Ни өчендер, сакал турында сүз чыкса, кешенең тел очында шундук «акыл» сүзе өерелә башлый. Моңа бәлки, халык әйтемнәре дә сәбәпчедер инде (сакалы мең карыш, акылы бер карыш, мәсәлән). Ә бәлки, бу сәбәп түгелдер. Нәтиҗәдер. Ни генә әйтсәң дә, бала-чагага сакал чыкмый ич. Ул җитлеккән, беркадәр тормыш тәҗрибәсе туплаган, димәк, акыл...
Ни өчендер, сакал турында сүз чыкса, кешенең тел очында шундук «акыл» сүзе өерелә башлый. Моңа бәлки, халык әйтемнәре дә сәбәпчедер инде (сакалы мең карыш, акылы бер карыш, мәсәлән). Ә бәлки, бу сәбәп түгелдер. Нәтиҗәдер. Ни генә әйтсәң дә, бала-чагага сакал чыкмый ич. Ул җитлеккән, беркадәр тормыш тәҗрибәсе туплаган, димәк, акыл җыйган кешегә чыга. Белмим, әмма сакал сүзен һәрвакыт акыл белән тәңгәлләштерергә тырышу бар. Югыйсә акыл белән сакалның бер уртаклыгы да юк ич инде.
Акыл ул бөтен кешедә дә бар. Артыгы белән. Кеше аны көч-хәл белән күтәреп йөри. Тик ничек кулланырга гына белми. Алай итеп, болай итеп карый. Эшкә ярата алмый. Тегеләй дә, болай да, тегеңә дә, моңа да күрсәтергә тырышып карый. Кызыгучы юк. Аптырагач, кешеләргә өләшергә тырыша. Алучы да юк. Чөнки башкалар да аның хәлендә. Акыл ул - ни кулланып, ни котылып булмый торган бер могҗиза.
Сакал бөтен кешедә дә булмый. Бөтен кешедә дә булмаганга күрә, аның кадере зуррак. Аны матурлап кисәләр, юалар, хушбуй сиптерәләр, яратып сыйпыйлар. Үзендә булмаганнар кызыгып карый. Сакал кешегә шундук абруй өсти. Абруйлы кешегә, әлбәттә. Үз даирәсендә. Хе...
Бер мәлне Салават Фәтхетдинов та сакал үстерде. Бу хактагы хәбәр яшен тизлеге белән бөтен татар дөньясына таралды: «Салаватның сакалы бар!» Гәзитләр шул хакта язды, урам-авыз сөйләде. Һәм хәтта моңа кадәр билетка акча жәлләүчеләр дә Салават концертына агылды. Җырын тыңларга түгел, сакалын күрергә. Һәм алар да хәбәр таратты: «Салаватның чынлап та сакалы бар икән бит! Үзем күрдем!» Бер карасаң, гади генә нәрсә бит инде. Юк. Салаватның сакал үстерүе көнүзәк мәдәни вакыйгага әйләнде. Моны күреп торган ваграк җырчылар үзенчә ачыш ясады: «Ничава сибә, сакал кешегә дан өсти икән ич!» Һәм эстрада йолдызчыклары кемузардан сакал үстерергә тотынды. Һәм тамашачының ябырылып килүен, бу хакта матбугатның шаулашуын көтте. Һәм алар көткәннең берсе дә булмады. Өстәвенә, бөтен татар эстрадасын сакал күмеп китә дигәндә генә, Салават үзенекен кырып ыргытты. Халык тагын пыр тузды: «Салават сакалын кырган! Ишеттегезме әле? Салават...» Эш, әлбәттә, сакалда түгел, Салаватта иде.
Сакалны үстереп тә, кистереп тә була. Акылны үстереп булмый. Үстерергә кирәкми дә. Аны кая куясың? Бәрәңге түгел - базда саклап булмый, кыяр түгел - тозлап булмый. Хет акча да түгел ичмасам, - банкка салыр идең. Сакал - йөз күрке. Ә акыл кешенең йөзенә чыкмый, акыл күренми. Хәтта кешегә бик күрсәтергә тырышсаң да - ахмаклыгың гына күренә, акылың түгел.
Сакал кешегә беркадәр серлелек тә өсти. Сакаллы кеше чынлап елмаямы, әллә авызын гына ерып торамы - аңлап булмый. Чөнки көчәнә-көчәнә елмаюсыман мимиканы тотып торучы мускуллары күренми. Гомумән, кичерешләрен сиздереп кешенең йөзендә чагылучы күп нәрсәләрне каплап тора сакал. Шуңа ул беркадәр серлелек бирә.
Бу язмаларны мин «Сакаллы кеше язмалары» дип атадым. Бу, мөгаен, аларга беркадәр серлелек бирергә тырышу нәтиҗәседер. Югыйсә монда әллә ни шаккатырырлык вакыйгалар да, акыллы фикерләр дә, файда бирерлек, сабак алырлык башка нәрсәләр дә юк. Барысы да - һәркем көн дә күреп, кичереп торган, һәркемнең аяк астында уралып йөргән хәл-күренешләр турында.
Мондый нәрсәләрне «акыллы кеше язмалары» дип тә атап булмый ич инде. Ни әйтсәң дә, Карл Маркс хезмәтләре түгел. Аннан соң, «акыллы кеше» дигән төшенчә бездә бөтенләй көтелмәгән нәтиҗә бирә. Сакаллы кешене кичерәләр, ахмакны гафу итәләр, хәтта намуссыз кешене гафу итәләр, ә акыллы кешегә шундук шикләнеп карыйлар. Ул бер юньсезлек кылмаган килеш тә дошмани мөнәсәбәткә дучар була. Ким дигәндә дә, «тагын бер әрәмтамак» сыманрак кабул ителә. Ә минем сезгә дошман да, әрәмтамак та булып күренәсем килми.
Шулай итеп - сакаллы кеше язмалары:
Печән исе...
Туган авыл, печән өсте, киерелеп печән чабуларның матурлыгы турындагы җырлар, шигырьләр бүген дә бик күп микән. Бәлки, бераз азая да төшкәндер инде, бәлки, мин генә белеп бетермимдер. Элегрәк алар күп иде. Һәм бик ачуга тияләр, шуңа күрә колакка да эленәләр, хәтердә дә калалар иде.
Миңа егерме бишләр тирәсе. Авыл. Печән өсте. Отпуск беткәнче гектар ярымлык посадканы чабып, җыеп, абзарга кайтарып китәргә кирәк. Бөтен гомер урманда үтә. Авылда яшәгән туганлы, дус-ишле кешегә әллә ни авыр да булмагандыр инде - кул алмаш та эшлиләр, башка җаен да табалар. Ә сиңа, кыска вакытка гына ялга кайткан кешегә, җиде кат тиреңне чыгарырга туры килә. Чабып бетереп, чүмәләгә салып куйгач та ничек алып кайтырга белми йөрисең. Техника табу җайсыз иде ул вакытларда. Колхоз техникасы колхозда эшләүчеләр өчен. Шәхси техника кыйбат, әле анысына да озын чират. Ә сиңа эшне бетереп китәргә кирәк. Аптырагач, теге техникалы абзыйга печән чабышырга, ташышырга йөрисең - шул рәвешле бераз бәясе дә төшә, чираты да кыскара. Олы бер нужа иде инде, кыскасы.
Шуңа күрә, мин печән турында шигырь язган кешеләрне күралмый торган идем. Боларның барсын да бергә җыеп, авылга алып кайтып, берәр атна печән чаптырасым килә иде. Кызганычка каршыдырмы, бәхеткә каршымы, алай кыланырга насыйп булмады. Күпләре өлкән яшьтәгеләр иде. Яшьрәкләре дә бик атлыгып тормыйлар. Авылда туып-үскән кешеләр ич инде. Авылда туып, бөтен авырлыкны күреп үсеп вакытында чыгып качкан кешеләр. Шуңа күрә, авылны сагынуның бөтен рәхәтлеген татып, шәһәрдә яшәүне хуп күрәләр.
Аларны авылга алып кайтып печән чаптырырга дию «Киерелеп печән чабам...» - рәвешендәге шигырьләргә ачу килгәннән генә иде инде. Югыйсә посадкада, агач арасында бик киерелеп чабып та булмый. Аптырау, гаҗәпләнү дә көчле иде. Ничек инде печән чапкан чакны сагынырга, шул хакта шигырь язарга мөмкин?!. Мин моны берничек тә аңлый алмый идем. Монда икенең бере генә була ала: йә боларга печән чабу тиешле дәрәҗәдә эләкмәгән, йә аз гына кыланалар, үзләрен эшчән, булдыклы итеп күрсәтергә тырышалар.
Мин беркайчан да печән чабуны сагыначак түгел идем. Гомер буена болай печән чабып йөрү яклы да түгел идем. Мөмкинлегем булу белән, сатып алу җаен караячакмын. Хәтта чәнти бармагым да тимәгән килеш, печән үзе минем абзарга килеп өелергә тиеш. Минем бөтен хыял шушы иде. «Хе, кем сатсын инде печәнне!» - дип куйды бер дустым, бу хакта ишеткәч. Ул хаклы иде. Печәнне сатучы юк. Елларның төрлесен күргән авыл халкы былтыргыдан калганын да чыгарып түгәргә ашыкмый, аерым бер җиргә өеп куя - корылык-фәлән килсә дип, запас тота. Аннан соң, көтүдәге маллар саны да бишәр-алтышар йөз белән исәпләнә. Һәр кеше өчәр-дүртәр баш сыер асрый дигән сүз. Шулай булгач, «печән сату, печән сатып алу» дигән сүз үзе үк юләрлекнең бер рәвеше булып тоела иде.
Ләкин бу хыялның чынга ашуын озак көтәргә туры килмәде. Заман да үзгәрде. Бик күп хуҗалыклар печәнне басуда үстереп, халыкка сатып бирә башлады. Бәясе дә әлләни кыйммәт түгел - бары тик ал гына. Мин дә үзгәрдем бугай. «Шундый вак нәрсә өчен үзеңне борчып тормабыз инде, күпме печән илтеп бушатыйк?» - диючеләр барлыкка килде. Ә бераздан инәй дә олыгайды, сыер асрамый башлады. Печән чабуның да, аны китертүнең дә кирәге калмады. Кайчандыр зарлана-зарлана үзем көйләгән чалгылар да келәттә ятимсерәп эленеп тордылар да кайсы кайда таралышып беттеләр. Әни таратып бетергәндер инде. Үземә кирәкмәгәч, кызыксынып, төпченеп тормадым.
Тора-бара печән турындагы шигырьләр дә колакка эленми башлады. Бәлки, ул хакта язучылар да азайгандыр, бәлки, мин генә игътибар бирми башлаганмындыр. Үз ихтыяҗларың белән уртак булмаган нәрсәләрне ишетмәскә, күрмәскә гадәтләнәбез ич.
Әле бер кич подъезд алдына чыгып утырсам - тирә-яктагы үләннәрне чабып ташлаганнар. Бар дөньяда хуш исле печән исе. Печ-чән ис-се!.. Йөрәк сулкылдап куйды. Тормыштан зарлана-зарлана печән чабып йөргән чакларны хәтерләдем. Бер икеләнүсез шул чакларга кабат кайтыр идем. Чабар идем печәнен. Тик бу юлы зарланмыйча гына.
Авылдагы дус шалтыратты.
- Сездә хәзер печән өстедер инде, - дим, әлеге хисләр тәэсирендә. Теге көлә:
- Заманнан артта калгансың син... Нинди печән өсте булсын инде... Хәзер печәнне сатып алабыз бит.
Комментарийлар