Шәһри Казан

Яучы Гөлназ Мөхәммәд: «Гаиләләрне аерылышудан саклап калу юнәлешендә эшләүче муллалар кирәк»

Ир белән хатын аерылышканда, моңа китергән сәбәпләргә анализ ясау, икесе белән дә сөйләшү өчен, дин әһелләренең актив эше кирәк. Татарстанның мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе урынбасары, яучылык белән шөгыльләнүче Гөлназ Мөхәммәд "Татар-информ"га биргән интервьюсында шулай дип белдергән.

"Ир белән хатын аерылышканда бик күп каршылыклы сораулар туа. Мин хатын-кыз буларак андыйлар белән сөйләшеп караганым бар, әмма бу эшне үз өстеңә алу зур әйбер. Ә ир кеше көчлерәк бит, аңарга бу вазгыятьтә ике якны да тыңлау җиңелрәк. Аерылышырга ният кылган ир белән хатын үз фикерләүләрендә бөтенләй башка дөньяга киткән булалар, шуңа күрә читтән караган кеше гаеп кемдә булуына анализ ясый ала. Дин кешеләренең бу юнәлештә басым ясап эшләүләрен телим мин. Психологик, шулай ук дини, дөньяви белемгә дә ия булган, мәчетләрдә генә утыра торган түгел, ә халык арасында йөри торган хәзрәтләр кирәк", - диде яучы.

Яучы бу юнәлештә эшләүче дәүләт программалары да кирәк дип саный. "Күбрәк үрнәк гаиләләрне күрсәтергә, халыкка дөрес яшәү серләрен җиткерергә кирәк. Идеаль гаилә юк инде ул, ачуланышучылар да бар. Әмма өйләнештең икән, яшәргә кирәк. Әгәр ир белән хатын иң критик ноктага барып җитмәсә, юк-барга игътибар итмичә яшәргә кирәк. Кризис дигән нәрсә бар инде ул. Өйләнешкәннән соң 5 ел арасында кризис булырга мөмкин. Балалар үсеп җиткәндә дә булгалый. Ир белән хатын бер-берләреннән туеп китә, шул вакытта башка кешенең ярдәме кирәк. Мондый гына психологның түгел, ә дөньяны яхшы белгән, шушы проблема белән гомер буе эшләгән кешенең ярдәме кирәк", - дип белдерде Гөлназ Мөхәммәд.

Аның фикеренчә, ирне дә, хатынны да тыңлата торган көчле ир кешеләр-муллалар кирәк. "Диния нәзарәте гаиләгә күбрәк игътибар итәргә, проблемаларны өйрәнергә, бу өлкәдә билгеле бер кеше булырга тиеш", - дип саный яучы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: