16+

“Зәкят” фонды бер сәгать эчендә мохтаҗларга 10 тонна гошер таратты. Акция дәвам итә

Гошер сәдакасын җыеп тарату буенча кампанияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәте 15 сентябрьдә игълан иткән иде. Мөфтият Татарстанда 26 сентябрьне Гошер көне итеп билгеләде.

“Зәкят” фонды бер сәгать эчендә мохтаҗларга 10 тонна гошер таратты. Акция дәвам итә

Гошер сәдакасын җыеп тарату буенча кампанияне ТР мөселманнарының Диния нәзарәте 15 сентябрьдә игълан иткән иде. Мөфтият Татарстанда 26 сентябрьне Гошер көне итеп билгеләде.

Бу уңайдан җыеп алынган уңышның уннан берен мохтаҗларга өләшү буенча хәйрия акциясе кысаларында бүген Питрәч мөхтәсибәте "Зәкят" фондына 10 тонна гошер сәдакасы җибәрде. Гошер итеп мохтаҗлар карамагына тапшырылган яшелчәләрдән иң зур күпчелекне бәрәңге, аннары чөгендер, кишер, кабак һ.б. тәшкил итә.

Питрәч районында гошер сәдакасын җыю айлыгы 10 сентябрьдән 10 октябрь аралыгына билгеләнгән. Моңа кадәр җыелган 5 тонна гошер сәдакасы Питрәчнең үзендә яшәгән мохтаҗларга таратылган. Ә бүгенге 10 тонна гошер уңышын мөхтәсибәт вәкилләре "Зәкят" хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр өчен тапшырырга карар кылалар. Гошер җыю эшендә Питрәч, Ленино-Кокушкино, Татар Тау иле, Шәле, Пимәр, Карповка, Чита авыл җирлекләрендә яшәүче мөселманнар актив катнаша.

Гошер сәдакасын мохтаҗлар арасында бүлү һәм тарату тәртипләре, пандемия шартларында азык-төлекне өйгә китереп бирү тәҗрибәсе хакында "Зәкят" фондының генераль директоры Булат Мәрданов таныштырды: "Бүгенге 10 тонна гошер сәдакасы өч йөзгә якын гаиләгә таратылды. "Зәкят" фонды быел шул рәвешчә дүртенче машина гошерне казанлыларга өләште. Бүгенге көнгә 16,5 тонна яшелчә мохтаҗларга китте. Бер гаиләгә уртача 30-35 килограмм яшелчә туры килә. Фонд хезмәткәрләре исемлек төзиләр һәм аларны билгеләнгән вакытка чакыралар. Исемлеккә керү өчен "Зәкят" фондына килеп яисә шалтыратып язылырга мөмкин: 225-33-22. Өеннән чыга алмаган авырулар өчен автоволонтерлар ярдәм күрсәтә, шулай ук машиналы кешеләр дә бер-берсенекен алып китәргә булышалар. Пандемия башланганнан бирле "Зәкят" фонды өйгә китереп бирү буенча тәҗрибә тупларга өлгерде. Корбан гаете көннәрендә ит, көз көне гошер сәдакалары йөри алмаучы инвалидларның өйләренә китереп бирә". Игътибарга шунысы лаек: «Зәкят» фонды аша 2018 елда 500, 2019 елда 1500, 2020 елда әлегә якынча 500 гаилә гошер белән тәэмин ителде.

- Шушы пандемия шартларында авыр хәлдә калганнарга Аллаһы Тәгалә Үзенең ярдәмен дә бирә. “Зәкят” фонды бик ярдәм итә. Аларга Аллаһы Раббыбыз эшләрендә ярдәмнәрен бирсен, сәламәтлектән аермасын. “Зәкят” фондына гошерләрен бирүчеләрнең сәдакаларын Аллаһы кабул итсен, иманнарын кабул әйләсен, пенсионерларны, мохтаҗ кешеләрне сөендерергә насыйп әйләсен. Безне кочак җәеп каршы алалар, бәрәңге, кишер, суган, чөгендер бирәләр. Моңа кадәр корбан итләре, киемнәр бирделәр, – дип рәхмәтләрен җиткерде Казаннан Рушания ханым.

Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә,  уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.

Татарстан Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый. Республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Һәр елдагыча гошер сыйфатында җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Аннан соң азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да - күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, әмма гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр дә шушы ук телефонга шалтыратып мөрәҗәгать итә ала. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясендә катнашучылар саны елдан-ел арта бара: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.  

http://dumrt.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading