәкмен” дип әйтә алмый – иртәме-соңмы һәркемгә җан биреп, бу дөньядан ахирәткә күчәргә туры киләчәк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм безгә нәсыйхәт кылып болай дигән: “Бу дөньядагы нигъмәтләрнең иң яхшысы ул – Ислам. Бу дөньядагы шөгыльләрнең их хәерлесе ул – Аллаһка итагать кылу, ягъни Аңа буйсыну. Нәсыйхәтләрнең иң яхшысы исә ул – үлем...
Әйе, үлем ул бик зур нәсыйхәт. Вафат булганнарга карап кеше гыйбрәтләнеп, сабак алырга һәм үзе өчен мөһим нәтиҗә ясарга тиеш.
Кешеләрнең үлеме төрле булырга мөмкин. Әлеге язмада яхшы үлем галәмәтләре турында сүз барачак...
1) Яхшы үлемнең иң күркәм билгесе ул – кәлимәне әйтеп вафат булу, ягъни кешенең соңгы сүзләре “Ләә иләәһә илләАллаһ” булса, ул Аллаһның рәхмәтенә ирешеп бакыйлыкка күчкән мәрхүм санала. Бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай диде: “Кемнең ахыргы сүзләре “Ләә иләәһә илләАллаһ” (Аллаһтан башка илаһ юк) булса, шул җәннәткә керәчәк” (шушы мәгънәдәге хәдисләрне Әхмәд, әл-Хәким, ибне Мәҗҗә җыентыкларында табып була).
2) Гыйбадәт һәм нинди дә булса яхшы гамәл кылу вакытында җан бирү. Мәсәлән, кешенең тәһарәт алганда (алып бетергән булса тагын да яхшы), намаз укыганда, уразалы чакта, мәчеткә барганда яки анда булганда, хаҗда яисә гомрәдә, дини белем алган вакытта вафат булуы хәерле үлем булып санала (әлеге мәгълүмат Әхмәд хәдисләр җыентыгында китерелә).
3) Җомга көнне яки җомга кичендә вафат булу. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Җомга көнне яисә җомгага каршы төндә вафат булган мөселманны Аллаһы Тәгалә кабер газабыннан азат итәр” (Әхмәд, әл-Фәсави, әт-Тирмизи).
4) Шаһид үлеменә охшаш үлем белән бу дөньядан китү. Әлбәттә, кешенең шаһид булу-булмавы тулысынча Аллаһ карамаганда. Шулай да, аять-хәдисләргә нигезләнеп, галимнәр кайбер үлем очракларын: “Бу – шаһид үлеме”, – дип билгели. Мәсәлән, әгәр кеше үз илен, үз йортын, гаиләсен яклап иманлы (Аллаһка ышанган) хәлдә вафат булса, шаһид булырга мөмкин. Хәдисләрдә йогышлы чирдән, эч авыруларыннан үлүчеләр, шулай ук батып, янып яки хәрабәләр астында калып һәлак булучы иманлы кешеләр дә шаһид була дип әйтелә. Бала тудырганда җан биргән мөслимә хатын-кызның да шаһид булуын раслаучы дәлилләр бар (мондый мәгълүмат Бохари, Мөслим, әт-Тирмизи, Әхмәд, әт-Тәбәрани хәдисләр җыентыкларында китерелә). Шаһид булуның үзенчәлекле күрсәткече – авыртудан җәфаланып, бу дөньядан газаплы үлем белән китү.
Хәдисләрдән билгеле булганча, шаһид булып үлүче алты өстенлеккә ия булыр: беренче кан тамчысы чыгу белән аның барлык гөнаһлары кичерелә; җан бирүгә, аңа җәннәттәге урыны күрсәтелә; ул кабер газабыннан азат ителә; шаһид кыямәт көнендәге зур куркудан имин була; кыямәттә иман киеме белән бизәлә; олуг хисап көнендә аңа 70 туганын якларга мөмкинлек бирелә; җәннәттә гаҗәеп матур хур кызларына өйләндерелә.
5) Вафат булган кешенең тәнендә дә яхшы үлемнең галәмәтләре булырга мөмкин: әйтик, йөзе агарынган булса; иреннәрендә елмаю чагылса, гомумән йөзе шатлыклы, нурлы кыяфәт алса; маңгаенда тир тамчылары бүленеп чыкса (Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: “Вафат булган кешенең маңгаенда тир тамчылары булу аның ахирәткә иманлы хәлдә күчүен күрсәтә” (ән-Насаи, әт-Тирмизи, Ибне Маҗҗә, Ибне Хиббән, әл-Хаким, әт-Таялиси һәм Әбү Ногайм).
Ахирәт тормышына хәерле, яхшы үлем белән күчү ике шартка бәйле:
1) Аллаһка ышану (иманлы булу) һәм Аның турында яхшы фикердә булу;
2) Бу дөньяда яшәгәндә яхшы, изге гамәлләр кылырга тырышу һәм гыйбадәтнең һәрвакытта да тәртиптә булуын кайгырту.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
фото: dumrt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар