Шәһри Казан

Алыпсатар – спекулянтмы, бизнесменмы?

Катлауландырмыйча гына әйткәндә, сәүдә ул - сатучы белән сатып алучы арасындагы үзара мөнәсәбәт. Барысы да гап-гади сыман: сатучы сата, сатып алучы аннан үзенә кирәк булган әйберне сатып ала. Әмма таләп белән тәкъдимнең шомарып беткән үзара бу бәйләнешенә өченче зат - алыпсатар кереп кысылу белән, барысы да катлаулана. Дөрес, моннан сатучы...

Реклама

Алыпсатучылык кәсебе сәүдә барлыкка килгәннән соң ук пәйда булган булса кирәк. Әйберне бер бәядән сатып алып, аны кыйммәтрәк сатып җибәрүнең яхшы файда китергәнлегенең асылына төшенү өчен артык акыл кирәк түгел. Совет заманында ул эшчәнлек спекулянтлык дип аталган һәм хәтта үз ихтыяҗы өчен сатып алынган әйберне берәр сәбәп белән сатарга базган бер гаепсез кеше дә спекулянт-җинаятьче булып саналган. Әлеге төр җинаять өчен җәза да шактый кырыс булган - алыпсатарга ике елдан алып җиде елга кадәр төрмә, яки бер елга кадәр төзәтү эшләре, яисә 300 сумга кадәр штраф янаган. 1961 елда чит ил туристларыннан валюта сатып алып, аны сату белән шөгыльләнгәннәре өчен өч кешене үлем җәзасына тартканнары да билгеле. Әмма спекулянтлык турындагы закон белән шаярырга ярамаганлыгын белсәләр дә, совет халкының күпчелеге булдыра алганча кача-поса ул эшчәнлек белән шөгыльләнергә тырышкан, чөнки бу нәрсә һәрчак чын файда, яхшы керем китергән.
Совет дәүләте таркалу белән, Россиянең Җинаять Кодексыннан спекулянтлыкка кагылышлы маддә дә юкка чыкты. Спекулянтлар яңача - эшмәкәрләр дип атала башлап, аларның эшчәнлекләре «сәүдәнең, сатып алучының ихтыяҗына комачаулаучы хәтәр җинаять»тән (РСФСР ҖКсы, 154 нче маддә) үз Ватаннарының куәтен арттыручы гамәлгә әверелде дә куйды. Законлаштырылган алыпсатучылык дәүләт икътисадының нигезен тәшкил итә башлады.
Шуңа күрә, алыпсатар эшмәкәрләр бүген сәүдә эшчәнлегенең бөтен «ярыкларына» үтеп кереп, аларда бик ышанычлы төпләнде. Үзләре җитештергән әйберләр белән сату итүче кибетләр юк диярлек хәзер, күпчелегенең нигезен алыпсатучылык бизнесы тәшкил итә. Ә нәрсә? Тир түгәсе, башны артык эшләтәсе юк, уңайлы һәм файдалы бит. Машина сатарга автобазарга барсаң да, сине, умарта корты күчедәй, алыпсатарлар өере камап ала. Нәтиҗәдә синнән фәлән меңгә сатып алган «тимер ат»ны алар шактый ишлерәк суммага сатып җибәрәчәк. Хезмәт күрсәтү базарын да арадашчылар - шул ук алыпсатарлар басып алды. Алар, кеше хезмәте белән сәүдә итеп, процентлар «тамганын» көтеп утыра.
Алыпсатучылык Универсиадага да тырнакларын батырды
Ил бүген яшәгән шушы мохиттә - алыпсатучылык заманында Казанда хәзер барган Универсиадага да спекуляция тешләре белән ябышачагы көн кебек ачык иде. Шундый дөньякүләм масштабтагы чарадан файда күрмичә калган алыпсатар үзен чын алыпсатар дип санамаса да була торгандыр. Нәтиҗәдә Универсиаданың финал уеннарына һәм аның ачылуы белән ябылуына керү билетларының байтагы алыпсатарларның кулларына килеп эләкте. Һәм вакытында хәстәрен күреп, Универсиаданы ачу һәм аны ябу тантаналарына хөкүмәт билгеләп куйган 750 сумнан алып 2 мең ярымга кадәр бәягә билетларны алырга өлгермәүчеләр, ахыр чиктә, шул алыпсатарлар белән эш йөртергә мәҗбүр булдылар. Ә аларның карамагындагы билетларның бәясе исә, төрле мәгълүматларга караганда, 5тән алып 40 мең сумга кадәр үсәргә җитешкән. Бәлки, 40 мең диюләре арттырыбрак җибәрү дә булгандыр, әмма ярышларның кызган чагында чараның ябылуына уртача бәя, дөрестән дә, 10-15 меңгә күтәрелгән иде. Кызык өчен, берничә белдерү буенча шалтыратып, моны шәхсән үзем белештем.
Универсиада башлануга ярты ел кала - аның ярышларына чын билетлар сатыла гына башлаган мәлдә «Универсиада - 2013 дирекциясе»нең җитәкчесе Владимир Леонов: «Алыпсатарларга бу чарадан җим тәтемәячәк, билетларның күп булуы һәм арзан бәяләр ул эшчәнлекне тормышка ашырырга юл куймаячак. Башта, алар белән көрәш алымы буларак, бер паспортка бер билет системасын кулланмакчы идек, аннары, кирәк булмас, дип, аннан баш тарттык», - дигән иде. Хәзер аның ялгышканы күренеп тора. Проблеманың бернигә карамастан калкып чыгуын Татарстан Президенты да таныды. Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинеты утырышында ул мәсьәләне күтәреп чыкты һәм намуссыз алыпсатарлар белән көрәшү эшен Татарстан Прокуратурасына йөкләде. Уенның ябылуына билетларны үз бәясеннән сатып ала алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән кешеләрдән гафу үтенеп; килеп туган ситуациядән файдаланып, аерым затларның үз кесәләрен калынайтып ятарга хаклары юк, дип белдерде Президент.
Шулаен шулай да, алыпсатарлар, билетларга бәяләрне күтәреп, башкаларны алдаган, кешеләрнең хокукларын бозган булып чыга. Хәзер прокуратура аларны, «койрыкларыннан» эләктереп, җәзага тартырга тиеш була. Әмма җәза нинди соң? Алыпсатарның эшчәнлеге - 1991 елдан закон тарафыннан рөхсәт ителгән эшмәкәрлек, бизнес ләбаса. РФ Җинаять Кодексында алыпсатарларга кагылышлы бер сүз дә юк. Аларны, ялганлап йөрүчеләр, дип, «алдакчылык» маддәсе буенча җәзага тартыр идең, алай да дөрес түгел, чөнки ул маддә бөтенләй башка җинаять төрләрен күз алдында тота. Бернишләп тә булмый килеп чыга түгелме? Бүгенге алыпсатар - закон кысаларында эшчәнлек җәелдергән бизнесмен бит.
Закондагы шушы аңлашылмаучанлык аркасында, безнең илдә җаваплылыктан инде күпме шундый алыпсатарларның җәзасыз котылганнары булды. Хәер, Президент кадәр Президент әмер биргәч, прокуратура аларга гаеп ягуның берәр әмәлен тапмыйча калмас. Корбаннарына акчаларын кире кайтарырга булса да мәҗбүр итәрләр, бәлки. Бу хәлдә шунысы куркыта: хокук саклау органнары күзенә, чын алыпсатарлар урынына, бара алмаулары сәбәпле яки башка сәбәп белән билетларын сатып җибәрергә теләгән гади кешеләр эләгә күрмәгәе. Сыер сатып алып, бераздан ул малның кирәге бетеп, аны бераз кыйммәтрәк бәядән сатып җибәргәне өчен, авыл агаена җинаятьче исеме тагып булмый бит әле. Универсиада билетлары белән дә шул ук хәл.
Универсиада билетлары тирәсендә алыпсатучылык кәсебе тамыр җәюен тикшерү эше белән прокуратура шөгыльләнә башлавы билгеле булгач, үзем өчен дә куркып куйдым әле, чөнки…
Эксперимент
Язманы басмага әзерли башлаганда, кызык өчен интернетта Универсиаданың ябылуына бер артык билет сатуым турында белдерү урнаштырган идем. Исәбем - бу кармакка ничә кеше кабар да, аларның билет өчен күпме сум акча чыгарып салырга әзер булуларын тикшерү. Шалтыратулар күп булмады үзе - өч-дүрттән артмады. Бер ханым, «9800» санын ишеткәч: «Ул бәягә үзең бар, җаным!» - диде дә трубкасын куйды. Тагын икәү 5 меңгә сатып алудан да баш тарттылар. Әмма берәү билетны 4800гә алырга ризалашты тәки. Юктан бар итү сәләтем юк, ахыр чиктә, аны, билетны башка берәүгә вәгъдә иттем, дип алдарга туры килде.
Тәҗрибәм әллә ни уңыш бирмәде. Утызар, кырыгар меңлек билетлар турында уйлап кына чыгарганнар, ахры, дигән нәтиҗә ясарлык кына файда китерде ул. Универсиадага кагылышлы тагын бернәрсә - куллану вакыты чыккан дару савытлы машиналарны чара тәмамланганчы штрафлы тукталышларга илтеп биклиләр дигән уйдырмалар да күптән түгел күктә «очып» йөргән иде бит. Билет бәяләре турындагысы да миф булды, күрәсең. Хәер, бәлки миңа гына бер кәгазь кисәге өчен шундый акчаларын бирергә риза булмаган акыллы кешеләр туры килгәндер.
Белдерүне интернеттан инде бетереп аттым. Шушы зарарсыз тәҗрибәм аркасында, прокуратура хезмәткәрләре ишегемне килеп шакымасалар ярар иде, дип шүрләп утырам хәзер.
PS. Минем кечкенә генә тәҗрибәмдә үз ирекләреннән тыш катнашкан кешеләрдән гафу үтенәм!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: