16+

«Аракы» дигән шайтан

Яңа елның беренче көненнән үк шешә белән дус кешеләрне борчуга салган, ә спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрне нык куандырган бер үзгәреш булды. Бу - аракы һәм башка исерткеч продукция бәяләренең берничә дистә процентка сикерүе. Хәзер кибеттә ярты литрлы кырык градуслы «аракы» дигән шайтанны 170 сумнан да арзангарак сатмыйлар.

«Аракы» дигән шайтан

Яңа елның беренче көненнән үк шешә белән дус кешеләрне борчуга салган, ә спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрне нык куандырган бер үзгәреш булды. Бу - аракы һәм башка исерткеч продукция бәяләренең берничә дистә процентка сикерүе. Хәзер кибеттә ярты литрлы кырык градуслы «аракы» дигән шайтанны 170 сумнан да арзангарак сатмыйлар.

Халкының сәламәтлеге бәрабәренә
Горбачевның «коры канун»ы гамәлдә булган аралыкта авызлыклап тотылган «яшел елан»ны 80 нче еллар ахырында тоткынлыктан азат итеп, аңа янә тулаем ирек бирелгән иде. Түрәләребез бу карарларын казнаның саегуына сылтады, янәсе, аракы - аны тулыландыруның төп чыганагы. Хөкүмәт ил бюджетына кагылышлы проблеманы үз халкының сәламәтлеге бәрабәренә чишүдән дә яхшырак нәрсә уйлап чыгара алмады. Нәтиҗәдә, «коры канун» кабул ителгәнче, ягъни 1985 елга кадәр илдә аракыга бәйле нинди хаос булган, 90 нчы елларда бу хәл яңадан әйләнеп кайтты.
70 нче еллар ахырында илдә «икмәк шәрабы»н «чөмерү» күләме рекордлы күрсәткечләргә җиткән булган. Россия Империясе заманында да, Сталин чорында да аракы кеше башына елына 5 литрдан да артык кулланылмаган, ә 1984 елда теркәлгән аракының күләме генә дә бер «борынга» 10,5 литрны тәшкил иткән, идән астында самогон кууны да исәпкә алганда, 14 литрдан да артып киткән. Кызганычка, ике ел гына хакимлек итәргә өлгергән «коры канун» илдә җинаятьчелек күләмен 70 процентка киметә, 10 процентка хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, аварияләр, һәлакәтләр, янгыннар кими, алкоголь белән агуланып үлү очраклары юк дәрәҗәсенә җитә, ирләрнең уртача гомер озынлыгы 62,4 яшьтән 65 яшькә кадәр озая, үлемнәр исәбе 20 процентка азая, туучылар саны инде 25 ел буе күрелмәгән дәрәҗәгә үсә.
«Коры канун» гамәлдән чыгуы белән, ике ел буе түзеп торган халык «баш төзәтергә» яңадан аракы кибетләренә йөгерә. Исерек баштан кылынган җинаятьләр, ирнең хатынына кул күтәрүләре, балаларын өйдән куып чыгарулары, шешәдәшенә пычак кадаулары, янгыннар, юл һәлакәтләре, сугышулар, талаулар, көчләүләр - болар барысы да янә иреккә чыгарыла. 90 нчы елларда Президент Ельцинның оператор тотып торган камера белән берәр чәркә чәкештереп, «якасы артына салып» куюларын телевизор аша күзәтү гадәти хәл булган. Ике ел буе аек тормышка «чыдау» нәтиҗәсе булгандырмы, 90 нчы еллар илдә төрле бандалар, группировкалар хакимлек итүе белән генә түгел, шул чорда, башка вакыт аралыклары белән чагыштырганда, алкоголизм чире чәчәк атуы белән дә мәгълүм.
2008 елга кадәр «чистай малаена» игътибар елдан-ел үсеп, соңгы елларда бераз кимүгә таба бара башлаган, дип исәпләп чыгарган белгечләр. 2008 елга чаклы бер кеше башына 15-16 литр (!) аракы туры килгән. Быелгы исәп-хисап мондыйрак: бер кешегә 12,5 литр аракы, 80 литр сыра, 9 литр шәраб һәм 1 литр коньяк.
Кайсы кадерлерәк - аракымы, акчамы?
Хөкүмәтнең аракыга каршы игълан ителгән көрәше ел саен «акбаш»ның бәясен арттырудан гыйбарәт. Моңа кадәр кулланылган көрәш чаралары: инандырырга тырышу, аек юлга басарга өндәүләр, эштән куулар, исерек баштан кылынган җинаятьләр өчен җәзаларны кырысландыруларның файдасы ташка үлчим икәнен аңлагач, хөкүмәт халкы өчен кадерле булган икенче әйбер - кесә янчыгына бәрү ысулын уйлап чыгарды. Узган ел ярты литр аракының минималь бәясе 125 сумга, быел 170 сумга күтәрелде. Һәр яңа елның 1 гыйнварыннан бу бәя тагын да артып, 2020 елга 1000 сумга җитәр дип көтелә.
Исерек баштан соңгы вакытта гына кылынган очракларга тукталып китик. «Мәскәүдә руль артына салмыш килеш утырган ир машинасы белән автобус тукталышына килеп кереп, 3 кешене бәрдереп үтергән», «бергә утырып эчкәннән соң, шешәдәшләрнең берсе икенчесенең башын шешә белән сугып ярган», «Буада 31 яшьлек ир ялгызы гына яшәүче 73 яшьлек әбине көчләгән»… Россиядә ел саен кеше үтерүләрнең 65 проценты, сәламәтлеккә зыян китерүләрнең 71 проценты, хулиганлык гамәлләренең 90 проценты, юл һәлакәтләренең 45 проценты нәкъ тә исерек баштан кылына. Аракы 1000 сум тора башлагач, бу җинаятьләр санының бермә-бер кимиячәге көн кебек ачык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading