16+

Балык зар елый: «Инстаграм», коткар безне!

Россиянең иң атаклы балыкчысы, дөнья чемпионатлары җиңүчесе Алексей Шанин Казанда чуртан тотарга өйрәтте. Кармакка камыр яки кукуруз утырт­тың да балык тоттың түгел. Чуртаннарның көен заманча җиһазлар ярдәмендә көйлиләр икән.

Балык зар елый: «Инстаграм», коткар безне!

Россиянең иң атаклы балыкчысы, дөнья чемпионатлары җиңүчесе Алексей Шанин Казанда чуртан тотарга өйрәтте. Кармакка камыр яки кукуруз утырт­тың да балык тоттың түгел. Чуртаннарның көен заманча җиһазлар ярдәмендә көйлиләр икән.

- Россиянең күпчелек шәһәрләре белән чагыштырганда, Татарстан сулыкларында балык күбрәк. Күп җирдә булганым бар, хәтта очсыз-кырыйсыз булып тоелган Ладога күле, Ленинград өлкәсендәге Фин култыгында балык кими башлады, дип зарлана халык. Мине спортчы буларак тәрбияләгән туган ягым - Краснодар краендагы Приазовские Лиманы да кызганыч хәлдә, анда балык калмады диярлек, - дип көрсенде Алексей.

Балыкчы сүзләренчә, моның сәбәбе дә билгеле - халык тоткан бөтен балыкны капчыгы белән өйгә ташый. Шанин моңа кискен каршы. Күпме кирәк, шуның кадәр генә алып китегез, ди ул, суыткычны балык белән шып­лап тутыруның мәгънәсе юк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, соңыннан аларны, берни дә эшләтмичә, еллар буе шунда яткыралар.

- «Инстаграм»нан кем файдалана? - очрашуга килүчеләрдән балыкчы шулай дип сорады. Шактый кеше файдалана булып чык­ты. - Воронежда өч-дүрт кеше генә кул күтәрде. Уфада хәтта берничәсе очрашу вакытында ук анда теркәлде. ни өчен кеше тоткан бөтен балыгын алып китә, дип эчем пошып, тикшеренү үткәреп алдым. Баксаң, күбесе трофей белән мактаныр­га тели икән. Заманча җиһазлар балыкларны саклап калырга ярдәм итә дә инде. Трофейны фотога төшерәсең, «Инстаграм»га кертәсең һәм барлык дусларың шуны күреп, мактау йөзеннән, лайклар куя.
Балык тоту җиһазларын җитештерүчеләр Алексей Шанин белән киңәшләшеп эшли. Шуңа да балыкчы әле сатуга да чыкмаган җайланмаларны очрашуларда күрсәтә.

Профессионаллар чуртан һәм башка ерткычларны балыкка охшатып ясалган җим - воблерга тота. Алексей безгә шуның берничәсен күрсәтте. Берсенең эчендә тавыш чыгара торган шар бар, чуртан шуңа алданып, җимне каба. суда тавыш әллә кайларга барып җитә, җилле көндә аеруча яхшы ишетелә.

Узган саннарның берсендә язганыбызча, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов үзе иҗат иткән «Камский судак» җырына клип төшергән. Балыкка һәм Татарстан төбәгенә җырланган мәдхия бик тиз арада социаль челтәрләрдә популярлык казанган. Лоханов шуның аша туристларны һәм балыкчыларны Кама Тамагына судак тотарга чакыра.

Балыкчы Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ялларда Кама Тамагы якларында балык тоткан. Кармак тотып һәм кара күзлек киеп төшкән фотосын «Инстаграм»га да элгән. (Сүз уңаеннан, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, Президент балык тоткан урында боз калынлыгы 25 см ны тәшкил итә һәм куркыныч тудырмый иде, дип белдерде.)

Балык бәйрәме

8-9 июль көннәрендә Казанның Киров районында «Тотальный спиннинг» турниры үтәчәк, спортчылар ерткыч балыкларны спиннингка тотарга тиеш була. Россия­дә турнирларның мондый тәртиптә үткәне юк әле. Шарт буенча, ике көн эчендә спортчылар барлыгы ун балык тотарга тиеш, көн саен билгеле бер төрдәге бишәр балык дигән сүз: судак балыгы, шыртлака (лещ), чуртан (щука), алабуга (окунь) һәм жереха. Барлык төрдәгесен каптыручы җиңүче дип табыла. Әгәр андыйлар берничәү булса, балыкларның озынлыгына карыйлар. Чемпионатта мотор көймәләре булган, ким дигәндә, ике кешелек командалар катнаша ала. Турнирның сайты инде тулы көченә эшләп киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading