16+

«Җыр әхлакны бозмаска тиеш»

Ильяс белән быел бер дини чарада танышып киттем. Ул заманча аранжировкадагы дини эчтәлекле җырларына Коръән аятьләрен кушып башкаруы белән сокландырган иде.

«Җыр әхлакны бозмаска тиеш»

Ильяс белән быел бер дини чарада танышып киттем. Ул заманча аранжировкадагы дини эчтәлекле җырларына Коръән аятьләрен кушып башкаруы белән сокландырган иде.

Музыка һәм татарча көрәш белән җенләнгән, өстәвенә тормышын дин белән дә ныклап бәйләгән егет 2005 елда Казан дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Шунда укыган чорда курсташы Нурфия белән дуслашып китәләр. Дуслык мәхәббәткә әверелә һәм иманлы яшьләр тормыш юлларын никах җепләре белән бәйли. Гыйлемгә омтылучан егет укуын Татарстан Фәннәр академиясенең тарих институтында аспирант буларак дәвам итә. Ул бүген дә гыйльми дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшли, кандидатлык диссертациясе якларга әзерләнә. 2009 елдан алып хәзергәчә Россия ислам университетында укытучы булып эшли, педагогика һәм психология фәннәрен укыта. Кичләрен шәкертләрне татарча көрәш серләренә дә төшендерә. Ә хәзер сүзебез яшь башкаручының иҗаты хакында барыр.
- Ильяс, синең җыр сәнгатенә кереп китүең ничек булды?
- Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк бала идем. 5 нче класста укыганда, әти-әни абыйларыма баян алып бирде. Минем баянда уйнарга буй җитмәгәч, әбием Гайникамал хромка гармун бүләк итте. Шуннан гармун тартырга өйрәндем. 9 нчы класста укыганда, туган авылыма багышлап, беренче көемне иҗат иттем, ул биология укытучыбыз Мөнисә Шәйдуллина сүзләренә язылды. Аннан район сәхнәләренә менеп җырлый башладым. Студент елларында «Ягымлы яз» фестивалендә төрле уен коралларында уйнау буенча дипломант та булдым.
- Ә дини җырларны кайчанрак яза башладың?
- Беренче мөнәҗәтне, кызыбыз Исламия тугач, тормыш иптәшем белән икәүләп иҗат иттек. «Шөкер, Аллам, без дә кабат хак иманга кайтабыз, Коръән аятьләре укып үссен балаларыбыз!» дигән сүзләр бар анда. Күптән түгел шушы җырга беренче клибыбызны да төшердек. Сценарий идеясе башлыча үзебезнеке иде. Аны камилләштерүдә Ләйсән Шәяхмәтова белән Алмаз Нургалиев зур булышлык күрсәтте. Рольләрдә тулы состав белән үземнең гаиләм һәм дусларыбыз, 247 нче балалар бакчасы, РИУ, «Борнай» һәм «Әниләр» мәчетләре клип фонында төшерелде. Төшерү мөмкинлеген биргәннәре өчен Римма Галиева, Рафик Мөхәммәтшин һәм Илдус хәзрәт Фәйзгә зур рәхмәт җиткерәсем килә. Көй язарга Нурфиямнең әле тагын 300дән артык шигыре бар. Гомумән, мөнәҗәтләргә килгәндә, хәзер аларның студиядә яздырылганы дүртәү. «Әти-әнигә» дигәне быел «Яңа Гасыр» радиосының Рамазан ае хөрмәтенә «Музыкаль дистә» хитлар парадында уздырылган дини җырлар бәйгесендә ай буе лидерлык саклады. «Укы Коръән!», «Әй, бәндәм, иман китер!» җырларын да яратып тыңлыйлар. Тагын 15ләп җырны яздырып, диск чыгарасы иде дә, бик чыгымлы эш шул. Әгәр иганәче табылса, бәлки, эшләрбез дә. Мин җырлар белән акча эшләргә ниятләмим. Җырларым кемнәрнеңдер Иманга килүенә сәбәпче булсын иде.
- Иҗат җимешләрегезне танылган җырчылар үз репертуарларына алырга сорамыймы соң?
- Кайбер җырчыларның җырларыбызны башкарырга рөхсәт сорап килгәне бар. Аларга «Әхлакны бозучы элеккеге җырларыгыздан баш тартырга ризамы?» дигән сорау куям. Икеләнеп калалар. Ислам дине кануннарын үтәп, дини-тәрбияви җырлар гына башкарырга ризалашкан җырчыларга җырыбызны бүләк итеп бирә алам. Җырыбыз җырчының яшәү рәвешендә дә чагылырга тиеш. Әмма мондый «корбан»га ризалашкан җырчы юк әле.
- Ильяс, җырга, музыкага карата ислам динендә төрле карашлар яши бит. Син бу хакта ни уйлыйсың?
- Башта музыка белән диннең йогынтысы шулай капма-каршымы икәнни дип уйга баткан идем. Берара музыкадан ваз кичеп тә тордым. Икеләнүләр өченче курсларга кадәр дәвам итте. Гарәп нашидларын ишеткәч, үз-үземә «гарәпләр җырлый икән, ни өчен татар кешесе мөнәҗәтләр җырламаска тиеш?» дигән сорауны бирдем. Әлбәттә, музыкаль инструментларга билгеле таләпләр бар. Аннан, дискотека музыкасы колакка керсә, чыннан да, Коръән укып, рухи гармониягә ирешеп булмый. Әгәр җыр мәгънәсез яки тискәре сыйфатлар уята торган икән, аны гомумән җырларга ярамый. Ә без әдәп-әхлак кануннарын үтәргә, иманлы булырга чакыру нияте белән иҗат итәбез.
- Икенче төрле әйтсәк, җырларың ярдәмендә дин юлында көрәшәсең инде. Көрәш дигәннән, укыткан җиреңдә «татар-башкорт көрәше» түгәрәге дә алып барасың икән...
- Көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнәм. Төпчек малай абыйлары үрнәгендә үсә, диләр бит. Нәселебездә көрәшчеләр күп, арада спорт осталары да бар. Мәсәлән, бертуган абыем Ислам. Үзем мәктәп елларында көрәш буенча ике тапкыр Татарстан чемпионы булдым. 2003 елда Муса Җәлил призына оештырылган ярышта икенче урынны яуладым. Студент елларында ВУЗлар арасындагы төрле ярышларда да призлы урыннар алдым. Баулыда үткән республика ярышында сул аягымның тез капкачын җәрәхәтләгән идем. Шул чакта спорт дөньясының тискәре ягын да татырга туры килде. Табиблар операция ясатырга куштылар, әмма баш тарттык. Шул вакытта әти-әниемнән кала беркемгә дә кирәк булмавымны сиздем. Аякның җәрәхәте төзәлгәч, үземне кабаттан көрәш белән бәйләмәм дә дигән идем, әмма шул ук елны район Сабан туенда йөрәк түзмәде, тезне бинтлар белән урап, мәйданга чыктым һәм үз авырлыгымдагы үлчәүдә батыр калдым. Батыр тасмасы тагып өйгә кайтып кергәч, күз яшьләрем бәреп чыкканын сизми дә калдым. Бу «бракка чыгарылган» көрәшченең кабат спорт дөньясына аяк басуы иде.
- Нурфия белән ике кыз тәрбиялисез. Өегезгә берәр «батыр» да алып кайтырга ниятегез юкмы соң?
- Иң мөһиме - сау-сәламәт, иманлы балалар үстерү, киләчәктә үзебезгә дога кылып торырдай нәсел калдыру. Малайлар туамы, кызмы - анысы Аллаһ кулында. Киләчәкне Аллаһ Тәгалә үзе күрсәтер.

Тулы исеме: Ильяс Йосыф улы Халиков

Туган көне: 1983 ел, 26 апрель

Туган урыны: Мамадыш районы, Уразбахты авылы.

Гаиләдә: өченче төпчек малай, ике кыз тәрбияләп үстерүче үрнәк әти һәм булдыклы ир.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading