Шәһри Казан

Булмый инде булмагач – океан артында тумагач, яки авыл агрономының фәнни ачышын ник танымыйлар?

Нәсих Гыймадиев - Балтач районының Алан авылында яшәүче гап-гади авыл агасы. Гомерен җиргә, туфракка бәйләгән кеше.

Институт тәмамлап, агроном булып эшли башлагач, үзлегеннән эзләнә, тәҗрибәләр ясый һәм күзәтүләрен, күргәннәрен теркәп бара башлый. Үзе белеп бетермәгәннәрне төшенү өчен, мәктәп укытучысыннан химия буенча дәресләр дә ала. Нәсих Гыймадиев фәнни ачыш та ясаган, патент та алган, әмма аның акыллы фикеренә колак салып, тормышка ашырырга ашыккан кеше генә юк икән.

Ул безне район китап­ханәсендә каршы алды. Төр­ле елдагы тәҗрибә үр­нәкләре, журналларда басылып чыккан язмалар, патентның рәсми кәгазьләрен туплап, фойеда тулы бер күргәзмә оештыр­ган. Яшермим, юлда, яңа ачышның нигезенә төшенеп җитә алырмынмы, дип шикләнгән идем. Нәсих бик яхшы укытучы булып чыктымы, әллә инде исбатлый, аңлата-аңлата остарып җиткәнме, агрономия өлкәсендә бернинди белемем булмаса да, ачышның нидән гыйбарәт икәнлеген бик тиз төшендем. Тик икенче сорау бимазалый башлады: бар да бик тә гади ләбаса, уңай нәтиҗә дә ярылып ята, нигә моны кабул итәргә теләмиләр? Әллә мин аңлап бетермәгән сере бармы?

Ачышның асылы, чыннан да, бик гади. Мисал өчен, лаборатория шартларында бер сорттагы арпа 95 процент тишелеш күрсәтә, ә басуда ул 25 процент кына була. Шушы ук орлык икенче бер басуда 80 процент тишелеш бирә. Уңышны аз күрсәткән беренче басуны да яраксызга чыгарып атарга кирәкми, шул ук туфракта икенче сорттагы арпа бер дигән уңыш бирергә мөмкин. Эш нәрсәдә соң? Бер үк табигать шартлары, җирне эшкәртү технологиясе дә шул ук, аерманың сәбәбе нидә? Нәсих Гыймадиев нәкъ менә шушы сорауларга җавап табуга ирешкән.

- Һәр туфракның үз микрофлорасы бар. Туфрак һәм орлык үзара килешкәндә һәм яраклашканда гына югары уңыш алырга мөмкин. Нинди генә югары сыйфатлы орлык булмасын, җирнең микрофлорасы аны кабул итми икән, уңыш булмаячак, - ди Алан «галим»е. - Мин моны биш еллык күзәтүләремә нигезләнеп ачыкладым. Тәҗрибәдә күрәм, ә менә моны ничек исбатларга?! Мин басуда, ә фәнни хезмәткәрләр институтта мине «чистага салып яталар». Күздән яшьләр чыга, ләкин җиңелүеңне танымыйча булдыра алмыйсың. Тырышуларым юкка чыкмады, мин дә «чистага сала алдым». Минем барлык тәҗрибәләр өй шартларында башкарыла, шуңа күрә гади ысуллар эзләргә туры килде. Туфракны 12 сәгать кайнатып, аның микрофлорасын юкка чыгардым һәм шунда орлык чәчеп тишелдереп, үземнекен исбатладым. Патент артыннан йөрү, комиссия әгъзаларын ышандыру да җиңелләрдән түгел, шулай да иң авыры әлеге ачышны тормышта куллануга ирешү икән. Бүген безгә лаборатория кирәк. Шул булганда, хуҗалыклардан килгән туфракны тикшереп, кайсы басуга нинди сорттагы, нинди культура чәчәргә кирәклеген билгеләп бирәчәкбез. Мин тәкъдим иткән ысул белән бүгенге көндә бары тик Кукмара районының Вахит хуҗалыгы гына эшли һәм алар һәр гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар!

Реклама

- Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгында сезнең ачыш турында беләләрме? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Министр Марат Готович үзебезнең районда эшләп киткән кеше, без аны нык хөрмәт итәбез, мин аның янында булдым, уртага салып сөйләштек. Ул үзенең урынбасарларына миңа ярдәм итәргә кушты. Тик министр янында алар солдат, аннан чык­кач, бар да генерал. Сөйләшеп кара син генераллар белән. Мисал өчен, мин алардан трактор сорыйм, алар миңа трамвай бирәләр. Ягъни миңа бер төрле лаборатория кирәк, алар бөтенләй башкасын тәкъдим итәләр. Мин үткәрергә теләгән тәҗрибәләр өчен бөтенләй башка төрле шартлар кирәк. Мәсәлән, туфракны кайнатабыз. Анда нинди генә парлар чыкмый, моның өчен ябык бүлмә кирәк. Лаборатория алу өчен дә әле мин иң элек фермер хуҗалыгын рәсмиләштерергә, аннан соң бер әйберне сатып, икенчесен алырга тиешмен. Моны ярдәм дип әйтеп булмый инде...

Нәсих Гыймадиевның ачышын тормышта кулланучы Кукмара районы Вахит хуҗалыгы агрономы Леонид Михайловка да шалтыраттык.

- Без Наил белән биш елдан артык эшлибез, аның тәкъдимнәренә таянып чәчәбез һәм өстәмә уңыш алабыз, - диде ул. - Көз көне ул безнең басулардан җирнең пробасын ала да бер орлыкны дүрт төрле шартларда тишелдерә. Берсе - ничек бар, шулай, ягъни бездән алынган чиста туфрак; икенчесе биопрепаратлар белән эшкәртелгән; өченчесенә ашлама куша; дүртенчесе - 12 сәгать кайнатып суытылган туфрак. Шуннан кайсы басуга нинди сорттагы орлык чәчәсен тәгаенләп бирә. Без дә, тәҗрибәне дәвам итеп, ул сайлап биргән сорт янәшәсендә үзебез теләгән башка сортны да чәчәбез. Тишелеп чыкканда ук күренә: Нәсихның сүзе дөрес булган. Бу басуда начар бәя алган орлыкны үзенә килешә торган икенче басуга чәчсәң, бер дигән тишелә.

Димәк, эш орлыкның сортында гына да түгел, туфрак белән аларның бер-берсенә яраклаша белүендә. Быел кукуруз белән тәҗрибә ясап карадык. Чәчкечнең ярты өлешенә Нәсих кушкан орлыкны салдык, яртысына - икенче төрлене. Бер полоса биек булып үсте, икенчесе начар булып утыра. Шул начар дигән кукуруз икенче бригада басуында бер дигән булып үсте. Нигә башкаларның Нәсихның ачышын кабул итәселәре килми дигәндә, миңа калса, Нәсих - практик, аның ачышын фәнни яктан тирәнтенрәк исбатларга кирәктер бәлки. Без үзебез аның белән тулысынча килешәбез.

Бер гектардан, ким дигәндә, 6 центнер өстәмә уңыш алалар! Республика буенча гектарларны центнерларга әйләндерсәң, ни чаклы көшел җыйнала икән?! Нәсих Гыймадиев океан артында туган булса, аның ачышына исебез киткән булыр иде. Юкка Татарстанның Алан авылында туган шул...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 14:30
    «Шәһри Казан» журналисты – җиңүче! Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.
    22
    0
    0
  • 23 января 2018 в 14:06
    Фирзәр Мортазин һәм Салаватны нигә «ир белән хатын кебек» диләр? Бу көннәрдә Фирзәр Мортазин зурлап, “Пирамида” концертлар залында 60 яшен билгеләп үтте. Тамашаның масштабын һәм анда кемнәр катнашканын, ул көнне интернеттагы фотоларга күз салсаң, барын да чамалап була иде.
    42
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:52
    Илдус Нафиков: «Кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз!» Өлешләп түләүчеләр, банк белән бәйле кризис, ришвәтчелек, татар теле мәсьәләсе... Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә күпләрне борчыган әлеге темалар күтәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нафиковның җитди чыгышыннан күпләр киеренкелектә калган.
    58
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:25
    Казанда ике автобус катнашындагы һәлакәттә 7 кеше зыян күргән Бүген 7.20дә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында 60нчы һәм 10нчы автобуслар бәрелешкән.
    73
    0
    0
  • 23 января 2018 в 11:15
    Атна башы буранлы, атна ахыры салкын булачак Республикада буран алдагы тәүлекләрдә дә дәвам итәргә мөмкин. Татарстан актив циклон йогынтысы астында калган.
    64
    0
    1
  • 22 января 2018 в 16:22
    Рәссам, карикатурачы Илдус Әҗемов: «Үзеннән-үзе көлә белмәгән кеше – ярты кеше ул» Табиблар, 17 минут көлү гомер озынлыгын бер елга арттыра, ди. Танылган рәссам, карикатурачы, шаржлар остасы Илдус Әҗемов та шул фикердә. Югыйсә, гомерен тулысы белән юмор, сатирага багышлап, татарларның бердәнбер сатира журналы булган «Чаян»ны чыгаруда 35 елга якын катнашыр идеме соң ул.
    70
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:48
    Әзәрбайҗан кухнясы: кадерле кунаклар килгәч кенә әзерләнә торган садж әзерләүне АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ Әзәрбайҗан кухнясы башкалардан яшелчәләр белән пеше­релгән итле ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Аларның күбесе махсус савытларда әзерләнә. Ипи урынына кулланыла торган чурекны - тандырда, питины - балчык чүлмәктә, пылауны - казанда, ә менә саджны шул ук исемдәге табада пешерәләр. Утта яралган ризык «Хан Булак» рестораны шеф-­повары Руслан Гурбанов белән...
    140
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:41
    «ҮЛГӘНЕҢНЕ КҮРСӘМ ИДЕ...» – Балам, син яшь кеше әле. Яшьлек кызулыгы белән кайчак әллә ниләр әйткән чаклар була, берүк, уйлап сөйләш. Бигрәк тә балаларыңа ямьсез сүзләр әйтә күрмә, алар каргыш булып әйләнеп кайтачак. Ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юк, - диде Пенсия фондында чиратта торганда сүз алышып киткән Эльмира апа.
    384
    0
    0
  • 22 января 2018 в 14:26
    Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар (ФОТОРЕПОРТАЖ) Бүген Казанның Актерлар йортында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган Михаил Козловскийны соңгы юлга озаттылар.
    138
    0
    0
  • 22 января 2018 в 12:54
    Коръән мәҗлесен туй төсле итеп уздыру кирәкме? Танышымны Балык Бистәсе районының бер авылына Коръән мәҗлесенә чакырганнар иде. Мәҗлес бик матур үтте, әмма күңелемне бер нәрсә генә тырнап тора, ди. Артыгын кылана бугай безнең халык, дип, бер дә иренмичә мәҗлескә әзерләнгән ризыкларның берсен дә калдырмыйча санап-тезеп күрсәтте ул:
    569
    0
    4
  • 22 января 2018 в 12:30
    Илсөя Бәдретдиновага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар! (ВИДЕО) Кичә Балтачта Илсөя Бәдретдинова концертында бик кызык хәл булган. Илнур исемле ир-ат җырчыга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Тәкъдимгә җырчы нәрсә дип җавап биргән? Үзеннән сораштык.
    1656
    0
    1
  • 22 января 2018 в 11:30
    Балаларны «пәрәвез» челтәреннән ничек аерырга? Балага тугач ук уенчык урынына фәлән меңлек кесә телефонын тоттыру гадәткә кереп бара. Бала әти-әнигә комачау итмәсен һәм еламасын гына. Кызганыч, моның бала сәламәтлеге өчен куркыныч икәне турында уйлап та карамыйбыз.
    131
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
Соңгы комментарийлар
  • noname
    22 января 2018 в 17:16
    Бүген бер танышым "Шәһри Казан" сайтында сиңа комментарий язганнар, ә син җавап та бирмисең, дип шелтәләгәч, кереп караган идем дә, менә, гаебемне төзәтәм. Рәхмәт игътибарыгыз, сүзләрегез өчен! :) Кайчандыр Альберт абый безне чак кына укытып алган иде, махсус курс буенча керде. Шул дәресләрдән тыш аның белән аралашырга туры килмәде, шуңа да сез язган фикер минем өчен гайре көтелмәгән бер яңалык булды. "Әдәбиятчы" да дигән сүзләрегездән соң... үзегезне дә таныйсы килү теләге уянып калды) Мөмкин булса, языгызчы. Монда булмаса, ВКда яисә Фейсбукта - личкага. Шат булыр идем)
  • noname
    22 января 2018 в 14:47
    Исэнмесез Фирзэр Абый. Мин сезне бик хормэт итэм, жырларыгызны бик яратам. Авылны яратып сойлэвегез , сезгэ хормэтемне тагы да арттырды. Сезне юбилиегыз белэн котлыйм. Ижатыгызда унышлар, сэламэтлек телим.
  • noname
    22 января 2018 в 09:11
    Себехэналла мэшэалла куз тимэсен.молодец.Килэчэктэдэ зур унышлар насыйп итсен Раббым бер Аллам.Мин бик шат безнен татар кызыбызнын зур унышларына.Саулык бэхет тыныч хэерле бэракэтле гомер насыйп итсен Раббым бер Аллам сина Алинэ.
  • noname
    19 января 2018 в 23:18
    Өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнарга 6 яшь тулганчы дарулар алу өчен 125 сум, коммуналь хезмәтләр, фатир өчен түләүләрдә 30 процент ташлама, мәктәп укучыларына, студентларга юлда йөрү өчен 282 сум дәүләт ярдәме каралган. Балалар бакчасына 50 процент ташлама белән түли аласыз. Түләгән сумманың бер өлеше компенсацияләнә. Гаиләдәге уртача айлык керем бер кеше башына 20 мең сумнан азрак булганда,өстәмә компенсация каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булганнар "Ана даны" медаленә ия була ала. Бу очракта һәр бала исәбеннән 5000 сум акча бирелә. Татарстан Президенты карары белән тиздән гамәлгә керәчәк авылдагы балалы гаиләләр өчен пособие турында әлегә төгәл генә мәгълүмат юк. Җитәкчеләр 1 февральгә кадәр барысы да ачыкланыр, дип вәгъдә итәләр.Әлеге пособиегә кагылышлы яңалыкларны "ШК" газетасыннан һәм сайтыннан күзәтеп бара аласыз, шулай ук теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсәгез дә була. Хөрмәт белән,"ШК" газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффар.
  • noname
    20 января 2018 в 11:13
Интервью
  • 23 января 2018 в 14:30
    «Шәһри Казан» журналисты – җиңүче! Бүген Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә “Электрон ветеринария сертификаты. Продуктлар куркынычсызлыгы һәм сыйфатының яңа дәрәҗәсе” бәйгесенә йомгак ясады.
    22
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:44
    Пенсиягә быел да 5000 өстәп түләнә дисәләр, нишләргә? Татарстанда пенсиягә 5 мең сум өстәмә түләүләр вәгъдә итеп шалтыратулар саны арткан.
    463
    0
    0
  • 15 января 2018 в 11:19
    Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы? Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.
    371
    0
    1
  • 15 января 2018 в 10:56
    Балтач районы Норма авылы мәктәбен ни өчен «кытай стенасы» белән тиңлиләр? Иң күп үзгәрешләр мәктәптә була дисәм, ялгышмамын кебек. Әле бер реформа, әле икенчесе, ул арада тикшерүләр килеп җитә. Бер уйласаң, мәктәп тормышы моннан башка да гел кайнап тора. Укытучылар, балалар, әти-әниләр яшәешенә, кәефенә дә бәйле әле ул. Хәтта мәктәпне тәмамлап чыкканнан соң да беркем дә аннан тулысынча аерылып бетми. Матур истәлекләр, классташлар, белем биргән укытучыларың гомер буе синең белән. Ул арада балаларың мәктәп сукмагына баса, аннан соң оныклар...
    285
    0
    1