Шәһри Казан

Ватанны саклаучылар өчен догалар

Шәһадә (Аллаһыдан башка илаһ юк икәнлегенә шәһадә китерү):  أَشْهَدُ أَنْ لَّا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ

Транскрипция: Әшһәдү әлләә иләһә илләллаһү вә әшһәдү әннә мүхәммәдән гәбдүһү вү расүүлүһү 
Тәрҗемә: «Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы илаһ юк. Янә шаһәдәт бирәм: Мөхәммәд - Аллаһы Тәгаләнең колы һәм илчесе».

Юлга чыкканда укыла торган дога:
اللهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنْ وَعْثَاءِ السَّفَرِ وَكَآبَةِ الْمَنْظَرِ وَسُوءِ الْمُنْقَلَبِ فِي الْمَالِ وَالْأَهْلِ 
Транскрипция: Аллааһүммә иннии әгууҙү бикә мин вә‘ҫааис-сәфәри вә кәәбатыйль-манзари вә сүүи-л- мүнкаләби фил-мәли уәл әһл.
Тәрҗемә: «И Аллаһ! Юлдагы кыенлыклардан, күргәннәремннән соң өметсезлеккә чумудан, мөлкәтемә һәм гаиләмә зыян килүдән Сиңа сыенам». 

Дошманны җиңү өчен 3 дога: 
 اَللَّهُمَّ أَنْتَ رَبُّنَا وَ رَبُّهُمْ وَ قَلُوبُنَا وَ قَلُوبُهُمْ بِيَدِكَ وَ إِنَّمَا يَغغْلِبُهُمْ أَنْتَ
Транскрипция: «Аллаһүммә әнтә раббүнә вә раббүһүм вә кулүбүнә вә кулүбүһүм би йядикә вә иннәмә йәгълибүһүм әнтә». 
Тәрҗемә: «И Аллаһ! Син - безнең Раббыбыз һәм аларның Раббысы. Безнең калебләр һәм аларның калебләре Синең хөкемдә. Безнең җиңү Синнән генә тора». (Нәвави, әл-Әзкар: 189). 
اَللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْكِتَابِ سَرِيعَ الْحِسَابِ اِهْزِمِ الْأَحْزَابَ اَللَّهُمَّ اهْزِمْهُمْ وَزَلْزِلْهُمْ ‏

Реклама

Транскрипция: «Аллаһүммә мүнзил әл-китаб сәригъ әл-хисаб, иһзим-ил-әхзаб. Аллаһүммә-һзимһүм вә зәлзилһүм». 
Тәрҗемә: «Безгә Коръәни Кәримне иңдергән һәм алдында җавап тотасыбыз булган Аллаһ!  Дошманны җиңәргә ярдәм ит. Аларның бердәмлеген таратып ташла». (Нәвави, әл-Азкар: 188).

اَللَّهُمَّ إِنَّا نَجْعَلُكَ فِي نُحُورِهِمْ، وَنَعُوذُ بِكَ مِنْ شُرُورِهمْ
Транскрипция: Аллааһүммә иннә наҗгалүкә фии нухууриһим, вә нагуҙү бикә мин шурууриһим
Перевод: «И Аллаһ, хактыр ки, без Синнән аларны бетерергә ярдәм сорыйбыз һәм аларның золымнарыннан Сиңа сыенабыз».

(Татарстан мөселманнары диния нәзарәте әзерләде)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 сентябрь 2022 - 18:57
    Без имени
    Шәһәдә: أَشْهَدُ أَنْ لَّا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ "Әшһәдү әлләә иләһә илләЛлааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбедүһү үә расүүлүһ!" Тәрҗемә: «Шәһәдәт бирәм: АЛЛАҺтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы иләһ юк. Шәһәдәт бирәм: Мүхәммәд - АЛЛАҺның колы һәм илчесе»