16+

Үзебезчә яшәп, үзебезчә озатып калыйк

Мәетне соңгы юлга озату - исән калганнар өчен шактый дәрәҗәдә мәшәкатьле һәм җаваплы эш. Һәр мөселман әһеле госелләндерелеп, кәфенләнеп, җеназа намазы укылып озатылырга тиеш. Моны һәркем белә кебек. Тик ошбу гамәл кайчакларда җиренә җиткерелеп үтәлми.

Үзебезчә яшәп, үзебезчә озатып калыйк

Мәетне соңгы юлга озату - исән калганнар өчен шактый дәрәҗәдә мәшәкатьле һәм җаваплы эш. Һәр мөселман әһеле госелләндерелеп, кәфенләнеп, җеназа намазы укылып озатылырга тиеш. Моны һәркем белә кебек. Тик ошбу гамәл кайчакларда җиренә җиткерелеп үтәлми.

Әйтик, фаҗигале төстә вафат булган яки сырхавына карап кисәк кенә үлгәннәрне иң элек моргка алып барып яралар, сәбәбен тикшерәләр. Туганнары үтенече буенча, шунда ук шланг белән юалар. Ләкин бу һич тә госел коендыру түгел, ислам дине кануннарына туры килми. Мәетне өйдә юучылар да бар. Анысы әйбәт, әмма йорт хуҗалары моңа әзерме соң? Алар, аһ-уһ килеп, комган, колаша (мәет юа торган тагарак), җәймәләре белән җеназа корылмасы (анысында махсус «дугалар» да бар), кәфенлек, ләхет такталары эзләп чаба. Ә мәрхүмнәрне көне-сәгатендә җирләргә кирәк. Динебез шулай куша. Башка төшкән кайгы-хәсрәт өстенә никадәр мәшәкать өстәлә. Шуларны искә алганда, мәчетләребез каршында җеназаханәләр кору зарури бер гамәл булып тора. Намаздан соң анда катнашкан бөтен кеше ишегалдына чыгып җеназа намазын укый. Ул никадәр күп кеше белән укылса, савабы шулчаклы мулдан язылыр. Соңгы елларда бу нәрсәгә зур игътибар бирелә. Шәһәребезнең кайбер мәчетләре каршында җеназаханәләр эшли башлады. Гаять файдалы, күркәм гамәл. Мисал итеп «Казан нуры» мәчетен китерәсем килә. Заманында аны торгызуга үз өлешемне кертә алуым белән горурланам. Йәмән җөмһүрияте иганәчеләре химаясенә, ун ел дәвамында, гарәп аркадашларым белән арадашчылык итеп, Казанда, район-авылларда мәчет-мәдрәсәләр җиткердек. Сүзем «Казан нуры» мәчете турында иде. Аны муллалар нәселеннән килгән Габдулла улы Шамил хәзрәт Исхакыйдан башларга кирәктер. Шәҗәрәләре Сөембикә-ханбикәнең башбирмәс нойоны (тарихта мәгълүм шәхес), хәрби түрә Меки Янчурага (14...-1558) барып тоташа. Ошбу зат Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан җимерелгәч тә кулыннан коралын ташламый - элеккеге Чаллы ханлыгы биләмәләренә күчеп (кирмәне Балык Бистәсе районы, Мәбәрде Чаллысы янындагы биеклектә була), канлы көрәшне дәвам итә. Үзеннән соңгыларга әйбәт үрнәк калдыра.

Генералның үҗәтлеге хәзрәтебез Шамил абыйга да килеп җиткәндер дип уйлыйм бүген. Аксакал Казансу буенда күркәм бер мәчет торгызу хакында хыялланды. Таш-кирпечтән түгел, чәере аңкып торган нарат бүрәнәләрдән булсын дия иде. Һәм ул теләгенә иреште - Мари Иле урманнарыннан агач ташып, Халыкара ­ЮНЕСКО фондына теркәлерлек (бусы киләчәк эше) «Казан нуры» мәчетен торгызды. Янәшәсенә шундый ук күркәм мәдрәсә салып куйды. Вафатыннан соң хаклы рәвештә «Шамил мәдрәсәсе» дигән исем бирелде. Хәзер анда олысы-кечесе дини белем ала.

Шамил абыйны борчыган бер мәсьәлә чишелмичә калган иде. Нияте - мәчет янында «Җеназаханә» кору. Имамыбыз: «Мәетне моргта шланг белән юуны туктатырга кирәк, бу гамәл динебезгә каршы килә», - дип, шактый еллар Татарстан диния нәзарәте бусагасын таптады. Аксакалның уй-теләкләрен улы, «Казан нуры» мәчете мөтәвәллияте рәисе, Татарстан Президентының ярдәмчесе Камил Исхаков тормышка ашырды. Камил Шамил улы тырышлыгы белән, мәчетебез янәшәсендә менә дигән җеназаханә төзелде. Хәзер инде якын-тирәдәге бистә кешеләре вафат булган якыннарын, бөтен уңайлыклары җитешле бинада дин әһелләре тарафыннан хезмәт күрсәтелеп, киң җәмәгатьчелек катнашында җеназа намазын укытып, соңгы юлга озата ала. Бик тә уңайлы һәм саваплы эш. Борчылып, кайгырып, анда-монда чабасы түгел.

«Казан нуры» мәчетенең ишекләре һәркем өчен ачык. Кереп намаз укыгыз. Авыр чакта чишә алмаслык булып тоелган мәшәкатьләрегезне имам-хәзрәтләребез белән бергәләп хәл кылырбыз, иншаллаһ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading