16+

Йөзегездәге елмаюны югалтмагыз: 27 ноябрь -04 декабрьгә йолдызнамә

Үзегезне бәхет кошы тоткан сыман хис итәсезме?

Йөзегездәге елмаюны югалтмагыз: 27 ноябрь -04 декабрьгә йолдызнамә

Үзегезне бәхет кошы тоткан сыман хис итәсезме?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кешене өмет яшәтә диләр. Тирә-юньдә барысы да сезгә каршы тора сыман тоелса да, яхшыга өметләнегез.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Урамда көз булса да, күңелләр язны көтә. Йөзегездәге елмаюны, күзегездәге дәртне югалтмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
“Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын” диләр. Йөз үк булмаса да, яныгызда терәк булучы бер-ике дустыгыз булсын. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сезне җитди сөйләшүгә дәшергә мөмкиннәр. Югалып калырга кирәкми, сүзегездә нык торыгыз, сез дөрес юлда.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Башкаларга охшарга тырышып, үз-үзегезне югалтмагыз. Барысына да ошап бетеп булмый, үз юлыгыздан барыгыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кеше сүзе артыннан уйлап табылган “хыяллар” артыннан чапмагыз. Максатыгызга ирешкәч, моның юкка булуын аңлавыгыз бар.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кеше сезнең артык йомшаклыгыгыз белән кулланырга мөмкин. Ачык йөзегезне бөтенесенә дә күрсәтмәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Гардеробыгызны үзгәртегез, шоппинг өчен менә дигән вакыт. Көзге алдына басып, үз-үзегезне мактап алсагыз, атна буена яхшы кәеф алырсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Тормышны кораб диләр. Әлеге кораб сезне анда-монда чайкамасын өчен, аның рулен үз кулларыгызга алыгыз. Үз юлыгызын үзегез салыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Күңел кичерешләреннән иң яхшы дәва - ул гаилә. Якыннарыгыз янына кайтып, борчуларыгыз белән уртаклашыгыз. Алар һичшиксез дөрес киңәш бирер.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Үзегезне бәхет кошы тоткан сыман хис итәсезме? Сәбәбен эзләргә кирәкми, сез моңа лаек. Бүген һәм хәзер бәхетле булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
 Яңгырдан соң, кояш чыга, кара полосадан соң, агы килә, бер җирдә ишек ябылса, икенче җирдә башкасы ачыла. Артык борчылу нигә кирәк алайса?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading