Татарстанда 83 миллиард сумга юл төзү-төзекләндерү башкарылды.
Республикада быел юл төзү-төзекләндерү эшләренә 83 миллиард сум бирелде. Шуның 9 миллиард сумы – федераль бюджеттан, ә 1,5 миллиард сумы муниципаль юл фондыннан, калган өлеше республика бюджетыннан. Барлыгы 203 чакрым юл төзелде һәм төзекләндерелде.
Күз тимәсен, дип әйтик
– Илкүләм проектларның республикада юл төзү-төзекләндерү эшләрен башкаруда ярдәме зур. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшләр үтәлешен күзәтчелектә тота. Зур инфраструктур проектлар гамәлгә ашырыла, күз тимәсен, елны эш колачлары белән тәмамлыйк. Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юллары, Алексеевск – Әлмәт автомобиль трассасы төзелә. Вознесение трактының 2нче чиратын төзү, Горький шоссесын үзгәртеп төзү тәмамланып килә. Шәле – Саескан Тавы автомобиль юлының 8 чакрым өлешенә реконструкция ясау, Чистай – Түбән Кама юлында 6 чакрым озынлыкта юл-транспорт чишелешен төзү ахырына якынлашты. Төбәк юлларын төзү-төзекләндерү буенча программаның быелгы үтәлеше 98 процентны тәшкил итә, – диде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов кичә Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министр әйткәнчә, “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча 8,3 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. Саннарда карасак, 73,2 чакрым юл яңартылган. Казан агломерациясендә 8,4 чакрым, Чаллыда – 12,9 чакрым, Түбән Камада 7,9 чакрым юл төзекләндерелгән.
Авылларда 95 чакрым юл тәртипкә китерелгән, фермерлык хуҗалыкларына 23 чакрым юл сузылган. Бакчачылык ширкатьләренә илтә торган 12 юлга, балаларның җәйге сәламәтләндерү учреждениеләренә илтә торган 5 юлга асфальт түшәлгән.
Сокуры авылына кермибез
“Идел – Нократ автомобиль юллары” федераль учреждениесе җитәкчесе Илдар Минһаҗев сөйләгәнчә, республикада 10 күпер яңартылган.
–Лаеш районындагы Сокуры авылын урап узу юлы төзелә. Проект үтәлеше 2026 елга билгеләнгән, әгәр финанслауларда өзеклек булмаса, без Сокуры авылын урап узу юлын 2025 елда ук төзеп тапшырырга өметләнәбез, – диде Илдар Минһаҗев.
Кар-бураннарны күргән бар
“Главтатдортранс” учреждениесе директоры Эдуард Данилов ышандырганча, 7 подрядчы оешма төбәк юлларын кышкы карауга әзерлектә. Әлеге оешмалар базасында 1100 бәрәмлек техника исәпләнә. Юлларга сибү өчен тоз-ком катнашмасы запасы булдырылган. Федераль автотрассаларны 406 берәмлек техника кардан чистартачак.
– Узган елның кышында кар күп яуды, шул сәбәпле М-12 автотрассасында транспорт хәрәкәте 5 тәүлеккә кадәр ябылып торды. Быел андый хәлләр килеп чыкмасын өчен алдан ук чаралар күрелде, махсуслаштырылган техника паркы ныгытылды, – дип өстәде министр Фәрит Хәнифов.
Кар юк, ә барыбер “кыш” санала
Казан шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Марсель Әхмәтҗанов: ”15 октябрьдән 15 апрельгә кадәр юлларны карау кышкы режимда үткәрелә”, – диде.
Башкалада 23 миллион квадрат метр территория җыештырыла. Җәйге айларда “Миллениум” күперенә капиталь ремонт башкарылды. Җәяүлеләрнең җир өсте юл кичүләренә 6 лифт куелды. Нурихан Фәттах урамы юлы киңәйтеп ясалды. Камал театрының яңа бинасы янында яңгыр-кар сулары агу өчен җир асты торбалары сузылды. Вознесение трактының 2нче чиратындагы өлешенә янәшә юл төзелде, әлеге юлдан шәһәр читендәге бистәләр түләүсез фадалана алачак. Нокса елгасы аша 2 урында күпер төзелде.
Вознесение тракты
– Казанда шәһәрдән чыгу юлы буларак түләүле тәүге юл ул Вознесение трактының 2нче чираты. Бу бик мөһим проект. Вәзнесение трактының 2нче чираты дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә сафка бастырылды. Җиңү проспекты белән М-7 автотрассасын тоташтыра торган юлны комиссия 30 ноябрьдә җентекләп карап чыгачак. Транспорт хәрәкәте агымы өйрәнеләчәк, хисаплаулар нигезендә түләү бәясе билгеләнәчәк. Вознесение тракты бик уңайлы булачак, 10-15 минутта Казаннан автотрассага чыгып җитү мөмкинлеге тудырачак, – диде министр Фәрит Хәнифов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар